Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай һәм Русия: мөселманнарны күзләү хезмәттәшлеге


Кытай авыл-хуҗалыгы министры Хань Чанфу (с) һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Кыр көне-2017" агросәнәгать күргәзмәсендә

Русия белән Кытай ике арадагы хезмәттәшлекне арттыра бара. Синҗан төбәгендәге мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе киләчәктә Русия мөселманнарына карата да кулланылырга мөмкин.

22 август көнне Казанда Кытай баш консуллыгы бинасы ачыла. Әлеге чарага Кытайның Русиядәге илчесе Ли Хуэй килергә тиеш. 2016 елның октябрендә ачылган консуллык хәзерге вакытта "Сувар Плаза" сәүдә үзәгендә эшли.

Кытайның Казандагы баш консулы У Инцинь күптән түгел Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашуда консуллык ачылу Кытайның Татарстан һәм Идел буе федераль бүлгесе төбәкләре белән хезмәттәшлекне арттыру күрсәткече дип белдерде.

Татарстан белән хезмәттәшлекне арттыруга Пекин сөенсә дә, республика халкы, бигрәк тә мөселманнар моңа шикләнеп карый.

Кытайда мөселманнарны, шул исәптән татарларны да "яңадан тәрбия бирү үзәкләренә" ябу турында халыкара киңкүләм мәгълүмат чаралары язып чыкты. Билгеле булганча, берничә ел элек Русия һәм Кытай этник һәм дини сәясәт өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру турында килеште. Әлеге хәлләр 2016 ел уртасыннан башланды. Шул елның 25 июлендә Федераль милли эшләр агентлыгы башлыгы Игорь Баринов Кытайдагы милли эшләр дәүләт комитеты җитәкче урынбасары Чэнь Гайху җитәкчелегендәге вәкиллекне кабул итте. Нәтиҗәдә ике оешма арасында хезмәттәшлек килешүен әзерләү турында билгеле булды.

Инде шул ук елның октябрендә Баринов җитәкчелегендәге вәкиллек Кытайга барды. "Кытай халык республикасы белән мөһим мәсьәләләрдә хезмәттәшлек итү потенциалы зур", дип китерде Баринов сүзләрен үл җитәкләгән агентлыкның матбугат үзәге.

Икенче очрашуда сүз инде ике оешма арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләсенә төгәллекләр кертелде. Тарафлар үзара аңлашу, хезмәттәшлекне арттыру меморандумы өлгесен тикшерде. Әлеге документның ни дәрәҗәдә гамәлгә кергәне билгеле түгел, әмма хакимиятләр арасында аралашулар арткан.

Ул аралашулар милли һәм дини өлкәдә генә түгел, ә югары технологияләр мәсьәләсендә дә алып барыла. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып аны бәян иткән иде.

Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. Күп урында тимер эзли торган капкалар урнаштырылганы турында элегрәк Азатлыкка Ренат Насыйров та сөйләгән иде.

Кытай хакимияте мөселманнарны хәмер эчәргә, Коммунистлар партиясенә дан җырларга өйрәтә

Кытай хакимияте заманча техниканы куллануны арттыру җәмгыять иминлеге өчен кирәк дип аңлата. Төп максаты – мөселманнарны өркетү хакында ләм-мим. Ә Кытайга барган чит ил вәкилләре җирле халык шул кадәр куркытылган хәтта урамда да бер-берсе белән аралашудан курка дип әйтә. Хәтта туганнары чит илдә яшәгән мөселманнар, Кытайдагы үз якыннарына зыян килүдән куркып, алар белән аралашмаска тырыша. Азатлыкка бу хакта Австралиядә яшәүче Рауза Вәли әйтте.

Кытай хакимияте мәхкәмәсез, тикшерүләрсез генә мөселманнарны тоткарлап тәрбия бирү лагерьларына тутыра. Анда аларны хәмер эчәргә, Коммунистлар партиясенә дан җырларга өйрәтә. Шул ук вакытта рәсми Пекин бу мыскыллауларны экстремизм белән "чирләгән" мөселманнарны әлеге идеологиядән арындыру дип аңлата. Буйсынмаганнарны ач тота яки башкача җәзалый.

Кытай белән хезмәттәшлек иткән Русия милләтләр эшләре агентлыгы экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәшне активлаштыра. Бу аеруча интернетта алып барган эштә сизелә. Кайбер белгечләр моны башкача фикерләүчеләрне бастыру буларак бәяли.

Бу темага: Кытайда "акылга утырту" сәясәте. Татарларга да керештеләр

Былтыр Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте програмын тормышка ашыруга 26 миллиард сум бүлеп бу өлкәдә эшләүчеләрне сөендерде. Бу хакта Баринов әйтте. Ул интернетның экстремизмга каршы көрәш мәйданчыгы булырга тиешлеген ассызыклады. Милләтләр эшләре агентлыгы тарафыннан интернетта төрле конфессия кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне тәүлек буе күзәтүче ясалма интеллект булдырылган. Интернетта ниндидер шикле нәрсәләр туганда бу програм кирәкле оешмаларга шунда ук хәбәр итәчәк. Мисал өчен, кемдер Вконтакте яки Facebook-тагы битендә дини темага мыскыллаучы язма яки милләтара нәфрәт тудыручы берәр нәрсә урнаштырса, бу хактагы мәгълүмат тиз арада җирле яки төбәк дәрәҗәсендәге тиешле түрәләргә барып җитәчәк. Тикшерүгә фотоларга аңлатмалар да, үзара сөйләшүләр дә эләгүе ихтимал.

Русиядә 2017 елда социаль челтәрләрдәге язмаларны уртаклашулар һәм лайклар өчен 282нче маддә нигезендә 461 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Җинаять кодексында мондый гаепләүләр өчен алты елга кадәр төрмә каралган.

Русия президенты Владимир Путин һәм Кытай башлыгы Си Цзиньпин
Русия президенты Владимир Путин һәм Кытай башлыгы Си Цзиньпин

"Коммерсант" язуынча, бу көздә Русия БМОга кибериминлек өлкәсендә ике яңа инициатива тәкъдим итәчәк. Сүз дәүләтләрнең интернетта үз-үзләрен тотуы тәртибе җыелмалары һәм киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш системын төптән үзгәртү турында сүз бара. Мәскәү АКШ һәм Европа берлеге илләренең мондый тәкъдимне кабул итәчәгендә шикләнеп ОДКБ, ШОС, БРИКС дәүләтләре яклавына өметләнә. Моннан тыш, Русия хөкүмәте шулай ук альтернатив интернет булдыру эшенә керешкән һәм бу өлкәдә Пекин белән хезмәттәшлек итә.

Мәскәүне IT-инженер һәм Пекинның почта һәм телекоммуникацияләр университетының элекке ректоры, хәзерге вакытта компьютер челтәре һәм мәгълүмати иминлек идарәсе үзәге баш инженеры Фан Биньсин идеяләре аеруча кызыксындырган. Ул Кытайда интернет-цензура системын булдыруга төп өлеш керткән шәхес. Инженерның "Алтын калкан" дип аталган системы ярдәмендә Кытай җитәкчелеге илдә интернетны контрольдә тота. Фан Биньсин еш кына Кытайга дустанә булган илләр форумнарына йөреп үзенең "киберсуверенитет" концепциясен алга сөрә.

Шул ук вакытта Русия хакимиятләре ватандашларны контрольгә алу өчен чаралар күрүне дәвам итә. Мисал өчен Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы "Яровая кануннары" таләпләрен үтәр өчен абонентларны яңа сим-карталарга күчерергә планлаштыра. Әлеге сим-карталарны ФСБ хупларга тиеш булачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG