Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 17:18

"Кытайда милли телләрдә белем алу мөмкинлеге Русиядән күбрәк"


Синҗан-Уйгыр төбәгенең Ташкурган-Таҗик бүлгесендәге бер мәктәптә таҗик балалары кытай телен өйрәнә (архив фотосы)

Азатлык радиосының даими укучысы, АКШтагы Джонс Һопкинс университеты аспиранты Сансар Чәхирмаа Татарстан һәм Синҗан-Уйгыр төбәкләре мисалында Русия һәм Кытайның милли сәясәтен өйрәнә. "Ике төбәкнең уртак яклары шактый булса да, аермалар да күп. Кайбер өлкәдә Татарстан алдарак бара, кайбер мәсьәләләрдә Кытайда өстенлекле яклар бар", ди ул.

Чыгышы белән Кытайның Экче Монголия төбәгеннән булган монгол егете Сансар Чәхирмаа татар телен Казанга килеп өйрәнгән булган, сорауларга татарча җавап бирә. Азатлыкның интернеттагы сәхифәсен көн саен укый. Үзенең фәнни эшендә татарларның милли яшәеше, хокуклары турында Азатлыкка китерелгән фактларга таянып яза икән.

Балтиморда урнашкан Джонс Һопкинс университетының сәяси фәннәр бүлегендә укучы аспирант Сансар Чәхирмаа фәнни эшенең кыскача эчтәлеген, беренчел нәтиҗәләрен сөйләп бирергә ризалашты.

Сансар Чәхирмаа Вашингтон Сабантуенда, 9 июль 2017 ел
Сансар Чәхирмаа Вашингтон Сабантуенда, 9 июль 2017 ел

Ни өчен Татарстан һәм Синҗан-Уйгыр төбәкләрен чагыштырга булдыгыз?

Нигездә моңа ике сәбәп булды. Беренчесе – кайбер яклары белән бу ике төбәк бер-берсенә бик охшаган. Мәсәлән, халык саны белән. Татарлар урыслардан кала Русиянең иң зур милләтләрнең берсе, Кытайда уйгырлар сан ягыннан хан милләтеннән соң икенче урында тора. Тел ягыннан да охшашлык бар, татар һәм уйгыр - икесе дә төрки телләр. Татар һәм уйгыр телләре Русиянең һәм Кытайның иң күп кулланыла торган икенче милли теле булырга тиеш.

Татарларның үзенең автономияле төбәге - Татарстан, уйгырларның махсус бүленгән районы - Синҗан бар. Татарстанда татар һәм урыслар саны тигез диярлек, Синҗанда да уйгыр һәм ханнар саны тигез диярлек. Ләкин сәяси, икътисади һәм мәдәни яктан Татарстан Синҗанны узып китә.

Әлегә Русия һәм Кытайның азчылык халыкларга карата үткәргән милли сәясәтендә аермалар таптыгызмы?

– Икесе күп милләтле дәүләт, ләкин аермалар күп. Беренчедән, дәүләт төзелешен алыйк. Русия федератив дәүләт итеп төзелгән. Анда хакимият милли республикалар (барлыгы 22) белән, аеруча Татарстан белән ниндидер вәкаләт бүлешү нигезендә гамәлгә ашырыла иде. Кытай – федератив дәүләт түгел. Анда биш зур милли автономияле район бар (Эчке Монголия, Синҗан-Уйгыр, Гуанси-Чжуан, Нинся-Хуэй һәм Тибет). Бу районнарда милли телләр рәсми рәвештә кулланыла. Район җитәкчесе титул милләттән була. Хакимият алмашуы һәм вәкаләтләрне бүлешү юк, мондый районнардагы хакимият үзәк хөкүмәтнең дәвамы булып санала.

Кытайда милләтләр өчен ил дәрәҗәсендәге мәдәни һәм белем алу оешмалары Русиядән күбрәк

Кытайда милләтләр өчен ил дәрәҗәсендәге мәдәни һәм белем алу оешмалары Русиядән күбрәк. Мәсәлән, Кытай башкаласы Пекинда азсанлы милләтләр өчен махсус университет бар (Кытайның Минзу университеты), махсус нәшриятлар һәм махсус радио-каналлар эшли. Белгәнемчә, Мәскәүдә андый мөмкинлек юк.

Русиядә азсанлы милләтләрнең уртача урыслашу дәрәҗәсе Кытайдагы аз санлы милләтләрнең уртача кытайлашу (ханлашу) дәрәҗәсеннән югарырак дип саныйм. Моны дәлил итүче саннар китерергә авыр, әмма белүемчә, бөтен Русиядә татарларның 69%ы татарча белә (2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре). Димәк, аларның 31% татарча белми, урысча гына сөйләшә. Кытайда уйгырларга килгәндә, вазгыять башка. Уйгырларның 90%ы уйгырча белә, шул ук вакытта уйгарларның 50%ы диярлек хан телен белми.

Өремчедә Сабан туе, 2010 ел
Өремчедә Сабан туе, 2010 ел

Башкача әйткәндә, Русиядә азсанлы милләтләрнең урыс телен белү дәрәҗәсе Кытайдагы шундый ук азсанлы милләтләрнең кытайча (хан телен) белү дәрәҗәсеннән югарырак.

Кайсы илдә милләтләрнең хокуклары киңрәк, милли сәясәт кайсы илдә катырак? ​

Русиядә рәсми автономиядә хокуклар Кытайдагы милли районнан күбрәк әлбәттә. Ләкин совет заманыннан калган гадәт бар, Русиядә кешеләр үз милли телләрен урыс теленә караганда азрак куллана. Милли телләрнең кулланышын, дәрәҗәсен күтәрү авыр.

Хәзер Кытайда милли телләрдә сөйләшүче укучыларга кытай телен өйрәтү дә билгеле рәвештә көчәя, азсанлы милләтләрнең киләчәк буыннары кытайча яхшырак беләчәк дип уйлыйм. Моңарчы уйгырлар хан телен өйрәнү белән бик кызыксынмады, кытайча начар белә иде.

Үзегезнең фәнни эшегездә нинди нәтиҗәләргә килдегез?

Русиядә азсанлы милләтләрнең урыслашу дәрәҗәсе Кытайдагы азсанлы милләтләрнең кытайлашу дәрәҗәсеннән югарырак

Минем күзәтүләргә караганда, титул милләтнең күпчелек милләт (урыслар һәм ханнар) белән мөнәсәбәтләре әйбәт булса, күпчелек милләтнең телен яхшы белсәләр, үз-үзләренең кем икәнен яхшы белсәләр, шул ук вакытта титул милләтнең җитәкчеләре булдыклырак булса, шул титул милләт яшәгән районның автономия дәрәҗәсе югарырак булыр. Бу Татарстан очрагына яхшы чагыла.

Сезнең фәнни тикшеренү күзлегеннән караганда Русия президенты Владимир Путинның милли телләрне мәҗбүри укытуга каршы сүзләре ничек күренә?

– Аңлавымча, Русия президенты милли телләрдә сөйләшмәүче укучыларга милли телне мәҗбүри рәвештә (мәсәлән, Татарстанда) укытуга каршы чыккан иде. Шул ук вакытта ул урыс теленең өстенлек статусы тагы да артыр дип өметләнә. Бәлки Йошкар-Олада мондый сүзләрне әйтү Казанга белдерүгә караганда җиңелрәктер, чөнки Мари Илендә мари теле начар саклана. Русия президентның мондый сүзләр сөйләве, аның азсанлы милләтләр белән бердәмлек төзергә ярдәм итмәс. Бәлкем ул бу сүзне әйтеп, милли телне белмәүче урыслар һәм азсанлы милләтләр күңеленә хуш килермен дип уйлыйдыр.

Өремчедә Сабан туе, 2010 ел
Өремчедә Сабан туе, 2010 ел

– Кытайда уйгырларга, татарларга басым ясала, мөселманнарга ураза тоту тыелган дигән хәбәрләр килә. Синҗан-Уйгыр төбәгендә кытайлаштыру сәясәте каты бара дип язалар. Русия милли сәясәт ягыннан Кытайны кайчан "куып тотачак"?

Ике илнең дә үзенчәлекләре бар. Икесендә дә азчылык милләтләр һәм күпчелек милләт арасында үзара сөйләшеп, милли сәясәтне бер-берсенә яраклаштырырга кирәк.

Синҗан-Уйгыр төбәгендә уйгарларга азмы-күпме махсус басым бар. Ләкин татарларга - юк. Кытайда татарлар саны бик аз. 2010 ел җанисәбенә караганда, аларның саны 3-5 мең тирәсе. Аларның күбесе Кытай казакълары яисә Кытай уйгырлары белән өйләнешә. Балалары гадәттә казакъча, уйгырча яки хан телен белә. Синҗанда татарлар өчен махсус яшәү урыны бар - Дачүән татар милли торак пункты. Андагы мәктәптә гарәп хәрефләре белән татарча өйрәтәләр.

Ураза тотырга рөхсәт итмәү аерым милләтләргә карамый, ураза студентларга һәм дәүләт оешмаларында, аеруча Кытай коммунистик фиркасе әгъзаларына гына тыелган.

Гомум алганда, Синҗанда уйгырлар һәм ханнарның аралары әйбәт түгел. Дуслыклары юк диярлек, өйләнешүчеләр бик сирәк. Уйгырлар элек-электән ханнар теле белән кызыксынмады, өйрәнмәде. Кытай телен яхшы белмәгәч, аларга яшәү авыррак.

Синҗанда иң зур мәсьәлә - милләтара мөнәсәбәтләр. Кытай хөкүмәте моны яхшырту өчен төрле алымнар кулланырга тырыша.

Белешмә

Синҗан-Уйгыр автономияле район – Кытайның көнбатышындагы төбәге. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.

Тарихи атамасы – Көнчыгыш Төркестан, Кытай әдәбиятендә Синцзян (1760нчы еллардан), XIV гасырга караган язмаларда һәм XVI-XVII гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырия, Уйгырстан дип аталган. Автономияле районы Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Русия, Монголия, Әфганстан, Һиндистан белән чиктәш.

Халкы – 21 813 334 кеше (2010). Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елгалар үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә гомер итә. Башкаласы – Өремче каласы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG