Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт мәсьәләсе: диалект гаугасы артында сәяси уеннар


Татар-башкорт мәсьәләсе: диалект гаугасы артында сәяси уеннар
please wait

No media source currently available

0:00 0:20:11 0:00

Җанисәп алдыннан Татарстан һәм Башкортстан араларын, гомумән татар-башкорт мөнәсәбәтләрен агулар өчен башкорт теленең көнбатыш диалекты дигән нәрсә уйлап табылды, бу хәзер ике арадагы киеренкелекне көчәйтә бара. Азатлык шул хакта Уфадан Фәнзил Әхмәтшин һәм Казаннан Руслан Айсин белән әңгәмә корды.

Татар-башкорт мөнәсәбәтләрендә мондый хәл һәр ун ел кабатлана. Русиядә чираттагы җанисәп игълан ителүгә, хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче халыкның милләте өчен көрәш кабаруы күзәтелә. Элек, әле совет чорында Уфадагы җитәкчелек, артык уйлап тормый, андагы авылларны бер милләттән икенчесенә тоташ кына күчереп куя иде. Җанисәп тәмамлануга кайнаган хисләр тынычлана, һәркем элеккечә, үзе ничек тоемлый, шулай яшәүгә кайта.

Гомумән, шуны да әйтеп була: татар-башкортның зур өлеше "син кем дә, мин кем" дигән мондый үзара тарткалашулардан шактый читтә тора. Ярсулы һәм еш кына нәфрәт ташып торган бәхәсләр төрле активистлар арасында гына бара. Быел аларның башкорт өлеше (ә алда чираттагы җанисәп), яңа идея белән чыкты. Хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы халык, баксаң, татарча түгел, ә башкорт теленең аерым бер диалектында сөйләшә икән. Ягъни, бераз гомумиләштерсәк, берничә миллионлы татарның ана теле башкорт теле диалекты булып чыга.

Татар-башкорт мәсьәләсе турында Азатлык студиясендә Кәрим Камал Уфадан танылган башкорт активисты Фәнзил Әхмәтшин һәм Казаннан билгеле татар активисты, сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләште.

— Фәнзил, Сезне башкорт милли хәрәкәтенең ветераны дип тә атарга буладыр. Шактый вакыт башкорт яшьләренең әйдәманы булдыгыз, Башкорт корылтаенда да рәис урынбасары идегез. Башкорт-татар проблематикасын күптән, эчтән белеп яшәгән кеше. Бу төньяк-көнбатыш диалекты тудырган бер яктан мәзәк тә, икенче яктан җимергеч потенциалы да зур булган соңгы вазгыятьне сез ничек бәялисез?

Фәнзил Әхмәтшин: Минемчә, бу әлбәттә, башкорт ягынннан артык куертылып җибәрелгән мәсьәлә. Һәр телнең күп диалектлары бар. Һәрвакыт әйтеп киләм, чәнти бармакны башкортча җиде-сигез төрле әйтәләр инде: кескәй бармак, бәләкәй бармак, бәләкәс бармак һәм башкалар. Аннары, милләтнең формалашуына карасаң: анда кыпчак ыру бар. Ул башкортта да, казакъда да, кыргызда да, татарда да бар... Шуңа бу мәсьәлә минем өчен бик гади бер мәсәлә. Ә икенче яктан, моны сәясмәннәр нык куертырга ярата.

Бер-берсенә иң якын булган милләтләрне бер-берсенә каршы кую бар

Милли үзбилгеләнү һәр кешенең үзеннән тора. Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүчеләрнең кайберләре үзләрен башкорт дип хис итәргә мөмкин, ә кемдер үзен татар дип саный, ә инде аларның сөйләмнәре бертөрле булырга мөмкин. Төрле вакытта төрле проблемнар килеп чыга, иң мөһиме без шуларны аңлап, бер-беребезне аңлап, зур кайгы-бәла китермичә, ничектер татулыкны саклап калырга тиеш. Бу бик мөһим мәсәлә. Кайвакыт ниндидер мәсәләләрне күтәреп, безнең тугандаш, бер-берсенә иң якын булган милләтләрне бер-берсенә каршы кую бар. Шуңа без нык сак булырга тиеш.

— Руслан, Казаннан караганда бу мәсәлә ничек күренә?

Руслан Айсин: Монда Фәнзил фикере белән килешеп була, әлбәттә. Кемдер моны махсус оештыра, минемчә. Бу мәсьәлә махсус сәясәтләштерелә. Мин гомумән диалектны шундый көчле корал итеп санамыйм. Шул ук вакытта, Башкортстанда кайбер көчләр, инанам, алар Мәскәүдәге кайбер кешеләр белән мөнәсәбәттә тора, шул стратегияне тормышка ашыра. Шул ук төньяк-көнбатыш диалектында диктант уздыру да сәяси төсмер алды, чөнки диктантны беркайда да, беркайчан да диалект нигезендә уздырмыйлар. Диктантны әдәби язма телдә үткәрәләр. Аңлашыла, бу – җанисәп алдыннан ясалган ясалма проект.

Тагын бер зур җитди проблем бар: андагы халыкны берничек тә бер-берсеннән аерып булмый. Анда катнаш никахлар, катнаш гаиләләр, катнаш авыллар бар. Аларны ничек аерырга?

— Нәрсәсе кызык, бу идеяне асылда элек татар булып яшәгән, кайберләре хәтта Казанда татар милли тормышында актив катнашкан татарларның "Без — башкортлар" дигән яңа төркеме алга сөрә. Әмма алар артында кем тора икән? Берничә активист кынамы бу, әллә инде аларның күренмәгән яклаучылары да бармы? "Төньяк-көнбатыш диктанты"на хакимият ягыннан бернинди каршылык куелмады, киресенчә, яклау булды. Башка бер мисал сурәтендә бу аеруча кызык — узган атна гына Урал итәгендәге асаба башкорт районнырын үстерүне, шиханнарны яклауны гел күтәреп торган "Башкорт" хәрәкәтен экстемистик оешма дип таныдылар, мәхкәмә аның эшчәнлеген тыйды. Ә менә "Без — башкортлар" оешмасы, киресенчә, хакимият тарафыннан хуплау казанып килә.

Фәнзил Әхмәтшин: Мәхкәмә карарына килгәндә, әлбәттә, бу – сәяси карар. Оешма егетләре ике кызык хәлгә игътибар иттеләр: хакимият аларны бер яктан экстремист-шовинист дип атый, ә икенче яктан аларны бүгенге көндә Татарстан ягын алуда гаепли. Шуны әйтәсе килә: сез үзегез хәл итегез инде: алар шовинистмы, әллә татаристмы? Кызык хәл инде бу, шул ук вакытта, бик кызганыч та.

Шулай ук хөкүмәт уйлап тапкан стратегик темалар бар: татар районнарында ниндидер бер сәясәт алып бару, башкорт районнарында аерым бер сәясәт алып бару. Бу эшләр ике яссылыкта алып барыла: бер яктан ниндидер шәҗәрәләрне табу, барлау, ә икенче яктан, әлбәттә, ике халыкны бер-берсенә каршы кую.

Бөтендөнья башкорт корылтае эше хөкүмәт тарафыннан тулысынча яклау таба, финанслана. Ә үз фикере булган актив башкортлар исә читләштерелә. Бигрәк тә соңгы вакытта безнең оешмалар Татарстан, башка республика оешмалары белән берлектә эшли, моның өчен аерым мәйданчыгыбыз бар. Без никадәр көчлерәк, үз фикеребезне никадәр көчлерәк әйтәбез – безгә шулкадәр каршылык күрсәтелә.

— Руслан, шул ук сорау — татар белән башкорт арасында низаг тудыру ул аерым активистар гына эшеме, әллә башка тарафны да күрәсезме? Һәм дә шуны да өстәп: бу тарткалашудан һәм җанисәп алды ыгы-зыгысыннан асылда файда кемгә килә соң? Ахыргы файда күрүчесе кем?

Русияне таркату хыялы белән яшәгән милли азчылыклар темасын куерту аларга бик тә файдалы

Руслан Айсин: Мөһим һәм иң дөрес сорау. Моннан Татарстан һәм Башкортстаннан читтә торган өченче көчләр файда күрә. Хәзерге вакытта күп кенә урыс сәясәтчеләре, Мәскәүдә утыручы сәясәтчеләр Татарстан һәм Башкортстанны сепаратистик республикалар дип атый. Имеш, без һаман Русиядән ничек чыгып китәргә икән дип кенә уйлап ятабыз. Кремльгә якын булган кайбер медиаларны укып барам, анда да бу мәсьәлә һаман күтәрелеп килә. Архангельскида – урыс сепаратистлары, Татарстан белән Башкортстан – Идел-Урал "шовинистлары" һәм сепаратистлары, Төньяк Кавказны да гел телгә алалар. Бу теманы – имеш Русияне таркату хыялы белән яшәгән милли азчылыклар темасын куерту аларга бик тә файдалы.

Шул ук вакытта бу килеп чыккан низагта үзебез салкын акыл белән эш итәргә тиеш. Ни өчен дигәндә, сез эфир башында әйтеп киттегез: эмоцияләр кимер, ә менә аннан соң уйланмаган гамәлләр аркасында туган бәла калырга бик мөмкин. Без ярый, Фәнзил белән моны аңлыйбыз, без – күптәнге дуслар,"Башкорт" оешмасы белән дә безнең тыгыз элемтәләр оешты, аларның эшчәнлеген хуплыйбыз, чөнки алар чын рәвештә башкорт милләтенең мөһим проблемнарын күтәрә. Икенчедән, алар – федерализм мәсьәләсе, шовинизмга каршы торуда безнең фикердәшләр. Әлбәттә, бу кайбер кешеләргә ошмый.

— Фәнзил, төньяк-көнбатыш диалекты мәсьәләсен күпертеп башкортлар асылда оттыра түгелме? Татар телле башкортлар аларга нигә кирәк? Кайбер башкорт активистлары үзләре үк "алар ышанычлы түгел" диләр, татар теле башкорт диалекты итеп танылса, аларга китаплар, башка продукция чыгарасы булачак, бу өстәмә чыгымнар. Чын башкорт теле хисабына бит бу. Бу каршылыктан ничек чыгарга, нәрсә тәкъдим итеп була?

Төньяк-көнбатыш диалекты мәсьәләсе минем өчен ул кадәр җитди түгел

Фәнзил Әхмәтшин: Минем өчен бу мәсьәлә ул кадәр җитди түгел. Ул мәсьәлә ничек җиңел итеп күтәрелгән, шулай ук җиңел генә югалыр сыман. Уйлап карасаң, менә ситуация - безнең Уфада ничә ел студентларны башкорт телендә укытып килделәр бит инде. Шул ук нәрсә Казанда да булды. Кайсы яктан карасаң да, укытуын укыттылар, ә балалар туган телләребезне өстән-өстән генә белә. Шагыйрь әйтмешли, татардан да, башкорттан да урыс туа, менә кайда мәсьәлә! Безнең халыклар үз билгеләнешен, үз абруен әле һич күтәрә алмый. Шул ук диалект мәсьәләсендә, ул диктантны ничә кеше язган икән соң? Статистиканы белмим. Районнар буйлап заманында күп йөрдем, андый "икенче тел", "диалект" мәсьәләсе баркайчан да тумады. Мортаза Рәхимов вакытында кайбер галимнәр арасында бу хакта фикерләшү булды, ләкин ул хуплау тапмады. Хәзерге вакытта гына аны кемнәрдер чокып чыгарып, күпмедер күпертә алуга иреште.

— Алар арасында галимнәр бик күренми шул. Бөтен бу эш ниндидер сәяси активистлар тарафыннан алга сөрелә. Һәм алар көнүзәгендә торган кайбер максатларны чагылдыра. Галимнәр, филологлар бу мәсьәләгә бик сак килә һәм шактый зур борчылу белән карый.

Фәнзил Әхмәтшин: Мин үзем башкорт гимназиясендә укыдым, төньяк-көнчыгыштагы Нариман районында тудым. Безнең диалект әдәби башкорт теленнән бераз аерылып тора. Ләкин шулай да без бүген әдәби башкорт телендә сөйләшәбез, укыйбыз, безгә бу бернинди кыенлык тудырмый. Һәр диалект өчен аерым китап чыгарсаң, кая кадәр барып җитәрбез икән?

Бүгенге көндә милләтнең абруен күтәрергә кирәк

Киресенчә, бүгенге көндә милләтнең абруен күтәрергә кирәк. Берәр чечен, яки әрмән үзендә 25% милли каны булса да, ул үзен чечен, әрмән булып хис итә, ул үзен башка милләт вәкиле итеп әйтмәячәк. Кайда гына яшәсә дә. Ни өчен? Чөнки ул милләтләрнең абруе, дәрәҗәсе, горурылыгы бар. Милләтнең абруе кайдан килеп чыга? Иң беренче чиратта: без үз-үзебезгә алдашмаска тиеш, бер-беребезгә тугры булырга тиеш, бер-беребезне сатмаска тиеш. Әрләшеп, бер-беребезгә каршы торып яшәсәк, милләтнең абруен булдыру мөмкин түгел.

Икенче мөһим мәсьәлә: бүгенге көндә безнең иң стратегик партнерыбыз – Татарстан. Заманында Руслан Аушев, Мортаза Рәхимов, Миңтимер Шәймиев Федерация шурасында бергә утыра иде. Ул вакытта федерация чыннан да көчле булды, аларның сүзләре үтә иде. Республикаларга карата уңай кануннар кабул итәлде.

Кызганычка, берничә кеше аркасында аралар бозылды. Аралашу өзелде. Заманында безнең бөтен Русия фиркасен төзү тәкъдиме дә яңгырады, ул фирка безнең төбәкләрнең мәнфәгатен якларга тиеш иде. Шуңа ирешкән булсак, без көчле, икътисад үсештә булыр иде. Үзебез тапкан акча безнең кесәдә калса, бәлки, халыкларның, республикаларның абруе зур булыр иде.

— Руслан, сезгә берәр чишелеш күренәме? Ике арадагы каршылыкларны киметүгә нәрсә китерә ала?

Без Мәскәүдән барган басымга бергә каршы торырга, бергә көрәшергә тиеш

Руслан Айсин: Фәнзил бу ысулларны әйтеп китте. Без Мәскәүдән барган басымга бергә каршы торырга, бергә көрәшергә тиеш. Милли һәм сәяси үзаңыбызда үзебезне зур тарихи токымнарның бер өлеше дип аңлау мөһим. Төрки дөньяның, мөселман дөньясының бер өлеше. Без, чыннан да, тугандаш халыклар. Кайбер очракларда татар белән башкортны аеру хәтта бик кыен була ала. Җырчы Гүзәл Уразова очрагын гына күрегез, татар телле башкортлар да бар икән, аннары менә алар белән мәсьәләне ничек хәл итәсе?

Диалектка килгәндә, әтием ягыннан мишәрмен. Ләкин бу диалект кына, диалектта китап чыгару, тапшырулар чыгару – нонсенс. Әдәби телне үстерергә кирәк, әдәби тел – милләт терәге, ул милләтне оештыра һәм берләштерә торган бер матдә. Безнең проблемнар бертөрле: телләребез югала, федерация принциплары юкка чыга, милли үзенчәлекләргә каты басым ясала... Шул проблемнарны алга сөрсәк, аларны аңласак, безгә эшләргә бик уңай булыр иде. Башкортлар белән аралашабыз, эшлибез, проблем чыкканы юк, нечкәлекләр булырга мөмкин, ләкин кытайларның акыллы әйтемен искә төшерергә кирәк: "Син мең чакрымлы юлга чыгасың икән, аяк астында булган вак-төяк чүп-чарга игътибар итмә".

— Бүгенге фикер алышуны төгәлләп шуны әйтергә кирәктер: сабыр һәм дәлилле, тарихка, мантыйкка нигезләнгән дискуссия иң катлаулы проблемга да чишелеш табуга китерә ала. Асылда, моның башка юлы юк та. Шушы эшне бүген Азатлык аша Уфадан Фәнзил Әхмәтшин һәм Казаннан Руслан Айсин башкардылар.

фикерләр (18)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG