Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кытай йогынтысыннан качып булмый, үз мәнфәгатебездә файдаланырга кирәк"


Рөстәм Миңнеханов Кытайга килде
Рөстәм Миңнеханов Кытайга килде

Татарстан президенты ике көнлек эш сәфәре белән Кытайга килде. Анда хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды. Кытай йогынтысыннан качып булмый, аны үз мәнфәгатьләреңдә кулланырга кирәк дигән фикер алга сөрелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 17-18 ноябрь Кытайда булды. Соңгы ике елда Татарстан делегациясе Кытайга, кытайлар Татарстанга ешлады дияргә мөмкин. Белгечләр, Кытай йогынтысыннан качып булмый, ләкин аның инвестицияләре республикага файда китерә, ди.

Кукмара белән Юйхуань ​хезмәттәшлеккә әзер, Huaweiне Иннополиста көтәләр

17 ноябрь Миңнеханов Кытайның Шаньдун провинциясенә килде. Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан делегациясендә вице-премьер, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм "КАМАЗ" җитәкчесе Сергей Когогин да бар.

Шандунь – Кытай халык республикасының күп кешеле һәм иң бай провинцияләренең берсе. Татарстанда эшләп килүче Haier көнкүреш техникасы җитештерү ширкәте нәкъ шунда урнашкан.

Вэйфана шәһәренә бару кысаларында Татарстан президенты Weichai Power җитештерү ширкәте мәйданчыкларын карады. Әлеге ширкәт моторлар, электр генераторлары, тәгәрмәчле транспорт чаралары һәм автомобильнең аерым өлешләрен җитештерүдә алдынгылардан санала. Корпорация үз тауарлары белән Русияне, шул исәптән КАМАЗны да тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов Weichai Power ширкәтендә
Рөстәм Миңнеханов Weichai Power ширкәтендә

Рөстәм Миңнеханов Шандунь провинциясе җитәкчелеге белән очрашып төбәкара хезмәттәшлекне алга таба үстерү юллары турында сөйләште.

18 ноябрь Татарстан президенты Tidfore Heavy Equipment Group ширкәте җитәкчелеге белән очрашты. Шулай ук Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре мэры Ло Цзямин һәм Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре мэры У Цайпин белән очрашып сөйләште. Очрашулар кысаларында Түбән Кама шәһәре белән Мэйшань һәм Кукмара шәһәре белән Юйхуань шәһәре арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

Татарстан делегацияcе Кытай югары технологияләр күргәзмәсе эше белән танышты, анда Татарстан президенты Шэньчжэнь күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Су Яньвэй белән очрашты. Шулай ук ул Huawei ширкәте офисында булды. Huawei ширкәтенә Миңнеханов Иннополиста үз үзәген булдырырга, КФУ нигезендә Huawei академиясен ачуны тәкъдим итте.

Татарстан президенты Кытай инжиниринг корпорациясе (САМСЕ) һәм Кытай әйләнә-тирә мохитне саклау корпорациясе (CNEPG) җитәкчелеге белән дә очрашты.

Якшәмбе Миңнеханов Вьетнамга эш сәфәре кыла.

Кытайның Татарстанга файдасы бар

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

Икътисад фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко, ​респбуликаның төп икътисади партнерлары - Европа илләре, ди. "Көнчыгышка карап эш йөртү максаты куелган, әлбәттә, ләкин әле бу тормышка начар ашырыла. Киләчәктә бу юнәлешкә игътибар зуррак булыр дип уйлыйм. Татарстан кайсы илдә икътисади файда бар, шул ил белән кызыксына. Моны без Миңнехановның АКШка баруында да, Кытайга баруында да күрәбез. Татарстан бик прагматик эш йөртә һәм Русиягә инвестицияләр кертүдә арадашчы булып тора", диде Азатлыкка Хоменко.

Аның сүзләренчә, Кытай йогынтысыннан барыбер качып булмаячак. "Алар үзләренә файда китергән өлкәләргә акча сала. Шуңа күрә Кытай белән хезмәттәшлек иткәндә республика һәм ил мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк һәм алдан әзерләнгән проект нигезендә генә эшләргә кирәк", дип саный икътисад белгече. Хоменко фикеренчә, Кытай өчен иң беренче чиратта, чималның беренчел эшкәртү продуктлары, чимал, нефть-химия өлкәсе кызыклы. Анда электр техникасы, машина төзелеше зур үсеш алган, әлеге өлкәдә дә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бар, ди ул.

Авыл хуҗалыгында исә Кытай әлллә ни зур экспансия уздыра алмас дип саный Хоменко. Чөнки төрле табигать-климат зоналарында яшәү сәбәпле, бу өлкәдә хезмәттәшлек технологияләргә генә бәйле булырга мөмкин. "Авыл хуҗалыгы технологияләрендә без артта калабыз, ә Кытайның безгә бу очракта файдасы була ала", ди фән докторы.

Хоменко сүзләренчә, Кытай ахыр чиктә ике якны да канәгатьләндерә торган шартлар куя, ике якка да файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итә. "Бер мисал китерәм. Кытай Австралиянең Дарвин шәһәрендә АКШ хәрби базасы янында диңгез порты үсешенә зур акчалар сала. Америка Австралиягә бу нисбәттән дәгъва белдерә: ничек инде АКШ хәрби базасы янында Кытай үз мәнфәгатьләрен кайгырта? АКШның иң көчле партнерларының берсе булган Австралия Кытай инвестицияләреннән баш тарта алмады", дип сөйли Хоменко.

Татарстандагы кытайлар

Кытай белән Татарстан арасында тауар әйләнеше күрсәткече артканнан арта бара. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2017 елның беренче яртысында былтыргы шул чор белән чагыштырганда ул 75%ка арткан һәм 280 млн доллар тәшкил иткән. 2016 елда тауар әйләнеше 372 млн доллар тәшкил иткән иде. Шул ук вакытта Европа илләре белән чагыштырганда бу зур саннар түгел.

Берничә көн элек кенә Татарстан президенты Кытайның Haier ширкәтенең Русиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Алар Чаллыдагы "Мастер" Кама индустриаль паркы (КИП) җирлегендә суыткыч җайланмалар җитештерү заводы эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Чаллыда суыткычлар җитештерү корылмасын Haier ширкәте былтыр ачкан иде. Кытай инвестицияләре 55 миллион доллар тәшкил итте диелде. Ширкәттә 500ләп кеше эшли, аларның 30ы – кытайлар. Ширкәт Татарстанда тагын бер завод төзи. Бу юлы ул кер юуу машиналары җитештерәчәк. Шулай ук әлеге Кытай инвесторы республикада 2019 елга индустриаль парк төзергә җыена. Анда ил бер миллиард доллар салырга планлаштыра.

Чаллыда Haier суыткычлар җитештерү корылмасы
Чаллыда Haier суыткычлар җитештерү корылмасы

2016 елда Менделеевскида CNCEC Кытай корпорациясе төзегән "Аммоний" минераль ашламаларны җитештерү буенча завод ачылды.

2016 елдан Казанда Кытай халык республикасының генераль консуллыгы эшли. 2017 елның сентябрендә Русия-Кытай комиссиясенең сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек хөкүмәтара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда да Кытайдан зур делегация килде.

Соңрак, октябрьдә Кытайның Цицикар шәһәре вәкилләре килеп Татарстан белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү нияте барлыгын белдерде. Алар "Яңа Тура" технополисы, "Казан" агросәнәгать паркын карадылар.

"Кытайларны монда алып килергә ярамый"

Июльдә Лаешта узган "Кыр көне-2017" агросәнәгать күргәзмәсенә дә Кытай делегациясе килеп китте. Ләкин Татарстан фермерлары Кытай белән авыл-хуҗалыгы тармагында хезмәттәшлеккә шикләнеп карый. Ил түрәләренең кытайларны Русиягә, Татарстанга алып килү сәясәте ил өчен, республика өчен катастрофа булачак, ди алар.

Башкортстанда да кытайлар килүен бик өнәп бетермиләр. Әйтик, Сибай шәһәрен тирәсендә кытайлар төзергә җыенган цемент заводы тирәсендә дә шау-шу тынмый. Корылма 2018 елга төзелеп бетәргә тиеш. Аның инвесторы Кытайның Сычуань вилаятеннән. Проектка 205 миллион доллар акча салынырга тиеш. Корылма көненә биш мең тонна цемент чыгару куәтенә ия булачак. Ләкин Сибай активистлары корылмага каршы. Болай да экологиясе начар шәһәрдә яшибез, якында гына иң пычрак шәһәрләрнең берсе - Магнитогорски, безгә моный завод кирәкми, диләр. Шулай ук корылмада беренче вакытларда күбрәк Кытай белгечләре эшләячәге белән канәгать түгел сибайлар.

Белешмә: Кытай икътисады соңгы 30 елда даими үсештә. 2016 елда ул номиналь эчке җитештерү күрсәткечләренә караганда АКШтан соң икенче урында тора.

XXI гасыр башыннан Кытай сәнәгать җитештерүе өлкәсендә дөньяда беренчелектә тора, ул шулай ук космосны өйрәнү һәм атом-төш өлкәсендә дә алдынгылар рәтендә. Кытай ташкүмер, тимер, марганец, кургаш, цинк, вольфрам рудалары чыгару һәм агач җитештерүдә лидер булып тора. Кытай җирлегендә нефть, газ һәм уран табыла.

Кытай дөньяда иң эре сәнәгать тауарлары җитештерүче булып тора. Биредә чуеннан алып мамык һәм ефәккә кадәр тауар җитештерелә. Кытайда ел саен җитештергән машиналар саны АКШ һәм Япония бергә җитештергән машиналар саныннан артып китә.

Ил үзенең мәгариф системын камилләштерә, шул ук вакытта студентларны чит илләргә, бигрәк тә АКШка һәм Япониягә җибәреп укыта. Технолгияләр импортына, програмнар җитештерүгә, телекоммуникацион индустрияне үстерүгә, биотехнологияләргә, сәламәтлек саклауга өстенлек бирелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG