Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайның Alibaba ширкәте Иннополиста логистик үзәк ачарга мөмкин


Иннополис шәһәре
Иннополис шәһәре

Кытайның Alibaba ширкәтенә Татарстанның Иннополис шәһәрендә логистик үзәк ачу тәкъдим ителде. Бу хакта ширкәтнең баш офисында узган республика президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Alibaba җитәкчелеге белән очрашуда белдерелде.

"Яңа төзелеп килүче Иннополис шәһәрендә без дөнья стандартлары дәрәҗәсендәге инфраструктура булдырдык. 2017 ел йомгакларына караганда, биредә гомум инвестицияләре 11 млрд сум тәшкил итүче 60 ширкәт-резидент теркәлгән. Без "Alibaba" белән хезмәттәшлек итәргә, шул исәптән, Иннополиста ширкәтнең җитештерү корылмаларын урнаштыру һәм аның Татарстанда логистика үзәген ачуга әзер", дип китерә Миңнеханов сүзләрен президентның матбугат хезмәте.

Alibaba Group — интернет коммерция өлкәсендә эшләүче Кытай ширкәте. Alibaba.com сайты да әлеге ширкәткә карый. Штаб фатиры Ханчжоу шәһәрендә урнашкан.

Татарстан президенты ике көнлек эш сәфәре белән Кытай республикасында йөри. Анда ул Чжэцзян һәм Фуцзянь провинцияләре җитәкчелеге белән очрашты, кайбер сәнәгать ширкәтендә булды.

XS
SM
MD
LG