Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгырларны бөтен Кытай буйлап яңа технология ярдәмендә күзәтәләр


Хәзерге вакытта полиция с технологиясен уйгырларны Ханчжоу һәм Вэньчжоу кебек шәһәрләрдә күзәтү өчен куллана диелә.

Кытай хакимиятләре Көнчыгыш Төркестан уйгырларын бөтен ил буйлап күзәтү өчен йөзләрне тану системын куллана. Бу хакта Hong Kong Free Press басмасындагы мәкаләдә әйтелә.

The Times материалына сылтанып, журналистлар Кытайдагы күзәтү камераларының зур челтәренә йөзләрне тану технологиясе дә кертелгән дип яза. Әлеге систем кыяфәткә карап уйгырларны табу һәм аларның бөтен Кытай буйлап йөрүен күзәтү өчен көйләнгән.

Хәзерге вакытта полиция ясалма акыл технологиясен уйгырларны Ханчжоу һәм Вэньчжоу кебек шәһәрләрдә күзәтү өчен куллана диелә.

2017 елда Пекин ясалма акыл өлкәсендә дөньяда лидер булу планнары турында игълан итте. Әмма соңгы елларда этникара киеренкелек артканнан соң полиция күзәтүен көчәйтү өчен "акыллы технологияләр" куллану халыкара җәмәгатьчелекне борчуга сала.

The Times экспертлары сүзләренчә, бу хакимиятләрнең ясалма акылны расаларны аерып карау өчен махсус куллануның беренче мәгълүм очрагы.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Русия дә, Татарстан да әлегә Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен белдермәгән иде. Күптән түгел Русия тышкы эшләр министры Синҗандагы хәлләргә карата "без башка дәүләтләрнең эчке проблемнарына тыкшынмыйбыз" дип әйтте.

Кытай рәсмиләре исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Мөселманнарны эзәрлекләүне алар, беренчедән, экстремизмга каршы көрәш дип, икенчедән, "кешеләргә якты киләчәккә юллама" дип атый.

The Independent язуынча, Кытайның тәрбия бирү үзәкләрендә ике миллионлап уйгыр һәм башка мөселман вәкилләре тотыла.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG