Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкал арты төбәгендә гаскәри сигез солдатны атып үтергән


Горный бистәсендә хәрби бүлек
Горный бистәсендә хәрби бүлек

"Дождь" телеканалы хәбәр итүенчә, ут ачучы - Төмәндәге Вагай авылы авылыннан гаскәргә алынган Рамил Шәмсетдинов.

25 октябрь көнне Байкал арты краенда армиядә хезмәт итүче гаскәри сигез солдатны атып үтергән. Вакыйга Горный ябык автоном бистәсенең 54160 санлы хәрби бүлегендә булган. Русия саклану министрлыгы хәрбинең каравыл вакытында ут ачуын белдерде.

Русия тикшерү комитеты ут ачкан солдатның 20 яшьлек Рамил Шәмсетдинов булуын хәбәр итте. Һәлак булучылар арасында ике офицер, армиягә чакырылган биш гаскәри, килешү нигезендә хезмәт иткән бер солдат булган.

Life Shot телеграм-каналы хәбәр итүенчә, Шәмсетдинов башта бер офицерга аткан, янында булган хәрбиләр идәнгә яткач, аларга ут ачкан. Тагын ике кеше яраланган, саклану министрлыгы аларның тормышына берни янамый дип белдерә.

Шәмсетдинов тоткарланган, якын арада ул психологик-психиатрик экспертизага җибәреләчәк.

Русия тикшерү комитеты ике һәм аннан күбрәк затны үтерү маддәсе нигезендә җинаять эшен ачты.

XS
SM
MD
LG