Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Азюрка имамы Равил Әхмәтовны өч ел ярым шартлы җәзага хөкем итте


Равил Әхмәтов

Равил Әхмәтов сак астыннан азат ителде.

Мордовиянең Ромодан районы мәхкәмәсе Азюрка авылының "Рамазан" мәхәлләсе рәисе Равил Әхмәтовны (58 яшь) гаепле дип табып өч ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Әхмәтов өч ел дәвамында ниндидер җинаять кылса, өч ел ярымга төрмәгә ябылачак. Бүген ул сак астыннан азат ителде.

Равил Әхмәтов май аеннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Ул Русия җинаять кодексының 222нче маддәсенең беренче өлеше (канунсыз рәвештә корал һәм аның кайбер өлешләрен алу, тапшыру, саклау, йөртү), 222.1 маддәнең беренче өлеше (канунсыз рәвештә шартлаткыч матдәләрне һәм шартлаткыч әйберләрне алу, тапшыру, саклау, йөртү) һәм 228нче маддәнең икенче өлеше (наркотик һәм психикага тәэсир итә торган матдәләр әйләнешендә канун бозу) нигезендә гаепләнде.

Әхмәтов өендә тентү уздырган куәт оешмалары аның ятак астыннан ике төрле гранаталар һәм йөзләрчә патрон табылды дип белдерде. Өстәвенә, хуҗаның кесәсеннән бер грамм чамасы наркотик матдә дә чыкты диләр.

Әхмәтовны яклаучылар наркотик һәм шартлаткычлар аның йортына тентү вакытында ташланган дип белдерде. Берничә ел элек Әхмәтов мәктәптә яулыклы кызларны яклап йөргән иде. Бу шуның өчен аннан уч алырга тырышу дип әйтүчеләр дә булды.

Вконтакте, Facebook, Instagram челтәрләрендә Равил Әхмәтовны яклап постлар чыкты. Алар #Ахметовневиновен, #Ахметовчелендж, #Ahmetovchallenge дигән Һештеглар белән билгеләнгән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG