Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:45

Мордовиянең Азюрка авылындагы җәнҗал аны бар Русиягә танытты. Җирле түрәләр мөслимә укытучыларга яулыкларын салмасалар, эштән куу белән яный. Күпләргә үрнәк булырдай, уңышлы һәм чәчәк атучы, сигез мәчетле шушы авыл турында белешмә тәкъдим итәбез.

Азюрка (Белозерье) – Мордовиянең Ромодан районындагы татар авылы. Аның элекке исеме нинди булганлыгы төгәл билгеле түгел, төрле фаразлар бар. Хәзер аны татарча Азюрка дип йөртәләр. Белозерка исеме чиста сулы Белое күленә бәйле рәвештә килеп чыккан булырга охшый.

Авылга кайчан нигез салынганлыгы билгеле түгел. Бер гасыр элек яшәгән тарихчы Алексей Хвощев (1870-1935) авылга 1647-1654 елларда хәрби хезмәттәге татарлар тарафыннан нигез салынган дип яза. 1869 елда “Пенза губерниясендәге кешеләр яшәгән урыннар исемлегендә” “Белозерье (Озерки) – Сарански өязендәге 78 йортлы “казенный” авыл”, дип яза Хвощев.

1913 елда Азюркада өч мәчет, алты кибет була. 1928 елда Азюрка Мордовиянең Ләмберә исемле татар милли районына керә.

1929 елда авылда “Яңа Тормыш” исемле күмәк хуҗалык оештырыла. 1950 елда аңа күрше татар авылы Инәтнең “Яңа фикер” күмәк хуҗалыгын да кушалар.

1963 елда Ләмберә милли районы таратыла һәм аның җирләрен Ромодан районы белән Иске Шайгы районнарына кушалар. 1967 елда Ләмберә районы яңадан торгызылганда Азюрканы Ромодан районында калдыралар. 1996 елда авылда “Ялкын” исемле авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы оештырыла.

Хәзерге тормыш

Хәзер 680 йортлы Азюркада 3500ләп кеше яши, урта мәктәп, медицина йорты, мәдәният сарае эшләп килә. Мәктәпкәчә яшьтәге 350ләп бала булуга карамастан балалар бакчасы әле дә төзелмәгән.

Авыл халкы бик дини. Азюркалар әйтүенчә, халыкның 90 проценты биш намазын калдырмый. 1995 елдан бирле туйлар хәмерсез уздырыла, кибеттә хәмер, тәмәке сатылмый. Барлык хатын-кыз яулык бәйләп йөри.

Авылның сигез мәчетендә дә биш вакыт намаз укытыла, кайберләрендә ислам нигезләре өйрәтелә, көръән-хафизлары бәйгеләре уздырыла. Җәен Азюркада Мусабака бәйрәме үтә. Ул төрле спорт ярышлары һәм ислам белемнәре бәйгесе рәвешендә оештырыла.

Азюркадан ел саен 50-60 кеше хаҗга бара. Авылда Русиядәге һәм чит илләрдәге дини уку йотларында укучы яки инде тәмамлаган кешеләр күп яши.

Биредә спортны да бик яраталар. Авылның Мордовиядә ике тапкыр чемпион булган үз хоккей такымы бар. Азюркиларның минифутбол такымы исә Идел буе төбәге мөселманнары беренчелегендә җиңде. Грек-рим көрәше секциясе дә зур уңышларга иреште – Абдулваһап Асаинов берничә мәртәбә Русия чемпионы булды, Европа һәм дөнья беренчелекләреннән бүләкләр алып кайтты.

20 гасыр башында авылда өч мәчет була. 1877 елда төзелгән беренчесендә 651 кеше теркәлгән. Икенче мәчетне (608 кеше) төзергә рөхсәт 1905 елда, өченчесенә (441 кеше) 1906да бирелә. Совет чорында алар юк ителә.

Күренекле азюркилар

Биредә медицина фәннәре докторы, 1993-2010 елларда Мордовия сәламәтлек саклау министры булган, 2010 елдан хәзергәчә республика парламенты рәис урынбасары Рафаил Аширов туган.

Касперски лабороториясе програмнарын язучыларның берсе Хафиз Асаинов та чыгышы белән Азюркидан.

Азюркидан ике генерал да чыккан – Камил Кудряев һзм Равил Халиков.

Азюркилы Рәфыйк Салихов Ромодан районы башлыгы булды, соңрак “Мордовавтодор” ширкәтен җитәкләде.

Фәйзә Янгличева – Мордовия Югары мәхкәмәсе хөкемдары.

Авыл халкы үз акчасына мәчетләр, юллар сала, авыл инфраструктурасын яхшырта. Үзләренә ике хоккей корты төзегәннәр. Йортлары янганнарга күмәкләшеп булышалар, ярлыларны да ярдәмсез калдырмыйлар.

Совет чорында һәм хәтта 2000 елга кадәр Азюрки мәктәбендә белем бирү дәрәҗәсе бик түбән булган, ә 7 сыйныфтан өлкәнрәк кызлар киленлеккә урлаудан мәктәпкә йөрми торган булган. Соңгы елларда исә, бигрәк тә Равил Миняев мөдир булганда белем бирү дәрәҗәсе шактый яхшырган, ә кыз урлау бөтенләй беткән.

1978 елда төзелгән Азюрка мәктәбендә 370тән артык бала укый. Күпләре район һәм республика белем олимпиадаларында катнашып беренче урыннарны ала.

2014 елда Ромадан районыннан медаль алган бердәнбер укучы Азюрка кызы Ләйсән Асаинова булды. Мордовия башлыгы Владимир Волковның медальләр тапшыру тантанасына эләгү өчен аңа яулыгын салу таләбе куелган. Ләйсәнгә медаль үз мәктәбендә тапшырылды.

Азюркадан 1997 елда динче Олег Марушкин тәэсиренә эләгеп 90нчы еллар ахырында һәм 2000нче еллар башында егермеләп гаиләнең шәригать кануннары белән яшәү өчен Вәзирстанга (Пакстандагы вилаять) китүен әле һаман да матбугатта бу авылны һәм аның халкын каралтып күрсәтү, махсус хезмәтләрнең һәм полициянең вакыт-вакыт тентүләр, чолгап алып “чистартулар” уздырып торуын аклау өчен әле дә искә алынып килә.

Соңгы ике елда Мордовия басмалары берничә азюркалының Вәзирстаннан Сүриягә күченүе һәм анда Асад хакимиятенә каршы сугышта катнашуы турында даими кабатлап килә. 2013 елда Азюркадан Мисырга укырга киткән Янгличевның да 2014 елда аларга кушылуын язалар. Янличевның абзые Равил Абдулловны аңа финанс ярдәме күрсәткән өчен биш елга ябып куйдылар. Джебхат-ан-Нусра төркемендә сугышучы азюркиларны Мордовия басмалары нигәдер гел “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркемдә сугышучылар дип күрсәтеп килә.

XS
SM
MD
LG