Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Башкорт" оешмасын экстремист дип таныды


Русиядә оешманың эшчәнлеге тыелды.

22 майда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе “Башкорт” төбәкара иҗтимагый оешмасын экстремист дип тану һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыю хакында карар кабул итте.

Оешма Русия конституция корылышын җимерүгә юнәлтелгән гамәлләр кылган дип табылды.

"Башкорт" оешмасын яклаучылар әлеге карарны шикаять итәчәкбез дип белдерде.

“Башкорт” оешмасын экстремист дип тану турында 2019 елның декабрендә Башкортстан прокуратурасы шикаять иткән иде. Мартта оешмага каршы эш мәхкәмәдә карала башлады, ул берничә мәртәбә кичектерелде. Оешма вәкилләре гаепләү вакытында экспертиза нәтиҗәләренең ялганга корылган, гаепләү ягы ялган документлар кулланды дип белдерде.

“Башкорт” иҗтимагый оешмасы 2014 елдан бирле эшли. Ул Башкортстанның табигый байлыгы булган Куштау шиханын саклап калу өчен күп кешеләр катнашында чаралар оештыруы белән дә билгеле.

2019 елның июнендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров “Башкорт” оешмасын “расист һәм шовинист” дип атап, аның белән рәхимсез көрәшәчәген белдергән иде. “Башкорт” вәкилләре Хәбировның бу көрәшен иҗтимагый активистларның аңа Куштауны эшкәртүгә комачаулавы белән бәйләде.

XS
SM
MD
LG