Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 елның 10 гаугалы вакыйгасы


Осиново бистәсе янында чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыгучылар
Осиново бистәсе янында чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыгучылар

Азатлык 2019 елга йомгак ясый. Узып баручы елда җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу тудырган вакыйгалар да булды. Без сезгә шуларны искә алырга тәкъдим итәбез.

Дөнья, Русия, Идел-Урал төбәкләрендә сәяси, мәдәни, иҗтимагый яшәештәге җәнҗаллы вакыйгаларны искә төшерергә тәкъдим итәбез. Биредә без истә калган һәм җәмәгатьчелектә төрле реакция тудырган 10 вакыйганы сайлап алдык.

Данир Сабировның башкортлардан гафу үтенүе

Быел пародист һәм юмор остасы Данир Сабировка авырга төште. Аны берничә ел элек концерт програмында башкорт биюе турында пародия күрсәткәне өчен утлы табада сикерттеләр. Сабиров башкортларны мыскыллый дигән эчтәлекле хатны Башкорт корылтае Татарстан президентына Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать юллады. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдәге башкорт пабликларында кинәт кенә бу концерт номерына бәя бирү башланды.

Данир Сабиров
Данир Сабиров

Зур гаугага китмәсен өчен, иелгән башны кылыч кисми дигән принциптан чыгып, Сабиров гафу үтененү хуп күрде. Азатлык чыганакларына караганда, гафу үтенүне Татарстан президенты идарәсендә хуплаганнар. Уфада Тукай һәйкәле ачылу, Башкортстанда Татарстан көннәре кебек чаралар алдыннан Татарстанга гауга кирәкми иде.

Сабиров гафу үтенсә дә, Уфада тиешле концертлары булмый калды. Җәмәгатьчелек арасында аның гафу үтенүенә төрле бәя бирелде. Ошамый икән, башкорт хокуклары бозыла икән, үпкәләү хат язу урынына мәхкәмә юллары аша мәсьәләне хәл итәргә кирәк дигән фикерләр әйтелде.

2014 елда да Башкортстанда моңа охшаш бер вакыйга булды. Уфа "Нур" татар драма театрына гастрольгә килгән Әлмәт театры беренче тамашасыннан соң ук "әхлак кагыйдәләрен бозган өчен" дип кайтарып җибәрелде. Спектакльдә башкорттан көлү күренешләре булган диелде. Татарстан мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.

Башкорт корылтае җәнҗалы

Быел Башкортстанда башлык сайлавы булды. Республикадагы барлык эшчәнлек шуңа корылды. Хәтта бу эштә Татарстан да катнашты. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Уфа татарларын Радий Хәбиров өчен тавыш бирергә кыстады.

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров, 18 апрель 2019
Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров, 18 апрель 2019

Сайлауга кадәр республикада төрле җыеннар, чаралар узды, шул исәптән 28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае сентябрьдә узарга тиешле сайлау алдыннан оештырылды. Башкорт корылтае быел тыныч узды дип әйтеп булмый. Беренчедән, чит илләрдәге берничә сайланган намзәткә корылтайда катнашу мөмкинлеген чикләделәр, "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алсынов та корылтайга кертелмичә тоткарланды. Аны яклап Әлмир Әхмәтҗанов сүз әйтергә теләде, әмма ул да залдан куылып чыгырылды, тоткараланып полиция бүлегенә озатылды.

Корылтайга килгән Фаил Алчыновны тоткарладылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

Радий Хәбиров исә "Башкорт" милли хәрәкәтенә үз тискәре бәясен бирде. Ул "Шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел" диде һәм "бу кешеләргә рәхимсез булачакмын" дип кисәтте.

Сүз уңаеннан, Дөнья башкорт корылтае рәисе дә алмашынды. Данир Гайнуллин урынына Башкортстан дәүләт корылтые депутаты Эльвира Аиткулова сайланды.

"Безгә мәчет кирәкми!" Казан халкының мәчеткә каршылыгы

Екатеринбурда яки башка Русия шәһәрләрендә генә түгел, Казанда да мәчет төзелешенә каршы төшәләр. Быел Казанның Авиатөзелеш районы халкы мәктәп, үзебез яшәгән йортларга терәлеп торган мәчет кирәкми дип халык җыеннары оештырылды. "Рәхмәтулла" мәчете урынына балалар өчен спорт мәйданчыгы булсын дип чыгыш ясадылар.

"Рәхмәтулла" мәчете төзелеше уңаеннан урам җыены, 22 май 2019
"Рәхмәтулла" мәчете төзелеше уңаеннан урам җыены, 22 май 2019

Мөселманнар исә Авиатөзелеш районында мәчетләргә кытлык, җомга намазларына йөрү ерак, булган гыйбадәтханәләрдә урын калмый дип зарланды. Шәһәр, республика хакимияте бу эшләргә тыкшынмады. Шулай да, Татарстан диния назарәте Казанның ул бистәләрендә чыннан да мәчетләргә ихтыяҗ зур дип белдерү ясады.

Азатлык чыганакларына караганда, гауга кубуга карамастан, "Рәхмәтулла" мәчетенең төзелеше башланган. Соңгы арада аңа каршы чыгучылар да юк.

Бу очрак чыгарма түгел, 2017 елда Казанның Хороводная урамында төзеләсе мәчет тирәсендә дә бәхәс чыккан иде.

Күзәтү астындагы мөселманнар

2019 елда Татарстандагы мөселманнарны контрольгә алырга тырышу белән истә калачак. Казан мәчетләрендә мөселманнарны күзәтү өчен видеокамералар урнаштырылачагы хакында хәбәр таралды. Кайбер имамнар моңа каршы чыкты. Аларның берсе “Миргазиян” мәчете имамы Габдрәүф Зәбиров Азатлыкка күзләү дәүләт кануннары гына түгел, шәригать кануннары нигезендә дә тыелган дип әйтте.

Габдрәүф Зәбиров: "ФСБ мәчетләрдә мөселманнарны күзәтмәкче"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:42 0:00

Бер ай узганнан соң Габдрәүф Зәбировның вакытыннан алда вазифасыннан китүе мәгълүм булды. Мәхәллә халкы аның китүен мәчеттә камералар урнаштыруга каршы чыгуы нәтиҗәсе буларак бәяләде, Зәбиров үзе моны сәламәтлеге начар булу белән аңлатты.

Зәбировның протестына башка имамнар кушылмады, аңа теләктәшлек күрсәтмәде. Татарстан диния назарәте исә видекамераларның кирәклеген мәчетләрдә әйберләр югалу белән бәйләп аңлатты. Сүз уңаеннан, "Таттелком" видеокамераларны бары тик мәчетләрдә генә урнаштырырга теләде, бу Татарстан диния назарәте соравы нигезендә эшләнә дип аңлатты. Чиркәү, синагогаларда видеокамералар урнаштыру турында сүз чыкмады.

Мәскәү каршылыгы

Узган җәйдә Мәскәүдәге хәлләрне бөтен Русия күзәтте. Аларның протест чаралары федераль дәрәҗәгә менде. Шәһәр думасы сайлавына бәйсез намзәтләрне керттермәү мәскәүләрнең бер өлешен урамга чыгарга мәҗбүр итте. Кешеләр протест йөзеннән берничә мәйданчыкта җыела башлады. Август дәвамында һәр ял урам җыеннары узды. Аларның күпчелеге хакимият тарафыннан рөхсәт ителмәде. ОМОН, полиция хезмәткәрләре бик күп кешеләре тоткарлады, тикшерү изоляторына ябылды, урам җыеннарын полиция вәкилләре туздырды.

Мәскәүдә протест белдерүчеләрне куып тарату, 27 июль 2019
Мәскәүдә протест белдерүчеләрне куып тарату, 27 июль 2019

Протестлар аркасында күп кешегә полициягә хезмәткәренә буйсынмау, аңа һөҗүм итү, киңкүләм чуалышлар оештыру, ул чараларда катнашу турында дистәләгән җинаять эше ачылды. Айдар Гобәйдуллин, Егор Жуков, Константин Котов, Павел Устинов һәм башкаларга җинаять эшләре ачылды. Аларны яклап флешмоблар оештырылды, кешеләр мәхкәмә утырышларына йөрде. Айдар Гобәйдуллин өй сагына чыгарылып, Латвиягә качты. Егор Жуковның да эше резонанслы булды, мәхкәмә аны өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

8 кешене атып үтергән солдат фаҗигасе

Русия халкын тетрәткән иң зур вакыйга - солдат Рамил Шәмсетдинов фаҗигасе. 2019 елның 25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез хәрбине атып үтерүе хәбәр ителде. Рамилнең әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлык белән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Русия гаскәрендә 8 кешенең атып үтерелүе җәмәгатьчелекне дә уятып җибәрде. Рамилне акламыйбыз, әмма аңлыйбыз, Русия армиясендәге тәртипсезлекләр бетерелергә тиеш дигән фикерләр әйтелде, петицияләр имзаланды. "Бабайчылыкны туктатырга, Шәмсетдиновны коткарырга" дигән мөрәҗәгатьне бүгенге көнгә 42 мең кеше имзалаган. Әлегә Рамил Чита шәһәренең тикшерү изоляторында утыра. Тикшерү эшләре бара. Рамил Шәмсетдиновны яклауга күренекле адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев алынды. Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнгән башка адвокатлар да ярдәм итә.

Фәүзия Бәйрәмова һәм "Татарча диктант"

"Татарча диктант" чарасы масштаблы узуын узды, аңа төрле дәрәҗәдәге түрәләр дә җәлеп ителде, әмма быел ул гаугалы булды. Башта оештыручылар татарстаннар Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәре нигезендә диктант яза дип игълан итте, чит өлкәләр һәм илләргә исә башка текст тәкъдим ителде. Соңыннан Бәйрәмова тексты Роберт Миңнуллинның "Кулыма китап алдым" әсәренә алмаштырылды. Оештыручылар аны җәмәгатьчелеккә аңлатмады. Азатлык чыганакларына караганда, куәт структуралары Бәйрәмованың текстын сайлауга бәйләнгән.

Уфадагы "Татарча диктант" чарасында Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев
Уфадагы "Татарча диктант" чарасында Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев

Әмма текст алмаштыру белән мәрәкә тәмамланмады. Шул ук көнне Башкортстанда да "Башкортча диктант" оештырылды. Һәм "Татарча диктант" оештыручыларга Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан авторсыз көнбатыш башкортлары, башкортлар турында текст тагылды.

Татар җырчысы Алберт Исмаилнең башкорт булып танылуы

22 ел Казанда яшәп, аннары туган ягы Башкортстанның Туймазы шәһәренә яшәргә кайткан җырчы Алберт Исмаилның "БСТ" каналы тапшыруында катнашып, шәҗәремне өйрәнгәннән соң үземнең башкорт булуымны ачыкладым дигән белдерүе татар дөньясында шау-шу тудырды.

Алберт Исмаил (уңда) "БСТ" тапшыруында
Алберт Исмаил (уңда) "БСТ" тапшыруында

Бу 2020 елда булачак җанисәп алдыннан махсус провокация, Исмаил татарларга үпкәләгән, башкортларга сатылган һәм башка фикерләр күп әйтелде, язылды. Гомумән, быел Башкортстан галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре республикадагы көнбатыш башкортлары, татар телле башкортлар темасын ныграк куерта башлады. Башкортстан матбугаты, телевидение, радиода махсус тапшырулар чыга, көнбатыш башкортларының аерым сөйләме, аерым милли киеме бар дигәнне күрсәтергә тырышалар.

Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова һәм экоактивистлар

Татар эстрадасы җырчылары Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразова исә федераль дәрәҗәдә танылды. Instagram-да көлкеле бер пост язу зур гаугага әверелде. Зур юлдагы хайванның үләксәсеннән көлү халыкның ачуын кабартты, ул экоактивистлар игътибарын да үзенә җәлеп итте.

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

Тямаев белән Уразованың бу вакыйгасы төрле Telegram каналларда да язылды. Тямаев та, Уразова да тамашачылары каршында гафу үтенде, ялгыштык, без белмәдек дип, үләксәне чүпрәк дип әйтеп акланды. Тямаев хайваннар приютына 30 мең сумлык иганә күчерүе турында да хәбәр итте.

Бу күпләр өчен ниндидер фикер әйткәндә авызны чамалап ачарга, социаль челтәргә ниндидер язма чыгарыр алдыннан кат-кат уйларга кирәк дигән сабак булды.

ОМОН һәм әбиләр

Ел дәвамында Осиново бистәсе халкы Казан хакимиятенең чүп яндыру заводы төзү ниятенә каршы пикет, митинг, урам җыеннары уздырды. Хакимият белән тарткалашу инде берничә ел дәвам итә, әмма быел ул яңа төрсмерләр ала башлады. Халык заводның документациясе ачык түгел, бу җирлектә инде "Казаноргсинтез" кебек зур завод эшли, тагын бер завод эшләп торса, сәламәтлеккә, табигатькә зуррак зыян киләчәк дип аңлата. Митинглар уза торды, хакимият исә халык фикеренә колак салырга ашыкмады. Киресенчә, завод төзеләсе урында юл сала башладылар. Кешеләр юл салучы техниканы туктатуга иреште һәм үзара бу урынны сакларга кирәк, кизү оештырыла дип сөйләште.

Осиново бистәсе янында кизү торучылар
Осиново бистәсе янында кизү торучылар


Шул рәвешле Осиновода Рөстәм Миңнеханов исемендәге "диОкСИНОВО" чатыр лагере барлыкка килде. Ике атна дәвамында кешеләр бер-берен алмаштырып көне-төне кизү торды. Чатыр лагерендә даими булучылар әйтүенчә, ике атна эчендә биредә 1 меңгә якын кеше булып киткән.

"Бу монстрны безгә көчләп тагалар!"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:29 0:00

16 декабрь иртәсендә исә ОМОН, полиция, Гадәттән тыш министрлыгы вәкилләре протест лагерен куып таратты. Активистлар тоткарлынды, аларга штрафлар салынды.

Хөрмәтле укучылар! Без сайлап алган җәнҗаллы вакыйгалар шушылар, ә сезнең күзлектән тагын нинди вакыйгалар булды? Бәхәс тудырган вакыйгаларны искә төшереп, алар игътибарга лаек дип саныйсыз икән, түбәндә комментар языгыз.

XS
SM
MD
LG