Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 02:57

"Кытайларны Татарстанга китерү республика өчен катастрофа"


Кытай авыл-хуҗалыгы министры Хань Чанфу (с) һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Кыр көне-2017" агросәнәгать күргәзмәсендә

5 июльдә Лаешта ачылган "Кыр көне-2017" агросәнәгать күргәзмәсенә Кытай делегациясе килеп китте. Татарстан фермерлары республика җирләренә кытайлар килә калса, алга таба республиканың җирләре дә, хакимияте дә алар кулына күчәргә мөмкин дип чаң суга.

Татарстан фермерлары Кытай белән авыл-хуҗалыгы тармагында хезмәттәшлеккә шикләнеп карый. Авыл-хуҗалыгы тауарларын үзебез дә җитештерә беләбез, иң әүвәл булган тауарны тиешле бәядән сату проблемын хәл итәргә кирәк ди алар. Ил түрәләренең кытайларны Русиягә, Татарстанга алып килү сәясәте илебез өчен, республикабыз өчен катастрофа булачак, ди Азатлыкка фикер белдергәннәр.

Татарстан фермерлары 5 июльдә Лаеш районында ачылган "Кыр көне-2017" агросәнәгать күргәзмәсенә Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев һәм Кытай авыл-хуҗалыгы министры Хань Чанфу җитәкчелегендәге зур делегация килеп киткәннән соң үз борчылуларын белдерде.

Хань Чанфуга Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин "Казан майэкстрад җитештерү ширкәте"н күрсәтә
Хань Чанфуга Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин "Казан майэкстрад җитештерү ширкәте"н күрсәтә

Хань Чанфу күргәзмәдә "Кытай һәм Русия ышанычлы хезмәттәшләр, ә авыл хуҗалыгы – алга таба да уңышлы хезмәттәшлек өчен әһәмияткә ия юнәлеш" дип белдерде.

Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин Хань Чанфуга Лаеш районындагы "Казан майэкстрад җитештерү ширкәте"н дә күрсәтте.

"Коррупция тамыр җәйде​"

Түбән Кама районы фермеры Владимир Аппаков 120 гектарда бәрәңге, 50 гектар мәйданда яшелчә үстерә. Заманында Кытайга барып тәҗрибә дә эстәп кайткан. Кытайлар азык-төлекне төрле химикатларны мул кулланып үстерә. Химикат куллангач, уңышның булмый хәле юк ди ул.

Владимир Аппаков
Владимир Аппаков

"Без элегрәк үзебез җитештергән авыл-хуҗалыгы продукциясен мәктәпләргә, балалар бакчаларына бирә идек. Шулай ук шәһәрләрдәге бюджет оешмаларына саттык. Ә хәзер инде коррупция тамыр җәйде. Әлеге оешмаларга тауар китерү тэндерын кемдер откан, кемдер җиңгән, кемдер аларга бирә.

Хәзер сыйфат ягына бик игътибар бирелми башлады, арзанрак булу ягын карыйлар. Ягъни, без үзебезнең сыйфатлы авыл-хуҗалыгы продукциясен тиешле кулланучыларга тапшыра алмыйбыз. Менә безнең иң зур проблемнарның берсе шул.

Кытайлар безгә килеп авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерә башлыйлар икән, ул вакытта көндәшлек тагын да артачак. Продукцияне болай да урнаштыра алмыйбыз, аннан соң нәрсә була? Татарстан хөкүмәте монда Кытайларны чакырганчы, бездәге фермерлар җитештергән тауарны урнаштыру ягын кайгыртсын иде", ди Аппаков.

Күргәзмәдә яшел һәм кызылга буялган каз бәпкәләре
Күргәзмәдә яшел һәм кызылга буялган каз бәпкәләре

"Кытайлар Татарстанга тамыр җәергә килә"

Югары Ослан фермеры Морат Сираҗин да Татарстанга Кытай авыл-хуҗалыгы делегациясенең килеп китүенә борчылу белдерә.

"Кытайлар Казанга тикмәгә генә килмиләр инде. Мөгаен, бу якларны акрын гына күзәтергә дип килгәннәрдер. Әгәр кытайлар алга таба Русия яисә Татарстанга киләләр икән, алардан соң тулысынча сыгып бетерелгән җир калачак. Алар монда үз технологияләре, үз химикатлары белән, үз кешеләре белән киләчәк", ди ул.

Сираҗин фикеренчә, бүген Татарстанда республиканың кайбер җитәкчеләре тарафыннан алып барылган сәясәт – татар эшчәннәрен юкка чыгару. Аларны авыллардан куып бетереп бу җирләрне кытайларга тапшырырга телиләр, ди ул.

Түрәләр җирләрне башта үзләре сатып ала һәм кытайларга арендага бирәчәк

"Бездә кытайларга җир сату тыелган һәм шуңа күрә Татарстан түрәләре җирләрне башта үзләре сатып ала һәм аларны алга таба кытайларга арендага бирәчәк һәм шуның белән акча эшләргә җыена. Ил түрәләренең кытайларны Русиягә, Татарстанга алып килү сәясәте илебез, республикабыз өчен катастрофа булачак.

Кытайлар монда килә калса, фермерларга гына куркыныч янамаячак, ә мондагы халык та зыян күрәчәк. Чөнки без кытайлар җитештергән азык-төлекне ашый башлыйбыз икән, бер-ике нәселдән соң ил халкы юкка чыгачак.

Кытайлар башта үзләре эшләячәк. Аннан мондагы халык белән гаилә корачаклар. Алга таба, саннары арткач, хакимиятне дә үз кулларына алачаклар. Моның ачык мисалы – Синҗан-Уйгыр автоном төбәге. Кытайлар инде Иркутскида, Владивостокта күпләп яши. Ә хәзер Казанга килергә җыеналар. Шундый көчләр бар ки, инвестицияләр, яңа технологияләр дигән булып кытайларны монда китереп урнаштырырга телиләр. Мин аларның монда тыныч максат белән киләчәкләренә ышанмыйм", дип Азатлыкка үз фикерен белдерде фермер Морат Сираҗин.

"Кытайлар безгә караганда күпкә алга карап эш йөртә"

Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров исә, Азатлыкка бүгенге көндә Кытай үз эшчәнлеген бик агрессив рәвештә алып бара, дип әйтте. Алар Татарстаннан азык-төлекне алу гына түгел, үзләренең техник җиһазларын тәкъдим итәләр, ди Байтимеров.

Камияр Байтимеров. Бизнес.Online фотосы
Камияр Байтимеров. Бизнес.Online фотосы

Байтимеров сүзләренчә, шушы күргәзмәгә Кытайның үз авыл хуҗалыгы министры урынбасарларын яисә департамент мөдирләрен генә җибәреп тормыйча, министр хәтлек министрның үзен җибәрүе максатның бик зурдан булуын күрсәтә.

"Алар тарафыннан безгә 4 ел элек игенне тирәнтен эшкәртергә тәкъдим ителде. Кытайларның моңа мөмкинлекләре булса да, нигәдер инвестиция кертергә теләмәделәр. Алар барлык инвестиция акцияләренең 51 проценты безнеке булсын, ди. Бу шул эчке һәм тышкы сәясәтләредер инде. Кытайлар безгә караганда күпкә еракка карап эш йөртә", диде ул Азатлыкка.

Байтимеров ярминкәдән соң Кытай һәм Русия авыл хуҗалыгы министрлары һәм Татарстан президенты катнашкан очрашуда үзенең булмавын, шуңа күрә анда нинди проектлар сөйләшенгәнен белмәвен әйтте.

Тик шулай да, ул Татарстан белән Кытай авыл-хуҗалыклары арасында булачак хезмәттәшлеккә уңай каравын җиткерде.

Ни генә булмасын кытайлар белән элемтәләрне дөрес итеп төзергә кирәк

"Теләсә кайсы алып сату файдалы. Әгәр без үзебез генә җитештереп, бу тауарны үзебез генә кулланабыз икән, акчаны бер кесәдән алып икенчесенә салган кебек булачакбыз. Әгәр дә инде без икенче илләрдән валютаны җәлеп итәбез икән, безнең керемебез артачак дигән сүз. Әмма, ни генә булмасын, кытайлар белән элемтәләрне дөрес итеп төзергә кирәк", ди Байтимеров.

РБК мәгълүматларына караганда, 2016 елда Русия-Кытай арасындагы тауар әйләнеше 66,1 миллиард доллар тәшкил иткән. Русиянең Кытайга булган экспорты исә узган елда 28 миллиард доллар, ә импорты 38,1 миллиард доллар булган.

Татарстан рәсми порталы мәгълүматларына караганда, республиканың узган ел чит илләргә тауар экспортында Кытай 9,4 процент өлеш белән Нидерланд, Польша, АКШ һәм Германиядән калышып бишенче урынны биләгән.

Татарстан узган ел Кытайның Сычуань төбәге белән хезмәттәшлек килешүенә кул куйды. Пекинда шулай ук Татарстанның вәкиллеге дә ачылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG