Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай татарлары Татарстанга ни өчен килә?


Кытай татарлары М.Шәймиев белән очрашты
Кытай татарлары М.Шәймиев белән очрашты

Казанга чит төбәкләрдән татарлар укырга килә. Соңгы елларда Кытайдан килүчеләр дә күп булды. Аларның биредә укуының әһәмияте турында бу атнада Казан Кирмәнендә булып узган очрашуда да әйтелде.

Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Кытай татарлары вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Колҗа шәһәрендәге татар җәмгыяте җитәкче урынбасары Фатыйма Әхтәмова, Казанда укучы Кытай татарлары җитәкчесе Торсынтай Галиев һәм башка вәкилләр катнашкан иде. Миңтимер Шәймиев Кытайда яшәүче татарларның абруйлы һәм хөрмәтле кешеләр булуын ассызыклады. Әңгәмә Кытайдагы татарларның Татарстанда укуының әһәмияте турында барды. Дәүләт киңәшчесе Кытай татарлары белән элемтәләрне ныгыту, мондый очрашуларны күбрәк оештыру турында да әйтеп узды.

Кытай татарлары нинди ният белән Казанга укырга килә?

Кытайда 5 меңләп татар яши, алар башка илләрдәге татарлар кебек үк берләшеп яшиләр. Сабан туйлары уздыралар, очрашулар үткәрәләр. Элегрәк татар мәктәпләре дә булган, әмма татарлар биредә аз укыганга, мәктәпләрне япканнар. Колҗа шәһәрендә, бердәнбер сакланып калган татар мәктәбе бинасында бүген татар телен, мәдәниятен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар үткәрелә.

Шулай да хәзерге буын Кытай татарларының күпчелеге газиз халкы турында өлкән буыннардан гына ишетеп белә. Үзләренең халыклары турында күбрәк белер өчен алар Татарстанга укырга килә. Мондый мөмкинлекне биргән президент програмы 4 еллар элек гамәлгә кертелде. Шуннан бирле алар тарихи ватаннарына укырга кайта башлады.

Бүген Татарстанда 48 Кытай татары укый. Алар бернинди стипендия дә алмый, килешү нигездә, үз акчалары исәбенә укыйлар. Беренче чыгарылыш 2011 елда булачак. Биредә укулары чит төбәкләрдә гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калырга ярдәм итәчәк. Алар газиз җирләрен күрү, мәдәниятен өйрәнү теләге белән килә. Бу хакта 4 элек Казанга укырга килгән Кытай татары Ильзия сөйләде.

“Иң беренче теләк – үзебезнең татар янына бару иде. Аларның нинди җирдә яшәгәнен күрәсебез килде. Безнең татарларыбызның тамыры шунда дип ишеттек, шунда дип белдек. Аларның туган йорты Татарстан, Казан дип аңлаттылар безгә.

Димәк, бу безнең ана йортыбыз, ана илебез дип уйладык. Үзебезнең милләттәшләребезне күрергә теләдек. Без бөтенесе элеккеге татарлар кебек, дип уйладык. Аларның телләрен ишетергә, хәзер ничек яшәүләрен белергә теләдек.

Мин “Зәңгәр шәл”не беренче тапкыр кассетадан караган идем. Авылдагы тормышны без андагыча күз алдына китердек. Анда егетләр дә, кызлар да матур итеп, милли киенәләр. Кассетаны карагач, татарлар шулай яшидер, дип уйладым”.

“Тапшырылмаган хатлар” уйгырларда да популяр

Кытай татарларының Татарстанга килгәннәре кайтып киткәндә үзләре белән татар әдипләре китапларын, төрле журналлар ала. Үз язучыларын татарлар яратып укый. Кайберләрен хәтта уйгыр теленә тәрҗемә иткәннәр. 1980 елларда Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ын уйгыр теленә тәрҗемә итеп, китап итеп бастырганнар. Ул уйгырлар арасында бик яратып укыла, хәтта популярлашып та китә.

Күптән түгел “Тапшырылмаган хатлар” Кытай радиоалгычыннан уйгыр телендә яңгыраган. Көненә бер сәгать бара торган тапшыруда, халык арасында аеруча киң таралган әсәрләрне укыйлар.

Кытай татарларын нәрсә гаҗәпләндергән?

Кытай татарлары Казанга зур өметләр белән килсә дә, гаҗәпкә калган очраклары да аз түгел. Бөтен җирдә урысча сөйләшүләрен ишетеп аптыраган алар. Татарстанда татарча сөйләшәләрдер, дип уйлаган булганнар. Шулай ук татарларның ачык киемнәр киюләренә, хәмер эчүләренә, тартуларына, динне югалта башлауларына да шаккатканнар.

Кытай татарлары әйтүенчә, катнаш никахлар да алар өчен бик гаҗәп тоелган, чөнки Кытайда төрле дин кешесе беркайчан да гаилә кормый икән.

Төрле кимчелекләр күрсәләр дә, монда килеп укулары өчен үкенмиләр. Чөнки үз халыклары янында яшәп, телне, мәдәниятне өйрәнәләр. Аны киләсе буыннарга да тапшырачакбыз, ди Кытай татарлары.
XS
SM
MD
LG