Accessibility links

"Бу тәкьдим — республикаларны юкка чыгару юнәлешендә зур адым"


Белгечләр Вячеслав Никоновның Русия Конституциясендә "күп милләтле халык" төшенчәсен "күп халыклы Русия милләте" дип үзгәртү тәкъдимен Валерий Тишковның "россиян" милләте ясау тырышлыгының дәвамы дип саный.

Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов илнең Конституциясенә үзгәрешләр әзерләүче эшче төркем утырышында төп канунның беренче юлын башкача язарга тәкъдим иткән. Никонов "күп милләтле халык" төшенчәсе урынына "күп халыклы Русия милләте" дияргә кирәк дип саный. Азатлык илдәге милләтләргә мөнәсәбәтне үзгәртүче бу тәкъдим турында берничә белгеч белән сөйләште:

Башкортстаннан җәмәгать эшлеклесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов:

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

— Безнең Русиядә норматив кануннар нигезендә танылган 100дән артык милләт кешеләре яши. Аларны беркем дә уйлап чыгармаган, ул тарихи барлыкка килгән. Югыйсә бит Татарстан, Башкортстан, Чуашстан һәм башка республикалар турында янәсе аларга ясалма рәвештә дәүләтчелек биргәннәр, республика исеме биргәннәр, большевикларның, Ленинның ялгышлыгы булган, тегеләй дә болай диләр. Шул ялгыш фикерне өскә чыгарырга телиләр. Аның төп юнәлеше — халыкларны милли үзаңыннан яздырып, адаштырып, нибары бер милләтле халык ясау. Әлбәттә ул бер милләтле халыкның бер генә теле була, бер генә туган иле була, бер генә дәүләте була.

Аның төп юнәлеше — халыкларны милли үзаңыннан яздырып, адаштырып, нибары бер милләтле халык ясау

Татарларга, башкортларга, чуашларга, мариларга, удмуртларга, якутларга, бурятларга янәсе бүтән дәүләт кирәкми. Ул гражданнар милләте (гражданская нация) белән сәяси милләтне бутау гына булып чыга. Сәяси милләт белән гражданнар нациясе ике төрле. Аның беренчесе милли этник берләшмәләр, милләтләр, тарих үзе боларны оештыра, берләштерә, халык итә. Ә калганы сәясәткә, дәүләткә караганы аның конструкция генә. Хәзерге көндә милләт конструкцияләүчеләр — Мәскәүдәге Валерий Тишковның институты (Этнология институты — ред.), Никоновлар шул тегермәнгә су коялар. Әмма бу — түрәләр хәл итә торган мәсьәлә түгел, һәрбер халык милләтме ул яки берәр дәүләти берләшмә генәме булуын үзе хәл итәргә тиеш.

Кызганыч, хакимият әһелләре безнең халык белән бик исәпләшми. Әмма бер заман Русия думасында урыс теле һәм әдәбияты укыту турында бер концепция кабул итәбез дип әйтелде. Янәсе Русиянең милли телләрдә укытучы мәктәпләре Русия иминлеге өчен зур куркыныч тудыра икән. Хәтта ул милли мәктәпләрне ябарга тәкъдим ителгән иде. Әмма Татарстанда да, Башкортстанда да, Чуашстанда да, Якутиядә дә җәмәгатьчелек каршы чыккач, аны кабул итмәделәр. Дөрес хәтерләсәм, бу 2016 елда булды кебек. Шуның өчен җәмәгатьчелек үз сүзен әйтергә тиеш.

Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Кавказ проблемнары үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Әхмәт Ярлыкапов:

Әхмәт Ярлыкапов
Әхмәт Ярлыкапов

— Бу шул Валерий Тишков алга сөргән бердәм россиян милләте генә бар дигән идеологиянең дәвамы. Көнбатыш концепциясенең милләт сәясәте. Тишков фикеренчә, күп милләтле бер халык кына була ала. Конституциядәге барлык үзгәрешләр шул юнәлештә барачак. Бу мәсьәлә инде күптән куертыла, әмма аның өчен генә Конституцияне үзгәртеп тормадылар. Ә хәзер менә Путин Конституцияне үзгәрергә тәкъдим итте һәм беррәттән инде бу мәсьәләгә дә соңгы ноктаны куярга булдылар. Әлбәттә, бу әле тәкъдим генә, бәлкем төбәктәге депутатлар берәр каршы фикер әйтер. Күрербез.

"Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов:

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

— Русиядә урыс халкының саны зур тизлек белән кими бара. Шуңа бу дискуссия инде якынча өч ел дәвам итә. Аның инициаторы академик Валерий Тишков булды. Леонид Брежнев вакытында совет халкы булганда бөтен халыклар кушылырга һәм ул Совет берлегендәге республикаларның бетерелүе белән тәмамланырга тиеш иде. Андроповның планы, гомумән, ике елда республикаларны бетерү иде.

Болар барысы да фантастик әйберләр, чөнки Русиядә 20 миллионлап мигрант бар һәм аларның күбесе Урта Азия мөселманнары. Тагын Русия ватандашы булган 20 миллионлап мөселман бар. Гәрчә урыслар Русиядәге халыкның 80 процентын урыслар тәшкил итә дисә дә, чынлыкта бу бик шикле саннар. 2010 елдагы җанисәптә халыкның алты миллионлабы бөтенләй үз милләтен күрсәтмәгән. Күрсәткәннәрнең 40 проценты катнаш никахтан туган балалар, алар үзләрен урыс дип күрсәткән. Әмма бу вакытлыча булырга мөмкин.

Бердәм урыс милләте һәм урыс теле нигезендә россияннарны булдыру, ул солдатларны казармага кертеп тутыру тырышлыгына тиң

Тишков, әлбәттә, төрле милләтләр укмашып яшәүче АКШка йөз тотарга тырыша. Әмма Америкада кешеләр үз милли идеясен ихтирам итеп яши. Европада да милли мәдәният, гореф-гадәтләрне бик кадерләп саклыйлар. Шуңа, Тишов әйткәнчә бердәм урыс милләте һәм урыс теле нигезендә россияннарны булдыру, ул солдатларны казармага кертеп тутыру тырышлыгына тиң. Аннары инде бердәм униформа кияргәме?

Татар җырын урыс җыры белән ничек кушасың инде? Мәдәнияттәге нечкәлекләр түрәләр боерыгы белән генә хәл ителми. Шуңа мин барысын да бер калыпка салу максатындагы шовинистик идеяләргә ышанмыйм. Русия халкы кими, мигрантлардан баш тарта алмыйлар, чөнки эшче куллар җитми. Урыслар арасында эчкечелек һәм наркомания дә югары. Аннары акыллы башлар Көнбатышка китә.

Татар яки яһүдтән урыс ясый алмыйлар бит инде, шуңа ясалма рәвештә барыбызның да ватаныбыз Русия, шуңа без россияннар дигәнне булдырырга тырышалар. Ә Татарстаннан ел саен триллион сумга якын акча алган Мәскәү өчен тырышу кемгә кирәк? Ул бит республика казнасына керергә тиешле булган акчаның 75 проценты. Синең хезмәт хакыңнан 75 процент акчаңны алып калып барсыннар әле? Шуңа болганчык суда балык тотмакчы булалар.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Конституциягә кертелгән үзгәрешләрнең күп өлешеннән без бихабәр. Әмма хәлләр кая таба барганын чамалап була. Үзгәрешләрнең иң зур куркынычы — Русия Конституциясенең кереш өлешен үзгәртү. Төп формула юкка чыга. Ә ул Русиянең төп нигезе булып тора иде. Гамәлдәге Конституциядә хокукка ия булучылар күп милләтле халык дип язылган. Хәзер исә мәктәпләрдә туган телләр сәясәтен уздырган, дәүләт, туган телләрне ихтыяри укуга калдыру идеологларының берсе Вячеслав Никонов һәм милләтләрне бүлгәләү белән шөгыльләнгән этнолог Валерий Тишков тырышлыгы нәтиҗәсендә "күп милләтле Русия халкы" сүзләре "күп халыклы Русия милләте"нә алыштырылырга мөмкин. Күп милләтле халыклар дигәне – урыс булмаган халыклар.

Русиянең сәяси яктан оешкан милләтләр тарафыннан төзелү принцибы юкка чыга

"Нация" дигән төшенчә дәүләт буларак оешкан милләткә карый. Димәк, республикалар күз алдында тотыла иде, һәрбер республиканың төп халкы бар. Мәсәлән, Татарстан — татарларның дәүләтчелеге, Башкортстан — башкортларның үз дәүләтчелеге. Ягъни Русиядә эчке дәүләтләр бар. Шуны күз алдында тотып гамәлдәге Конституция язылган иде. Ә Тишков, Никонов артыннан китсәк, бу формула үзгәртелә һәм Русиянең сәяси яктан оешкан милләтләр тарафыннан төзелү принцибы юкка чыга. Аны махсус төшереп калдыралар. Этнос, милләт буларак кала ул халыклар. Әмма алар сәяси субьект буларак сәясәттә катнашмаячак.

Бу тәкьдим — федерализмны юкка чыгару юнәлешендә зур адым

Бу тәкьдим — федерализмны юкка чыгару юнәлешендә зур адым. Республика, субьект һәм федераль үзәк арасында аерма бетә дигән сүз. Татарлар индеецлар кебек резервациядә яшәп, бии, җырлый торган халык буларак сакланырлар ул. Әмма сәяси субьект булудан туктый. Конституциядә язылган мөмкинлекләре күп иде моңа кадәр. Уйлап карагыз, Татарстан Мәскәү белән хәтта аерым килешү төзегән иде. Алга таба бу хакта өметләнеп тә булмаячак. Республикаларны юкка чыгарырга теләгәннәренең бер чагылышы инде бу. Моны һич тә кабул итеп булмый. Мондый тәкъдим республикаларның Конституцияләренә дә каршы килә, чөнки Конституциядә республикаларның дәүләт булуы акка кара белән язылган. Татарстан депутатлары мондый тәкъдимнәр, карарлар белән берничек тә килешергә тиеш түгел.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүче комиссиядә Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бар, ул чыгып бу әйберләрне әйтә ала. Татарстан парламентының да тавыш биреп үз фикерен белдерә алу мөмкинлеге бар", диде Дамир Исхаков.

XS
SM
MD
LG