Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда "акылга утырту" сәясәте. Татарларга да керештеләр


Өремче мәчете янында кытай гаскәриләре, архив фотосы
Өремче мәчете янында кытай гаскәриләре, архив фотосы

Кытайның Синҗан төбәгендә берничә татар кулга алынган дигән хәбәрләр бар. Кытайдан күчеп кайткан татарларга Русия ватандашлык бирми. Кытай белән хезмәттәшлек иткән Татарстан андагы милләттәшләребез хәленә күз йома. Быел Өремчедә Сабантуе да узмаган. Азатлык шушы хәлләрне тикшерергә булды.

Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә татарлар кулга алына башлады дигән хәбәрләр бар. Татарлар үзара аралашырга курка, күпләр социаль челтәрләрдән аккаунтларын юк итә. Казанга күченеп кайткан татар гаиләсе Кытайга киткәч кире әйләнеп кайтмаган.

Берничә ел элек Кытайдан Татарстанга күченеп кайткан гаилә инде төпләнеп яши башлады, әмма үзләрендә дә, балаларында да Русия ватандашлыгы юк. Казаннарны кытай халык медицина ысуллары белән дәвалау эше белән кәсеп итеп көн күргәннәр. Алар белән элемтәдә торган Австралия татары Азатлыкка әйтүенчә, гаилә башлыгы хатыны белән дарулар алырга дип Кытайга киткән һәм шуннан әйләнеп кайтмаган. Инде берничә ай узган, алардан бернинди дә хәбәр юк.

Өремче бабае
Өремче бабае

"Бернинди гөнаһыбыз юк, тоткарламаслар дип юлга чыктылар. Югыйсә Синҗанга да түгел, ә кытайлар яшәгән Пекин, Шанхай яки Гуаңҗу шәһәренә барабыз дип киттеләр. Бүгенгә кадәр алар белән бернинди дә элемтә юк", ди ул.

Аның сүзләренчә, Русиядә ватандашлык алу авыр булу сәбәпле, гаилә аны ала алмаган. Ватандашлык алу кыенлыклары турында элегрәк Синҗаннан Казанга килеп югары белем алган, аннары Татарстан кызына өйләнгән Нәгыйулла Хәсән дә сөйләгән иде.

ТӘРБИЯ БИРҮ ҮЗӘКЛӘРЕ

Чит илләргә даими йөргән, туганнары чит илләрдә булган мөселманнар Кытайда даими күзәтү астында. Бу нисбәттән дөнья медиасында казакъларның Кытайдагы "яңача тәрбия бирү үзәкләренә" урнаштырылуы турында язмалар дөнья күрде. Ирекле Азия радиосы хәбәренчә, быел гыйнвар аенда гына да Кашгар шәһәренең "яңача тәрбия бирү үзәкләрендә" 120 мең кеше тотылган.

Кытайның көнбатышында урнашкан Синҗан төбәге (кызыл төстә)
Кытайның көнбатышында урнашкан Синҗан төбәге (кызыл төстә)

Кытайның көнбатышында урнашкан Синҗан төбәгендә дистәләрчә мең уйгыр һәм башка мөселман азчылык халыклары тоткарлану сәбәпле, АКШ Дәүләт департаменты Кытайны бу хакта ачык мәгълүмат бирергә чакырган иде. Кытай тышкы эшләр министрлыгы вәкиле "Синҗанда бар милләтләр дә тынычлыкта яши һәм тормышларыннан канәгать" дип җавап биргән. Кытай түрәсе АКШтан "Кытайның эчке эшләренә тыкшынмауны" сораган.

ТАТАРГА ДА КЕРЕШТЕЛӘР

Кытайдан, андагы кешеләрдән мәгълүмат алу элек тә катлаулы булса, хәзер бөтенләй дә мөмкин түгел диярлек. Австралия татарлары элек туганнары белән ара-тирә интернет аша язышкан булса, хәзер барысы да тукталды, сәламгә дә җавап кайтармауларын әйтә. Күптән түгел Кытай хакимияте Австралиядә яшәүче әлеге ханымның Өремчедә яшәүче ике туганын шулай ук утыртып куйган.

"Тәрбия бирү үзәге" булса да, ул шул ук төрмә дип әйтәләр инде

"Әтинең абыйсының оныгы һәм әнинең апасының оныгы төрмәгә утыртылды. Алар Синҗан автоном төбәгендә Өремчедә яши иде. Бу – 30-35 яшьлек егетләр. Нинди гаеп белән утыртылганнар, җинаять кылганнармы, әллә нахакка утыртылганнармы – сәбәпләрен белмим. Кайберләре дин өйрәнгән өчен дип әйтәләр. Төгәл генә әйтә алмыйм. Ничә елга хөкем ителгәннәрен дә белмибез. Аралашмыйбыз. Кайда япканнарын да белмибез. "Тәрбия бирү үзәге" булса да, ул шул ук төрмә дип әйтәләр инде", ди ул.

Аның әйтүенчә тоткарланган егетләрнең берсе Япониядә укып кайткан.

Өремчедәге татар мәчете
Өремчедәге татар мәчете

"Чит илдә, Япониядә белем алганы өчен тоткарландымы икән? Икенче туганым – үләннәр белән дәвалый торган табиб. Ни өчен тоткарланганнардыр – билгесез. Алар чит илдәге кешеләр белән аралашырга курка. Казакъларны, уйгырларны, кыргызларны, дүнгәннәрне, ягъни мөселман халыкларына карата эзәрлекләүләр бара. Менә инде татарларга да керештеләр", ди ул.

Синҗаннан килгән мәгълүматның аз булуы нәтиҗәсендә, тоткарланганнарның төгәл санын билгеләү авыр, ләкин алар "ким дигәндә дистәләрчә мең белән исәпләнә".

КАЗАН ЛӘМ-МИМ

Азатлык чыганаклары шулай ук Синҗан төбәгендә яшәүче эшмәкәр, Казанга Кытай татарлары укучыларын китерүне оештырган Торсынтай Галиевның да 25 елга төрмәгә утыртылуы хакында әйтә. Торсынтай әфәнденең Өремче шәһәренең үзәгедә берничә кибетләре булганы мәгълүм. Ул төрле илләр белән, шул исәптән Русия, Төркия белән сәүдә эшләре нигезендә аралашкан. Эшмәкәрне Төркиягә барып йөргәне өчен тоткарлаганнар дигән мәгълүмат бар. Элегрәк ул татар конгрессы корылтаенда да катнашты. Быел язучы Рабит Батулла кичәсендә аның улы да катнашты, әмма аннан соң аның белән элемтәләр югалган.

Азатлыкка Кытайдагы хәлләрне сөйләгән чыганак Өремче, Колҗада яшәүче татарлар үзара да аралашырга курка, ялгыш яки махсус күзәтү органнарына кирәкмәгән мәгълүмат эләгер дип шүрлиләр. Кайчандыр Казанда белем алган шәкертләр социаль челтәрләрдә теркәлгән аккаунтларын йә юк иткән, йә бик күптәннән кермәгән. Телефоннар тыңланыла, социаль челтәрләр укыла дип сакланалар.

Миңнеханов Өремче мәчетендә татарлар белән очраша, 2014 ел
Миңнеханов Өремче мәчетендә татарлар белән очраша, 2014 ел

Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә булган хәлләрне күбесе репрессия, мәхшәр дип тасвирлый. Дөнья татар конгрессы бу хәлләрдән хәбәрдәр, әмма бу өлкәдә бернинди гамәл кылынмый. Быел хәтта Өремчедә Сабантуе да узмады. Хәзерге хәлләр турында конгресс Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка белгертә алыр иде. Миңнеханов 2014 елны үзе дә Өремчедә татарлар белән очрашып кайтты. Гомумән Татарстан-Кытай арасындагы икътисади хезмәттәшлек шактый киң җәелгән.

Ике ел элек Өремчедән Казанга туры очышлар да ачылган иде. Ләкин бу башлангыч дәвамлы булмады.

ФОТОГАЛЕРЕЯ: Өремчедә татар Сабантуе (2010)

2007 елда Казанга Кытайның элеккеге президенты Ху Цзиньтао килгән иде. Ул һәм Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев белән Кытайдан Казанга укырга килгән татар шәкертләре белән дә очрашты, җылы мөгалләмә корылды.

ТАТАРЛАРНЫ КҮЗӘТҮ КӨЧӘЙГӘН

Төмән эшмәкәре Ринат Насыйров та әледән-әле Синҗанга барып йөри. Соңгы тапкыр узган елны сәфәр кылган.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

"Узган ел Өремче шәһәрендә идем. Үзгәрешләр инде ул вакытта ук сизелде. Мәсәлән, полиция хезмәткәрләре саны арткан, алар автомат белән басып тора. Күп урында тимер эзли торган капкалар урнаштырылган. Алар элек тә бар иде, әмма минем күзгә алар хәзер адым саен. Кешеләрне тикшерәләр. Халык борчулы икәне сизелә.

Кытай булмаган халыкларның берләшүеннән куркалар

Кытай хакимияте уйгыр, казакълар, татарларны аера. Уйгырлар моңа кадәр дә ныклы басым астында иде, әмма соңгы елларда казакъ, татарларны күзәтү көчәйгән. Казакълар ныклап аяк баса башлаган, күрәсең, Казакъстан белән элемтәләре көчәйгән. Акчалы кешенең күзе ачыла бит бераз, шуңа алар системга куркыныч була башлый. Кем сәүдә итә, тоткаралана, алардан сорау алына дип сөйләделәр. Ягъни Кытай хөкүмәте чит илләр белән элемтәдә булган кешеләрдән шикләнә булып чыга.

Өремчедәге татар мәчете
Өремчедәге татар мәчете

Татарларга карата андый репрессияләр юк иде. Алар сан белән дә аз бит. Уйгырлар арасыннан хәтта татар булып язылып исән калырга тырышкан очраклар бар. Татарлар арасында дәүләт эшлеклеләре, депутат та бар. Аларга тимиләр, бернинди дә авырлыклар юк. Әмма Кытай татарлары арасында сәүдәгәрләр шактый, алар да Русия белән элемтә тота.

Дин ягыннан кысу да бар, сәүдә белән кәсепчеләр дә шик тудыра. Кытай дәүләте бик каты куллы. Алар барысын да нык күзәтә. Халыкның, кытай булмаган халыкларның берләшүеннән куркалар", дип сөйләде Азатлыкка эшмәкәр Ринат Насыйров.

САЙРАГӨЛ КАЧЫП КОТЫЛДЫ

Күптән түгел Казакъстанда да Кытайдан кайтучы казакъ ханымына бәйле зур шау-шу булып алды. Сайрагөл Сауытбай Казакъстан полициясе тарафыннан кулга алынды, бу Кытайның соравы нигезендә эшләнде. Кытай аны үзенә бирүен таләп итте. Ахыр чиктә ул Алматы өлкәсе мәхкәмәсе тарафыннан шартлы рәвештә алты айга хөкем ителде.1 августта мәхкәмә залыннан ул иреккә чыгарылды.

Сайрагөл Сауытбай мәхкәмәдә
Сайрагөл Сауытбай мәхкәмәдә

Казакъ хатыны канунсыз дәүләт чиген үтүдә гаепләнде. Ике ай элек Сайрагөл Кытайдан Казакъкстанга кача. Ул тарихи ватанына кайткан гаиләсе янына киткән була. Матбугат чыганаклары язуынча, башта хатын канун нигезендә чикне узарга ниятләгән, әмма Кытай хакимияте рөхсәт итмәгән. Кытай ягы моңа кадәр күченеп киткән туганнарын кире кайтарсын дип хатынга басым ясаган. Нәтиҗәдә Сайрагөл Кытайдан ничек тә булса качарга дигән карарга килеп чикне уза. Кытай тарафыннан ул эзләүгә игълан ителә һәм Пекин аны Казакъстаннан кире кайтартуны таләп итә. Юристлар аңлатуынча, Кытайда аңа үлем хөкеме янаган. Аның туганнары аңлатуынча, Сайрагөл Кытайның "Сәяси тәрбия бирү үзәге"ндә эшләгән.

Сайрагөл Сауытбай сүзләренчә, Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә мөселманнар тотылган тәрбия үзәкләре бар. Биредә уйгыр, казакъ, кыргыз, таҗик, үзбәк, татарлар яши. Тарихи ватанына качып киткән хатынның мондый лагерьләр булуы турында сөйләве Кытайга аны дәүләт серен ачуда гаепләргә нигез бирде. Сайрагөл – Кытайның коммунистик фиркасе әгъзасы, сәяси тәрбия үзәгендә ул 2018 ел башыннан эшләгән.

Сайрагөл Сауытбай иреккә чыгарылгач
Сайрагөл Сауытбай иреккә чыгарылгач

“Чынында бу – тауларда урнашкан төрмә. Мин эшләгән легерьдә гел казакълар иде. Моннан тыш тагын шундый ук ике лагерь барлыгы турында ишеттем", ди ул. Аның сүзләренә карганда, лагерьләрдә утыручылар саны, аларның милләте турында мәгълүматны әйтү хыянәт буларак бәяләнә.

Уйгырларга басым ясау, аларга дискриминация очраклары турында киң җәмәгатьчелеккә күптән билгеле. Әмма Сайрагөл Сауытбайның Кытайдан качуы казакъларның да проблемнарын ачып салды. Матбугат язуынча, казакъларга басым төбәк хакимиятенә Чэнь Цюаньго килү белән башлана. 2016 елның августында ул Кытайның коммунистик фиркасенең төбәк бүлекчәсен җитәкли башлады. Чэнь моңа кадәр Тибетта да каты кул идарәсе белән аерылып торды. Синҗан төбәгенә аның билгеләнүе булды, төбәктә казакъ мөһаҗирләре саны артты.

2015 елда Кытайдан 628 казакъ күчеп киткән булса, 2017 елда аларның саны 3184гә кадәр җиткән.

ЯҢАЧА ТӘРБИЯЛӘҮ

Кытай хакимияте фикеренчә, уйгырлар яңадан тәрбияләнергә һәм укытылырга тиеш, чөнки алар “идеологик чир белән авырый". Мөселманнар артык дини булуда гаепләнә, сәяси яктан тотрыксыз, террорчылык идеологиясе белән агуланган дип әйтелә. Кытай исә мондый лагерьләрнең барлыгын рәсми рәвештә танымый.

Ирекле Азия радиосының уйгыр хезмәте мәгълүматларына караганда, Синҗанда булган өч лагерьдә 45 мең кеше күзәтү астында. Журналистлар хәбәр итүенчә, андагы кешеләрне коралланган кешеләр саклый.

Өремче урамында кытай гаскәриләре
Өремче урамында кытай гаскәриләре

Лагерьләргә дини дискриминация турында сөйләргә кыюлык тапкан кешеләр эләгә. Мондый лагерьләрдә сәяси дәресләр уздырудан тыш кытай теленә өйрәтәләр. Акылга утырту лагерьләре өч метр биек коймалар белән уратылган. Бу эчтә ниләр булып ятканы күренмәс өчен эшләнгән. "Global Times" кытай газеты мондый лагерьләрне тренинг оешмалар дип атады. Журналистлар чынбарлыкта ни булганын белер өчен мәгълүмат туплый.

ӨРЕМЧЕНЕ КУРКУ БАСКАН

АКШның Конгресс әгъзалары Марко Рубио һәм Крис Смит бу лагерьләрдә 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьләр бүгене көндә милли азчылык вәкилләренең ирекләрен мәхрүм итүнең иң зур очрагы.

Әмма мөселман халыкларына басым ясау аерым махсус оешмаларда тәрбияләү чаралары белән генә чикләнми. Der SPIEGEL мәгълүматына карагында, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтүдә яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган. Журналистлар сүзләренчә, лагерьләрдә инде беричә дистә мең кеше югалган. Төбәктә булган журналистлар Кашһарны сугыштан соңгы Багдад белән чагыштырганнар.

Өремче мәчете янында кытай гаскәриләре, архив фотосы
Өремче мәчете янында кытай гаскәриләре, архив фотосы

"Шәһәр урамнарыннан коралланган йөк машиналары йөри, һөҗүм очкычлары, бар җирдән дә сирена тавышалары ишетелә. Исән калган отель биналары бетоннан ясалган биек коймалар белән уратып алыган. Полиция хезмәткәрләре бронежилетларда һәм шлемнарда, алар буйснамаган кешеләргә кычкыра", дип тавсирлый алар. Алар язуынча, мәчет мәэзиннәр азан әйтми, халыкны намазга чакырмый, бар җирдә күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аркылы кешене тану корылмалары урнаштырылган. Иске шәһәрдә формада яки гади киемнән булган хезмәткәрләр йөри.

Der SPIEGEL журналистлары әйтүенчә, Өремче шәһәрендә кешеләр бер-берсеннән курка, чөнки кеше өстеннән әләк язу хуплана. Тоталь күзәтү өчен шартлар тудырылган, кирәк чакта көч кулланыла.

Кашһарда заманча күзәтү техникасы кулланыла, әмма Кытай хөкүмәте бер урында таптанмый, ул тагын да нәтиҗәлерәк эшли торганын уйлап табу юлында. Мәсәлән, Кытай социаль кредит системын кулланышка кертергә тели, ул һәрбер ватандашның ышанычлы булу-булмавына бәя бирә. Ышанычлы икән, кеше хуплана, юк икән – гаепкә тартыла. Бу систем уйгырларда сынау уза. Һәрбер гаиләгә 100 балл бирелә, ди газет. Әмма кемнең чит илдә, мәсәлән, Төркия, Мисыр, Малайзиядә туганнары яши икән, бу баллардан колак кага. 60 баллы булган кеше инде авыр хәлдә санала. Бер ялгыш сүз, намаз яки дога кылу, телефон аркылы сөйләшү – бу кеше туп-туры сәяси тәрбия лагеренә юллана.

XS
SM
MD
LG