Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия: мөселманнар һәрдаим күзәтү астында


Азюрка авылы
Азюрка авылы

Мордовиянең татарлар яшәгән Азюрка авылында җинаятьләр кылынмаса да, авыл буйлап видеокамералар урнаштырылган. Мордовиянең Чамзинка авылында билгесез кешеләр икенче тапкыр мәчет тәрәзәләре һәм ишекләрен ватып керүгә карамастан, камера куючылар юк.

Мордовиянең Чамзинка районы үзәгендә билгесез кешеләр кабат мәчетнең кадаклаган ишекләрен һәм тәрәзәләрен ватып эченә кергән. Бу хакта Азатлыкка мәчет имамы Раил Мусин әйтте.

Раил хәзрәт әйтүенчә, мәчет инде күптән төзелеп бетсә дә, анда гыйбадәтләр кылырга рөхсәт ителми, чөнки хакимият бу рөхсәтсез төзелгән бина дигән дәгъва белдерә һәм хәтта элегрәк аны сүтәргә дә кушкан иде.

"Җәмәгатьчелек тавыш куптаргач, "юк, без алай әйтмәдек" дип кире чигенергә мәҗбүр булдылар. Әмма бина инде 2010 елдан бирле кулланышка керә алмыйча шул килеш тора. Мәхкәмәгә шикаять иткән идек - оттырдык. Тагын мәхкәмәләшү өчен адвокатка бик күп түләргә кирәк. Бер эш кенә дә 50 мең сум тора. Ә монда берничә процесс кирәк", диде ул.

Мусин сүзләренчә, яз көнне бер эшмәкәр бинаны сатып алу белән кызыксынып шалтыраткан.

"Хакимияттән күпмегә сату белән кызыксынырга кушканнар. Ул кеше бу бинаның мәчет икәнен белмәгән. Аңа хакимияттән "бинаны сатачаклар" дип әйткәннәр. Мин ул апага бу бина мәчет өчен төзелгәнен әйткәч, гафу үтенде.

Мәчетне сорап төрле җирләргә бик күп хатлар да яздык, барысы да хакимияткә җибәрә. Ә анда рөхсәтсез төзелеш дип берни эшләмиләр. Татар конгрессына да язып карадым, алар да җавап бирмәде. Казанда уза торган татар имамнары җыенында андый мәсьәләләрне күтәреп булмый. Анда барысы да алдан әзерләнгән "Проблемнар юк, барысы да яхшы" дигән чыгышлар ясала", ди Раил хәзрәт.

Аның әйтүенчә, Чамзинка авылында бер меңләп татар-мөселман яшәсә дә, алар бернинди чараларга чакырылмый. Гозерләре дә игътибарга алынмый.

"Узган ел мәчет ишек-тәрәзәләрен ваткач, мәхәлләнең элекке рәисе Рафик Мусин полициягә гариза язарга барган иде, әмма аны кабул итмәгәннәр. Мәчетне карап торырбыз, әмма гаризаны алмыйбыз дигәннәр. Менә хәзер кабат ишекләрне һәм тәрәзәләрне ватып кергәннәр. Мәчет төзелешеннән калган тимер балкаларны, вак ташларны урладылар. Полициягә барсак та файдасы юк", ди Мусин.

Ул Мордовиянең Азюрка авылында урнаштырылган видеокамералар Чамзинка мәчете янына кую файдалырак булыр иде дип шаярта.

"Шулкадәр азмаслар иде. Азюркага камераларны хакимият куйды. Безгә үзебезгә куярга туры килер иде", ди ул.

Азюрка авылында һәм аңа керү юлында 70ләп видеокамера урнаштырылган. Бу хакта блогер Расул Тавдиряков үз Facebook битендә язды.

Азатлыкка юрист Ирек Биккинин белдерүенчә, элегрәк авылда 12-13 миллион сумга полиция ныгытмасы төзелгән.

"Анда сөйләшүләрне тотып калып яздыру, интернет һәм элемтәләрне томалау җиһазлары бар. Ул бина янында камералар күп, анда тиз генә үтеп тә булмый”, ди ул.

Тавдиряков ​язуынча, Азюрка Кытыйдагы Синҗан-Уйгыр автоном төбәгенә әйләнә бара.

"Күрәсең, Кытайның Шәркый Төркестан мөселманнарына карата кулланылган тәҗрибәләр кемнедер битараф калдырмый. Авылда яшәүчеләрнең берсе миңа әйтүенчә, "шулкадәр күп камералар урнаштырдылар, инде тимер рәшәткәләр генә җитми". Миңа калса, Азюрканың һәр кешесенә чиплар тагып чыксалар Мордовия казнасына арзанракка төшәр иде", дип яза блогер.

Тавдиряков Идел.Реалиига сөйләвенчә, авылга камералар урнаштыру җирле халыкны өркетеп тору максатыннан эшләнә.

"Хакимият мәктәптә яулыклар мәсьәләсендә үзен җиңелгән итеп хис итәргә теләми. Шуңа "күндәм булмасагыз киләчәктә яхшылык көтмәгез" дип куркытып куялар", ди ул.

​Узган ел Азюрка авылында укытучылар һәм укучыларга мәктәптә яулыктан йөрү тыелды. Бу шау-шу бөтен дөньяга диярлек таралды һәм мәхкәмәләшүгә кадәр барып җитте.

Әлеге яулыклы кызларны яклап йөрүчеләрнең берсе "Рамазан" мәчете имамы Равил Әхмәтовның май аенда өендә тентү булды. Куәт оешмалары аның ятагы астында гранат табылуын әйтте. Авылдашларының күпчелеге моны шул яулыклы кызларны яклау һәм Әхмәтовның авылдагы актив җәмәгать эшчәнлеге белән бәйләде. Алты ай тикшерү изоляторында тотылганнан соң, җомга көнне мәхкәмә "Рамазан" мәчете имамын шартлы рәвештә өч ел ярымга хөкем итте.

"Рамазан" мәчетеннән кала бу татар авылында тагын сигез мәчет бар. Аларда да вакыт-вакыт тикшерүләр булып тора. Быелның 1 июнендә "Җомга" мәчетенә намазга килгән мөселманнарның документлары тикшерелде.

Русия белән Кытай арасында югары технологияләр мәсьәләсендә хезмәттәшлек алып барылган мәлдә камералар урнаштыру Азюрка мөселманнарын тагын шүрләтте. Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә мөселманнарны күпләп тоткарлаулар барганы мәгълүм һәм моның өчен йөзне танырга мөмкинлек бирүче камералар кулланыла. Русиядә шулай ук мондый система гамәлгә кереп бара. Бу хакта Русия төзелеш министры урынбасары әйткән иде. Министрлык киләчәктә "Акыллы шәһәр” проекты кысаларында йөзләрне танучы биометрик систем кертергә уйлый. Мисал өчен, аны җәмәгать транспортында кулланып булачак. Әлеге систем кешене танып, аның хисабыннан юл бәясен ала алачак.

Белгечләр Синҗан төбәгендәге мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе киләчәктә Русия мөселманнарына карата да кулланылырга мөмкин дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG