Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 13:46

Азюркада "яулык эше" мәхкәмәсе кичектерелде: утырышка министрлык вәкилләрен чакырмакчылар


Руслан Нәгыев һәм Ләйлә Әбдрәшитова

10 март Азюркада укытучы Ләйлә Әбдрәшитова шикаяте каралырга тиеш иде. Мәктәп мөдире адвокаты министрлык вәкилләрен мәхкәмәгә чакыруны сорап мөрәҗәгать итте. Уырыш 27 мартка кичектерелде.

Мордовиянең Ромодан районы Азюрка авылында бүген "яулык эше" нигезендә мәхкәмә утырышы башланды. Билгеле булганча, февраль башында мәктәпнең 13 укытучысы уку йорты мөдире Вера Липатованы мәхкәмәгә шикаять итте. Алар Липатованың яулык бәйләүне тыю турындагы карарын һәм үзләренең хокуклары торгызылуын һәм биш мең сум (һәркайсына) матди зыян түләнүен таләп итә. Липатова мәхкәмәгә шикаятьтән соң яулык бәйләүне тыю турындагы карарыннан баш тартты. Ләкин укытучылар үзләренең рухи зыян күрүләрен әйтә.

Бүген мәхкәмәдә Азюрка мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләйлә Әбдрәшитованың мәктәп мөдире Вера Липатовага каршы шикаяте каралды. Липатованың адвокаты Нина Любишкина мәхкәмәгә Мордовия мәгариф һәм Мордовия мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләрен дә чакыруны сорап мөрәҗәгать итү сәбәпле, утырышны 27 мартка кичектерергә карар кылынды.

Мәктәп мөдире яулыкны тыю карарын үзгәртеп ашыккандыр

Шулай ук Любишкина әйтүенчә, мәктәп мөдире Липатованың яулыкны тыю карарын үзгәртүе аның укытучылар дәлилләре белән килешүеннән түгел икән, ә директорның барлык мәктәп документлары белән танышып өлгермәүдән, чөнки ул бу вазифага бары 2016 елның 22 декабрендә генә керешкән. "Ул карарны үзгәртеп ашыккандыр", диде Любишкина.

Бүген Әбдрәшитованы яклган адвокат Руслан Нәгыев Азатлыкка әйтүенчә, алар мәктәп мөдиренә үзара килешүгә килергә тәкъдим ясаган.

"Без мәктәп мөдиренең яулык киюне тыю карарын кире кагуын хуплыйбыз. Әлбәттә безнең мәхкәмә шикаятьләре моңа сәбәп булды. Ул аларны алгач кына шундый карар кылды. Анда без шактый дәлилләр китердек. Аларны караганнан соң инде бу эшне оттырачакларын яхшы аңлаганнардыр. Шуңа үз хаталарын төзәтергә булганнар. Аларга каршы мәхкәмә карары чыгарылмасын өчен тырышалар, чөнки бу аларның абруена суга, дәрәҗәсен киметә. Бу аларның үз хаталарын тануы булып тора, чөнки әлеге хәлнең дискриминация һәм канунсыз икәнен алар аңлаган.

Без аларга мәсьәләне үзара хәл итергә киңәш иттек. Аның нигезендә, алар яулык бәйләүне тыю карарыннан тулысынча баш тартырга һәм укытучыларга шелтә белдерүләрен кире кагарга тиеш булачак. Без исә рухи зыян турындагы шикәятьтән баш тартачакбыз.

Хәзер алар бу үзара килешү турындагы өлгене өйрәнү өчен үзләренә алды. Мәхкәмә эше кичектерелде. Әгәр алар бу үзара килешүдән баш тартса, без шикаятьләрдәге таләпләрнең үтәлүен дәгъвалауны дәвам итәчәкбез.

Күрүебезчә, алар яулык тыю карарын үзгәрткән, әмма алар ул тыю турындагы карар дөрес булган дип саный. Әлбәттә Мордовия мәгариф министрлыгы һәм Мордовия мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре аларны яклаячак инде. Алар мәхкәмәдә уртак фикердә торачаклар. Бу өлкәдә инде тәҗрибәм бар. Шул сәбәпле алар мәхкәмәгә җәлеп ителәдер дип уйлыйм", диде ул.

20 февральгә кадәр мәхкәмә алды тыңлаулары узган иде, ләкин анда мәктәп җитәкчесе килмәде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG