Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль челтәрләрдә Азюрка имамы Равил Әхмәтовны яклау чарасы бара


Равил Әхмәтов
Равил Әхмәтов

Социаль челтәрләрдә Мордовиянең татарлар яшәгән Азюрка авылы мөселман оешмасы рәисе Равил Әхмәтовны яклап флешмоб башланды. Төрле кешеләр "Равил Әхмәтов гаепле түгел" дип видеолар урнаштыра.

Май аеннан бирле СИЗОда тотылучы Азюрка авылының "Рамазан" мөселман оешмасы рәисе 58 яшьлек Равил Әхмәтовны яклап Вконтакте, Facebook, Инстаграм челтәрләрендә постлар чыкты. Алар #Ахметовневиновен, #Ахметовчелендж, #Ahmetovchallenge дигән хештеглар белән билгеләнгән.

Әхмәтовның адвокаты Марат Ашимов та "Равил Әхмәтов гаепле түгел" дип видео урнаштырды.

Азюрка авылының "Рамазан" мөселман оешмасы рәисе 58 яшьлек Равил Әхмәтов май аеннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Күптән түгел ул Ромодан районы мәхкәмәсе каршына басты.

Равил Әхмәтов Русия җинаять кодексының 222нче маддәсенең беренче өлеше (канунсыз рәвештә корал һәм аның кайбер өлешләрен алу, тапшыру, саклау, йөртү), 222.1 маддәнең беренче өлеше (канунсыз рәвештә шартлаткыч матдәләрне һәм шартлаткыч әйберләрне алу, тапшыру, саклау, йөртү) һәм 228нче маддәнең икенче өлеше (наркотик һәм психикага тәэсир итә торган матдәләр әйләнешендә тәртипләрне бозу) нигезендә гаепләнә. Гаепле дип табылган аңа наркотик саклау өчен 3-10 ел, ә шартлаткыч матдәләр саклау өчен биш ел яный.

Әхмәтовны яклаучылар наркотик һәм шатрталткычлар аның йортына тентү вакытында ташланды дип белдерә, аны "башкаларга сабак булсын өчен хөкем итәләр" дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG