Accessibility links

якшәмбе, 28 май 2017, Казан вакыты 00:35

Азюрка укытучылары җиңел сулап куя ала. Яулыктан йөрү тыелмый. Адвокатлар, хокук яклаучылар моны өлешчә җиңү дип атый, әлегә куану иртәрәк, давыл алдыннан тынлык дип бәяли.

Мордовиядәге Азюрка авылында 2016 елның декабрь азагында гауга купты. Интернетта Мордовия мәгариф министры урынбасары Галина Явкина, мәктәп директоры Вера Липатованың укытучыларга “Йә яулыкларыгызны саласыз, йә эштән китәсез, өченче вариант юк”, дигән аудиоязма интернетка чыкты. Азатлык мөслимәләргә каршы көрәшне башыннан күзәтте һәм киң яктыртты. Гауга купкан авылдан материаллар чыкты, интернетта таралган видеоларны 200 мең кеше карады. Бу мәсьәләне башка матбугат та күтәреп алды.

Мөслимәләргә басым булганда Татарстан башта дәшми торды, читтән күзәтте. Аннары инде Дөнья татар конгрессы кыю адым ясап, татар укытучыларының яулык бәйләү хокукын яклап чыкты. Русия мөфтиләр шурасы, Татарстан Диния назарәте дә мөслимәләрне яклап белдерүләр ясады. Шул ук вакытта Русия диния назарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин яулык мәсьәләсен артык куертмаска да чакырды. Русия мәгариф министры Ольга Васильева Мордовиянең Азюрка авылында мөслимәләргә яулык бәйләүне тыюны хуплавын белдергән иде. Министр сүзләренчә, тирәнтен ышанган кешеләр дини атрибутиканы беренче урынга куярга тиеш түгел, бигрәк тә мәктәптә.

Рамзан Кадыров яклап чыкты, Рөстәм Миңнеханов дәшмәде

Моның белән Чечня башлыгы Рамзан Кадыров килешмәде һәм ул ачыктан-ачык Васильева белән бәхәскә керде һәм мөслимә яулыксыз, хиҗапсыз йөри алмый дип кырт кисте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дәшмәде, бу эшкә тыкшынуны кирәк санамаган күрәсең. Төбәкләрдән сыгылган салымнар өчен федераль үзәкне тәнкыйтьләгәннән соң аның үзенә бу көннәрдә көчле басым башланган иде.

Мөселман җәмәгатьчелеге дә тик утырмады, интернетта #платокэтосвобода хештегы белән яклау акциясен башлады, берничә төбәктә “Без хиҗап яратабыз” дигән флешмоб оештырылды. Яулык бәйләү – һәркемнең намус һәм теләк эше дип билгеле журналистлар, хокук яклаучылар үз сүзләрен җиткерде.

Федераль каналлар янә үз карагруһ йөзләрен күрсәтте

Дөрес, мәсьәләне объектив яктыртырга тырышкан журналистлар белән беррәттән Русиянең федераль каналлары да янә үз карагруһ йөзләрен күрсәтте, татарларга, мөселманнарга "җылы" мөнәсәбәтен ачып салды. Алар татар авылына командировкага барып, "заказлы" материаллар чыгарды. Биредә ваһһабчылар, экстремистлар оясы дип каралтып бер-бер артлы сюжетлар белән халыкны куркытты.

Татар авылы, мөслимә укытучыларны каралтыр өчен зур гаскәр булып эшкә тотындылар. Азюрка укытучылары проблемны яшермичә бу мәсьәләгә нокта куелырга тиеш дигән карарга килде һәм хокукларын яклау өчен Азюрка мәктәбе директоры Вера Липатованың карарын мәхкәмәгә бирде. Мөслимәләрнең хокукларын берничә адвокат яклады. Алар әлегә өлешчә җиңү булды дип аңлатты.

Азатлык Саранскида яшәүче адвокат Марат Ашимов белән сөйләште.​

– Марат әфәнде, интернетта яулык мәсьәләсендә адвокатларның сүзе өстен булып чыкты диелде, әмма соңыннан Мордовиянең Ромодан районы мәхкәмәсе бу сүзләр дөреслеккә туры килми дип язып чыкты. Нәтиҗә нинди?

– Без мәктәпнең ике боерыкны кире кагуны сорап шикаять биргән идек. Шикаятьләрнең берсе – чикләүләрне кертү, ә икенчесе укытучыларның хокук бозуы турында. Мәхкәмәдән мәктәп директоры имзалаган боерыкларны “дискриминация” дип тануны сорадык. Моннан тыш әле рухи зыян күрү аркасында акча түләүне дә сорадык. Шикаять бирелде, мәхкәмә башланырга торганда мәктәп бу боерыкларны үзе үк үзгәртте. Ягъни безнең таләпләрдән бары тик рухи зыян һәм бу боерыклар канунсыз булганны тану гына калды. Без үзара килешүгә барырга сорадык. Ул очракта барлык таләпләрдән баш тартачакбыз дидек. Алар аны карыйбыз дип вәгъдә итте. Килештерербез дип әйттеләр. Әмма ахыр чиктә алар моннан баш тартты. Рухи зыян түләүне мәхкәмә кире какты.

Марат Ашимов
Марат Ашимов

– Ә Ромодан районы мәхкәмәсе адвокатларның белдерүе дөреслеккә туры килми дип язып чыкты.

– Ромодан районы мәхкәмәсе хиҗап киюне рөхсәт итте дигәнне кире кагарга ашыкты. Әмма без дә мондый белдерүне ясамадык бит. Бары тик гомум процесс белән канәгать булуыбызны әйттек. Боерык үзгәрүгә ирештек. Мәктәп җитәкчелегенең бу актларны кабул итү процедурасы дөрес булмаганы ярылып ята иде. Аның дискриминацион булу-булмавы билгеле түгел. Үзгәртү хәерлерәк булыр дигән фикергә киленгәндер.

Әлегә иң мөһиме – яулыктан йөрүгә рөхсәт ителү. Моңа ирештек. Башка таләпләрне мәхкәмә кире какты. Матбугат чаралары исә мәхкәмә яулыктан йөрергә рөхсәт бирде дип язгач бераз буталчык китте. Мәхкәмәнең рәсми матбугат релизында язылганнарның барысы да дөрес. Рухи зыянны кире какты, әмма без әле аны кире шикаять итә алабыз.

Укытучылар канәгать калды, чөнки алар үз эш урыннарында калырга теләде. Мондый нәтиҗә безне дә канәгатьләндерә.

Ромодан район мәхкәмәсенең белдерүе
Ромодан район мәхкәмәсенең белдерүе

– Марат әфәнде, ничек уйлыйсыз, мондый җиңүгә куанып буламы? Бу проблем тагын каядыр булса да калкып чагарга мөмкинме?

– Дөрес, бу зур җиңү түгел. Киләчәккә караганда без канәгать түгел, чөнки алар иртәгә тагын шуны ук кабатлый ала. Хатын-кызлар тынычлыкта калдырылсын, аларга үз эшләрен башкарырга мөмкинлек булсын. Мөслимәләр кимсетелде. Бу эшне башкарган кешеләрне Аллаһ кичерсен. Тик бу давыл алдыннан тынлык та булырга мөмкин. Берникадәр вакыт узу белән, сулыш алып яңадан мәкерле эшкә тотынсалар, без берни эшли алмыйбыз. Шуңа күрә без карарны кире шикаять итәргә тырышачакбыз.

– Яулыклар мәсьәләсе берничә ел элек тә Мордовиядә калкып чыкты. Аңа кадәр Ставрополье краенда мөслимә укучыларга бәйләнү булды. Бу юлы шау-шу зур булды, эш мәхкәмәгә кадәр барып җитте, начармы-яхшымы, әмма уңай нәтиҗә бар дип санарга мөмкинлек бар. Ничек уйлыйсыз, моның уңышы нидә булды?

– Укытучылар бик каты торды. Алар тәвәккәлләмәсә һәм хокукларын яклап сүзләрен әйтергә курыккан булса, берни барып чыкмас иде. Алар артка адым ясамады, гәрчә басым бик каты булды. Федераль каналлар аша, имеш, татар мәктәбендә террорчылар тәрбияләнә, бу экстремизм оясы дип пычрак атуга алар риза булмады. Укытучыларның нык торуы безгә дә көч бирде. Бусы – бер.

Җәмәгатьчелекне уята алу – зур уңыш

Икенчесе – Мордовия республикасының барлык мөселманнарының яклавы. Без аны сиздек. Татарстан руханилары, Идел буе өлкәләрендәге төбәкләр мөфтиләре үз сүзен әйтте. Русия мөфтиләр шурасы яклау белдерүен ясап та ярдәм итте, Русия Җәмәгать пулатыннан Әлбир Крганов, Дамир Мөхетдинов үз карашларын белдереп яклады. Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның яулык, хиҗапка сүз тидерүгә каршы булуын әйтүе вакытында булды.Әмма моңа ирешү өчен журналистларның да дәррәү кубып бу мәсьәләне яктыртуы да нык тәэсир итте. Җәмәгатьчелекне уята алу да зур уңыш.

– Азюрка авылы, район җитәкчелеге, Мордовия түрәләренең яулыкка, мөслимәләргә карата мөнәсәбәте үзгәрерме?

– Мәктәп директоры – башкаручы гына, монда боерык өстәнрәк төшкәндер. Алар өчен бу ниндидер уен кебек, моны хәтта җитди дип кабул да итмәде кебек. Әйтте икән, шуларга буйсынырга тиеш дип саныйлар. Ә кешеләрнең ниндидер үз карашлары, фикерләре, гореф-гадәтләр барлыгын аңларга теләк сизелми. Мөселманнар – шундый ук хокуклы Русия ватандашлары, беркемгә бернинди начарлык эшләми. Алар тыныч кына яшәргә, балалар тәрбияләргә һәм укытырга тели. Бөтен авырлык шул аңламауда. Федераль матбугат күп яла якты, бу "пычрак"тан арыну бик авыр булачак. Аклана башлыйсың икән, инде сине гаепле дин саный башлыйлар. Дәшмәсәң, тагын аларныкы өстен чыга.

* * *
Әлегә Мордовиянең Азюрка татар авылында укытучыларга ачыктан-ачык һәм астыртын рәвештә бәйләнү, басым тукталды. Түрәләр чигенде. Әмма гомум республикада яулыклар мәсьәләсенә нокта куелмады. Республиканың башкаласы Саранскида мөслимәләрнең хокуклары бозылу турында очраклар турында әледән-әле ишетелеп тора. Азатлык алга таба да бу теманы күзәтеп барачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG