Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чамзинкада төзелеп беткән мәчетне сүттермәкчеләр


Чамзинка мәчетендә тәрәзәләр һәм ишекләр генә куясы калган
Чамзинка мәчетендә тәрәзәләр һәм ишекләр генә куясы калган

Мордовиянең Чамзинка районында мәчет имамы бу көннәрдә мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр, чөнки аларга мәчет төзелгән урынны бушатырга кушылган. Чамзинка имамы ярдәм сорап Татарстан президентына да хат язган.

Мордовиянең бер меңләп татар яшәгән Чамзинка районында мәчет төзелеше 2010 елда башлана. Халык та, күрше-тирә авыл-район мөселманнары да аның төзелешенә акчалар җыя, әмма районга яңа хакимият җитәкчесе килгәч бу эш көрчеккә терәлә. Хәзер инде Чамзинка бистәсе имамы Раил хәзрәт Мусин мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр.

"30 июльдә Мордовия арбитраж мәхкәмәсендә бу эш өченче тапкыр каралачак. Без мәчетне үзебезгә түләүсез кулланышка бирүләрен сорыйбыз, чөнки хәзер ул арендага бирелгән дип санала икән.

Хакимияттә мәчет төзелеше өчен рөхсәт кәгазегез юк, диләр. Әмма безнең хакимият белән җир алу, аның чикләрен билгеләү турында килешүебез бар. Әлеге килешүне алар безгә бирмәде, ә үзләрендә калдырды. Без мәчет дини оешма буларак безгә канун нигезендә түләүсез кулланышка бирелгән дип санаган идек, ә ул арендага тапшырылган дип язылган икән. Өч ел буе безгә бу хакта беркем бер сүз дә әйтмәде, акча да сорамадылар, квитанция дә килмәде. Менә хәзер мәчет өчен рөхсәт кәгазьләре ясый башлагач һәм 50 мең түләп документлар ясагач, барысы да калкып чыкты. Хакимият сез акча түләмәү сәбәпле, килешүне өзәбез дип хат җибәрде.

Рөхсәт кәгазен булдырмауга килгәндә, безнең адвокатыбыз инде аларга мисаллар белән аңлатты. Менә 2018 елда Мордовиядә узачак Дөнья футбол чемпионатына стадион төзелеше күптән башланса да, рөхсәт кәгазен әле генә алуларын әйтте. Мондый мисаллар җитәрлек. Чиркәүләр дә төзелгәч кенә рөхсәт ала.

Раил хәзрәт Мусин
Раил хәзрәт Мусин

Мин Дубенский районында да имам булып торам. Анда рөхсәт документлары булмаса да, мәчет ун ел эшләде. Хакимият белән сөйләшкәч мәчетне безгә 49 елга түләүсез куллануга бирделәр. Хәзер генә рөхсәт документларын эшлибез. Чамзинкада безнең мәчет булуын теләмиләр, шуңа гел аяк чалалар”, ди ул.

Нишләргә белмчә аптыраган имам Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татарларга мәчетләр төзергә рөхсәт бирмәүгә аптыравын белдергән бер чыгышын ишетеп аңа хат язарга булган.

“Аның хакимияте бу хатны Бөтендөнья татар конгрссына төшергән. Алардан бернинди дә җавап юк, бернинди хәрәкәт сизелми.

Чазминкадагы халык хакимиятнең бу гамәлләренә ачулы. Шуңа без хакимияткә әйттек: "Халык белән үзегез эшләгез, чөнки безнең инде аларны тынычландырырлык көчебез калмады. Без үз өстебездән бу җаваплылыкны төшерәбез. Берәр каршылык чарасы була калса, имамнар гаепле дип әйтмәгез, дидек.

Кайбер Мордовия мөфтиләре татарларның бөтен мәнфәгатьләре кайгыртыла дип сөйләргә ярата. Алар Чамзинкага килеп татарлар белән сөйләшеп карасыннар. 1000 татарның хәлен белешсеннәр?», диде Мусин.

Аның әйтүенчә, алар мәчетне башка урында да салырга риза икән, чөнки хакимият аны юл янында төзүләренә дә канәгатьсез икән.

“Алайса, төзегән мәчетнең хакын кайтарыгыз, башка урында төзибез, дидек. Юк, алар килешми. Юл янында мәчет бик матур күренә. Ул бит Татарстан, Чуашстанга барганда күркәм булып күренеп кала.

Хакимият җирле газет аша әлеге мәчет урнашкан җирне киләчәктә кулланыла алырлык дәрәҗәгә китерергә кушкан. Безнең аңлавыбызча, димәк мәчетне юк итәргә тиешбез. Татарлар белән булган бер җыелышта хакимият вәкиле килгән иде һәм без аңа: "Нәрсә, мәчетне сүтәргә кушасызмы?" дидек. Ул бер сүз дә дәшмәде. Шуннан соң мине динара каршылык тудыруда гаепли башладылар. Мин әйттем, әгәр динара нәфрәт тудыра дип уйлыйсыз икән, мәхкәмәгә бирегез, дидем. Шуннан соң Дубенский район хакимиятенә дә мине контрольдә тотарга кушканнар.

Эше беткәч тә мәчетне куллана алмавыбызга йөрәк елый.

Безгә Саранскидан прокуратура тикшерү җибәргән иде һәм алар мәчеттә бернинди эшләр эшләмәскә куштылар, юкса, штраф салабыз, диделәр.

Үзара сөйләшкәндә хакимияттәгеләр азаннан куркуларын әйттеләр. Имеш тынычлыкларын бозачакбыз, аларга йокларга ирек бирмәячәкбез икән. Без татар авылы булмагач, азан кычкырмыйбыз, чөнки урысларны мәчеткә чакырасы юк диде”, ди ул.

XS
SM
MD
LG