Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азюрка мәчетендә мөселманнарның документларын тикшерәләр


"Җомга" мәчете
"Җомга" мәчете

Мордовиянең татарлар яшәгән Азюрка авылының "Җомга" мәчетендә җомга намазыннан чыгучы мөселманнарны куәт оешмалары көтеп торган.

Мордовиянең Азюрка авылындагы "Җомга" мәчете куәт оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан камап алынган. Бу хакта Facebook битендә Ирек Биккинин хәбәр итә.

"Мәчеттән чыгучы мөселманнарның документларын тикшерәләр һәм фотога төшерәләр", дип яза ул.

Бу көннәрдә Азюркада "Рамазан" мәчете имамы 58 яшьлек Равил Әхмәтов кулга алынган иде.

Авылда өч мең кешегә сигез мәчет бар.

XS
SM
MD
LG