Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыклары демократик конгрессы: "Башкорт"ны тыю — сәяси заказ


"Башкорт" оешмасы җыены
"Башкорт" оешмасы җыены

Русия халыклары демократик конгрессы “Башкорт” иҗтимагый оешмасын экстремист дип тану һәм аны тыюга карата белдерү белән чыкты.

Белдерүдә Башкортстан Югары мәхкәмәсенең карары сәяси сәбәпләргә нигезләнгән диелә.

“Без Башкортстан Югары мәхкәмәсенең карары “Башкорт” оешмасына каршы сәяси заказга нигезләнгән дип саныйбыз, һәм бу башкорт телен һәм Башкортстанның субъектлыгын яклаучы бәйсез башкорт җәмәгать эшлеклеләренә сәяси басым ясауны тормышка ашыру булып тора” диелә белдерүдә.

Конгресс вәкилләре мәхкәмәнең “Башкорт”ны тыю сәбәпләре “объектив һәм бәйсез булып күренми” дип саный. Алар шулай ук экспертиза нәтиҗәләре дә “бәхәсле” дип белдерә.

Милләтләр арасында ызгыш чыгаручы, яки Башкортстанның Русия составыннан чыгуына өндәүче сүзләр “Башкорт” оешмасы тарафыннан беркайчан да яңгырамады, киресенчә, аның вәкилләре һәрвакыт бөтен халыкларның хокукларын хөрмәт итү, федерализмны көчәйтү һәи аны унитар корылышка алыштырмауны яклап чыкты дип яза белдерү авторлары.

“Башкорт” оешмасы башкорт теле, Башкортстан экологиясе, республиканың табигый һәм мәдәни мирасын саклау өлкәсендә республика һәм федераль хакимиятләрне тәнкыйть итүе бәйле экспериза тарафыннан оешманың үзенә каршы борылган диелә документта.

“Без мәхкәмә карарын нигезсез һәм сәяси максатлардан чыгып кабул ителгән, ә “Башкорт” иҗтимагый оешмасы әгъзаларын заказ белән эшләнгән мәхкәмә эше аркасында зыян күргән дип саныйбыз, бу Башкортстанда иҗтимагый өлкәнең деградациясенә китерәчәк, иҗтимагый тормышның иң мөһим катнашучылары хокукый кырдан чыгарылачак” диелә белдерүдә.

22 майда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе “Башкорт” иҗтимагый оешмасын экстремист дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды.

Башкорт оешмасы вәкилләре, иҗтимагый активистлар, экспертлар Азатлык белән фикерләрен уртаклашып, “Башкорт”ны тыю республика җитәкчелегенең хатасы булып тора дип белдерде.

XS
SM
MD
LG