Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азюрка укытучылары мәхкәмә дөрес карар чыгарыр дип өметләнә


Азюрка авылының 29нчы мәктәбе укытучылары
Азюрка авылының 29нчы мәктәбе укытучылары

10 март Мордовиянең Ромодан мәхкәмәсендә Азюрка авылының 29нчы мәктәбе укытучысы Ләйлә Әбдрәшитованың мәктәптә яулык бәйләүне тыйган мөдир Вера Липатовага каршы шикаяте каралды. Мөдирне яклаган адвокат мәхкәмәгә Мордовия мәгариф министрлыгы һәм дә мәдәният вә милли сәясәт министрлыгы вәкилләрен чакыруны сорады. Утырыш 27 мартка кичектерелде.

Азатлык хәбәрчесе Ләйлә Әбдрәшитовадан тыш мәктәп мөдире Вера Липатованы мәхкәмәгә шикаять иткән калган 12 укытучының да фикерен белеште. Аларның эшләрен карау 16, 20 һәм 21 мартка билгеләнгән.

– Мәктәп җитәкчелеге мәхкәмәгә Мордовия мәгариф министрлыгы һәм Мордовия мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләрен нинди максат белән чакыра дип уйлыйсыз?

– Анда шундый кешеләр килсә, алар дөрес карар чыгарырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Алар безгә бернинди зыян китермәсләр, чөнки алар һәммәсе укымышлы кешеләр, бу эшне алга таба алып баруның кирәк түгеллеген аңлыйлардыр дип уйлыйбыз. Дөрес карар чыгарып, бар нәрсәне үз урынына куеп чыгарга булышырлар дип өметләнәбез.

Азюрка укытучылары мәхкәмә дөрес карар чыгарыр дип өметләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

Укытучы Ләйлә Әбдрәшитованы яклаучы адвокат Руслан Нәгыев исә башка фикердә.

"Күрүебезчә, мәктәп җитәкчелеге яулык тыю карарын үзгәрткән, әмма алар ул тыю карары дөрес булган дип саный. Әлбәттә Мордовия мәгариф министрлыгы һәм Мордовия мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре аларны яклаячак инде. Алар мәхкәмәдә уртак фикердә торачаклар. Бу өлкәдә инде тәҗрибәм бар. Шул сәбәпле алар мәхкәмәгә җәлеп ителәдер дип уйлыйм", диде ул.

Адвокат Руслан Нәгыев һәм укытучы Ләйлә Әбдрәшитова
Адвокат Руслан Нәгыев һәм укытучы Ләйлә Әбдрәшитова

Журналист, хокук яклаучы Ирек Биккинин фикеренчә, 16, 20 һәм 21 мартта узачак мәхкәмәләрне дә кичектерүләре ихтимал.

"Мордовия хакимияте бу эшне дәвам итәргә карар кылган. Бу эшкә Мордовиянең мәгариф министрлыгын һәм яңа төзелгән мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләрен катнаштырып, бер көн эчендә бетә торган эшне сузу тактикасы һич тә аңлашылмый. Ислам дине күтәрелмәсен, татарлар саны үсмәсен өчен алып барылган эштер бу, бәлки.

Ирек Биккинин
Ирек Биккинин

Әйе, бу эшне кайбер уку эше буенча урынбасарлар, мөдирләр теләмичә эшлиләр. Яулык кигән укытучыларга карата мөнәсәбәтләре начар булмаса да, алар югарыда утырган җитәкчеләр кушканын эшләргә мәҗбүр, дип әйтәләр", диде Биккинин.

Мәктәп җитәкчелеген яклаган адвокат Нина Любишкина әйтүенчә, мәктәп мөдире Липатованың яулыкны тыю карарын үзгәртүе аның укытучылар дәлилләре белән килешүеннән түгел, ә барлык мәктәп документлары белән танышып өлгермәүдән, чөнки ул бу вазифага ул 2016 елның 22 декабрендә генә керешкән. "Ул карарны үзгәртеп ашыккандыр", диде Любишкина.

Азюрка авылының 29нчы мәктәбе
Азюрка авылының 29нчы мәктәбе

Әмма, Липатова, мөдир булганчы шул ук мәктәптә 7 ел двамында атнага ике тапкыр килеп балаларга биология фәнен укыткан. Мәктәп җитәкчелеген яклаган адвокаттан, Вера Липатова шул мәктәптә укытып, мәктәп документлары, яңа өстәмәләр белән таныш булмаганмы әллә, дип сорадык. "Аларның мәктәпләрендә җирле актлар бик күп һәм һәрбер актны игътибарда тоту бик авыр" диде мөдир адвокаты.

Любишкина сүзләренчә, укытучы ягын яклаучы адвокат мөдир чыгарган карарда булган дискриминациягә кагылышлы төгәл бер дәлил дә китерә алмаган.

Адвокатлар Нина Любишкина һәм Руслан Нәгыев
Адвокатлар Нина Любишкина һәм Руслан Нәгыев

Адвокат Руслан Нәгыев исә каршы тарафка мәсьәләне үзара хәл итү юлын тәкъдим итүләрен белдерде.

"Без аларга мәсьәләне үзара хәл итү юлын тәкъдим иттек. Аның нигезендә алар яулык бәйләүне тыю карарыннан тулысынча баш тартырга һәм укытучыларга шелтә белдерүләрен кире кагарга тиеш булачак. Без исә рухи зыян турындагы шикәятьтән баш тартачакбыз. Әгәр алар бу килешүдән баш тартса, без шикаятьләрдәге таләпләрнең үтәлүен дәгъвалауны дәвам итәчәкбез" диде адвокат Руслан Нәгыев.

Азюркадагы низаг турында ике минут ярым видеода:

Азюркада яулыгын салмаган укытучыларны эштән куалар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:23 0:00
XS
SM
MD
LG