Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин — татар." Җырчы Гүзәл Уразова үзенең милләте турындагы сорауга ачыклык кертте


Гүзәл Уразова
Гүзәл Уразова

Башта БСТ телеканалында җырчы "Сез Пермь башкортымы?" дигән сорауга "әйе" дип җавап бирде, соңрак үз Instagram-ында моны аңлашылмаучанлык дип аңлатты. Гүзәл Уразова тумышы белән Пермьнең Барда районыннан.

Гүзәл Уразова үз Instagram-ында чыгарган видеосында эфир алдыннан алып баручы белән туу таныклыгында аның башкорт дип язылганы турында сөйләшүен, аннары эфир вакытында сорау кыска гына яңгырагач, ул кыскача "әйе" дип җавап бирүен аңлатты. "Мин — татар, паспортымда татар дип язылган, мин татарча сөйләшәм, татарча җырлыйм, аны бөтен кеше белә", диде ул.

Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова Уфадагы БСТ телеканалының туры эфирында үзен башкорт милләтеннән булуын белдерде. "Сәлам" иртәнге програм алып баручысы: "Гүзәл Уразова Пермь башкорты дип әйтәләр. Бу дөресме?" дигәнгә: "Дөрес" дип җавап бирде.

Error rendering VK.

Уразова тумышы белән Пермьнең Барда районыннан. Барда өлкәнең көньягында урнаша, анда нигездә татарлар һәм башкортлар яши. 2010 елгы җанисәпкә күрә, Барда районында халыкның 55,3%-ын башкортлар, 36,1%-ын татарлар тәшкил итә.

Элегрәк Азатлыкка биргән әңгәмәдә ул балаларына татарча тәрбия бирү турында сөйләгән иде:

Гүзәл Уразова: "Җыр мәктәбе ачарга телим"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:22 0:00

Гүзәл Уразова иң популяр татар җырчыларының берсе булып санала, аның Instagram сәхифәсендә 440 меңнән артык язылучы бар. 2019 елда аңа Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты исемнәре бирелгән.

2019 елда Казанда җырлап танылган рок-җырчы Альберт Исмаил да үзен татар түгел, башкорт булганын белдергән иде. Мондый фикергә ул архивларда казынганнан соң килгән. "Архивларга караганда, әтием дә, әнием ягы да башкортлар булып чыкты", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Белгечләр сүзләренчә, татар-башкорт мөнәсәбәте 2020 елны җанисәп якынлашу белән кискенләшә. Тарихчы Илнар Гарифуллин моның мисалы булып башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын булдыруны атый, моны ул сәяси максат белән аңлата.

2019 елда юлдагы хайванның үләксәсеннән көлү видеосыннан соң Гүзәл Уразова зур гаугага эләккән иде. Фирдүс Тямаев белән бергә төшергән видео федераль дәрәҗәдә танылды, экоактивистлар игътибарын да җәлеп итте. Нәтиҗәдә, Уразова да, Тямаев та тамашачылары каршында гафу үтенде, ялгыштык, без белмәдек дип, үләксәне чүпрәк дип әйтеп аңлатты.

XS
SM
MD
LG