Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәчетләрендә ФСБ күзе


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетендә, 4 июнь 2019
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетендә, 4 июнь 2019

Хакимиятләр Казан мәчетләрендә күзәтү камералары урнаштырырга тели. Имамнар каршы.

"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте Татарстан мөселманнары диния нәзарәтеннән Казан мәчетләренә керү мөмкинлеген бирүне таләп итә.

"Хәзерге вакытта "Таттелеком" Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы заказы белән Казан мәчетләрен видеокүзәтү системы белән тәэмин итү проектын гамәлгә ашыруга әзерләнә", диелә оешманың мөфти Камил Сәмигуллин исеменә язылган хатында.

Документта әйтелгәнчә, видеокүзәтү системын тиешле вакытка әзерләп бетерү өчен "Таттелеком" тиз арада һәр мәчет вәкилләренең элемтә мәгълүматларын һәм "Таттелеком" хезмәткәрләренә мәчетләргә кереп йөрү мөмкинлеген бирүне сорый.

"Таттелеком" генераль мөдире Айрат Нуретдинов имзалаган хат редакциядә бар.

"Idel.Реалии" хәбәрчесе Казанның "Миргазиян" мәчете имам-хатыйбы Габдрәүф Зәбиров белән элемтәгә кердек. Ул хакимиятләрнең шәһәр мәчетләрендә өч өстәмә камера урнаштыру ниятен раслады.

Габдрәүф Зәбиров: "ФСБ мәчетләрдә мөселманнарны күзәтмәкче"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:42 0:00
Беләсезме, дим, сезнең иминлек хезмәтегез дә, эчке эшләрегез дә миңа указ түгел

— Бер көн миңа "Таттелеком"нан шалтыраталар һәм сезнең мәчеттә өстәмә өч камера урнаштырырга телибез диләр. Мин аларга, беләсезме, бездә үз эчке камераларыбыз бар, алар бездә сигез. Ә менә өстәмәләрен Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы кушуы белән куймакчылар икән. Беләсезме, дим, сезнең иминлек хезмәтегез дә, эчке эшләрегез дә миңа указ түгел. Минем үз җитәкчелегем бар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, мөфти Камил хәзрәт. Моннан тыш бу җирлектә Конституциянең гаранты бар — ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов — дип сөйли имам компания вәкилләре белән аралашуы турында.

Зәбиров сүзләренчә, бу сөйләшүдән соң әңгәмәдәш күзгә-күз сөйләшергә тәкъдим иткән, имам ризалык биргән. Әмма мәчет ишегалдында аны инде кешеләр көткән.

— Чыгам, ә анда халык. 6-7 кеше бар. Миңа кайсыгыз шалтыратты, дип сорадым. Башка көнгә килешкән диек бит дим. Килеп тә җиткәннәр. Без инде барысын да карадык, диләр.

Яңа камералардан мәгълүмат турыдан-туры иминлек хезмәтенә җибәреләчәк

Забиров алардан өстәмә камералар ни өчен кирәк дип кызыксынган, безнең мәчеттә үзебезнең сигез камера инде бар дигән. Ул шулай ук өстәмә камералар системның артык көчәнүенә китерәчәк, дип өстәгән. Кунаклар яңа камералар гомум системга тоташтырылмаячак, алардан мәгълүмат турыдан-туры иминлек хезмәтенә җибәреләчәк, дип аңлатканнар.

Имам мондый күзләү Русия кануннарына туры килми дип каршы чыккан.

Зәбиров сүзләренчә, шундый ук чаралар шәһәрнең "Туган авылым" мәчетенә карата да үткәрелә. Ике мәчеттә дә руханилар кунаклардан мәхәллә кешеләрен күзәтүне рөхсәт иткән рәсми кәгазь таләп иткән.

"Idel.Реалии" хәбәрчесе "Туган авылым" мәчете имамы Нурулла Зиннәтуллин белән элемтәгә керде, ул "Миргазиян" мәчете имамы сүзләрен раслады. Ул да мондый камераларны кую максатка ярашлы түгел дип саный.

Зәбиров сүзләренчә, күзләү дәүләт кануннары гына түгел, шәригать кануннары белән дә тыелган.

Бу чаралар рәсми Пекин Синҗан-Уйгыр төбәгендәге мөселманнарга карата кулланган чараларны хәтерләтмиме дигән сорауга имам уңай җавап бирә.

Бу Кытайда уйгырлар артыннан күзәтү кебек

— Кызганычка каршы, бу Кытайдагы вазгыятьне хәтерләтә. Кайбер дин әһелләре һәм мәхәллә кешеләре дә бу турыда әйтте инде. Бу Кытайда уйгырлар артыннан күзәтү кебек диләр, — ди Зәбиров.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла Аширов хакимиятнең бу ниятенә карата фикерләре белән уртаклашты. Ул мондый планнар турында хәбәрдар булмаган. Әмма, Аширов сүзләренчә, мәчетләрнең тиешле кануннарга таянып, өстәмә камералар урнаштыруга каршы чыгу хокукы бар. Шул ук вакытта рухани сүзләренчә, кайбер мәхәлләләр монда яхшылык күреп, ризалашырга да мөмкин.

Татарстанның аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов хакимият ниятен тискәре кабул итте.

— Мин үземне мөселман дип саныйм, бу адымны Конституциягә каршы буларак бәялим. Бу без, аксакалларны мыскыллау дип саныйм. Без мондый мөнәсәбәткә лаек түгел, — дип зарлана ул.

"Idel.Реалии" Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм "Таттелеком" ширкәтенә рәсми сораулар җибәрде. Бу язма әзерләнгәндә җаваплар әле юк иде.

Ул арада адвокат Руслан Нәгыев Азатлык хәбәрчесенә мәчетләрдә өстәмә күзәтү камералары урнаштыруның канунилыгын аңлатырга сорап Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать юллавын хәбәр итте.

КЫТАЙ ҺӘМ РУСИЯ ХЕЗМӘТТӘШЛЕКНЕ ТИРӘНӘЙТӘ

"Idel.Реалии" Кытайдагы мөселманнарны тәрбияләү лагерьлары турында язган иде. АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматына күрә, соңгы берничә елда бу систем аша 2 миллионга кадәр кеше узган.

Кытай хакимиятләре бу урыннарны һөнәри әзерләү лагерьлары дип атый. Рәсми Пекин алар радикализм һәм террорчылыкка каршы көрәш чаралары буларак булдырылган дип аңлата.

Шул ук вакытта активистлар һәм галимнәр хәбәр итүенчә, Кытай Көнчыгыш Төркестан халыклары мәдәниятенә каршы көрәш алып бара — уйгыр телен кытай теле белән алыштыра, мәчетләрне юк итә, кешеләрне күзләү өчен йөзне тану системын куллана, уйгыр рестораннарында уйгыр мәдәниятен популярлаштыру бара дип аларны яба. Тибет активистлары да Кытай хакимияте тарафыннан репрессияләргә зарлана. Билгеле булганча, тибетлар будда динен тота һәм үз телләрендә сөйли.

Көнбатыш хөкүмәтләре, шул исәптән АКШ, бу лагерьлар Көнчыгыш Төркестанда уйгыр мәдәниятен һәм ислам практикасын бетерү өчен булдырылган дип белдереп килә.

Рәсми Пекин барлык гаепләүләрне кире кага.

2018 елның октябрендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Кытай мөселманнарын яклап чыккан иде: ул Кытайда яшәүче мөселманнарга карата рәсми Пекинның дискриминацион сәясәтенә тискәре мөнәсәбәттә булуын белдерде.

Шул ук вакытта Русия һәм Кытай этноконфессиональ сәясәт һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштырды. Аерым алганда, Кытай компанияләре Русиядә кешеләрне тану системын куллануда тәҗрибә уртаклашалар, бу системнар тышкы күзәтү камераларына тоташтырылырга мөмкин.

Пекин сәясәте халыкара тәнкыйтькә тартылганда Кытай һәм Русия хезмәттәшлекне тирәнәйтә бара.

Азатлык Мордовиянең Азюрка авылында 70кә якын видеокүзәтү камерасы урнаштырылуы турында хәбәр иткән иде. Бу авыл үзенең диндарлыгы белән билгеле. Хокук саклаучылар мондый авылларда яшәүчеләрне җентекләп күзәтә.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG