Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азюрка укытучылары рухи зыян өчен 5 мең сум таләп итә


Азюрка укытучылары юристлар белән мәхкәмә тыңлаулары алдыннан
Азюрка укытучылары юристлар белән мәхкәмә тыңлаулары алдыннан

Дүшәмбе Мордовиянең Ромодан районы мәхкәмәсе "яулык эше" нигезендә беренче мәхкәмә утырышын 10 мартка билгеләде. Мөслимә укытучылар дәгъваларына 5 мең сум күләмендә рухи зыян кайтаруны да өстәгәннәр.

20 февральгә кадәр мәхкәмә алды тыңлаулары узган иде. Мөслимәләрне яклаучы адвокат Руслан Нәгыев сүзләренчә, барлыгы дүрт утырыш булачак. Алар 10, 16, 20, 21 мартларда узарга тиеш.

"Безнең барлык таләпләр дә үтәлде, ләкин без дәгъва документына рухи зыянны кайтару турында да бер бүлек өстәдек. Сумма зур түгел, 5 мең сум, ләкин бу безнең принципиаль сүзебез", ди Нәгыев.

Адвокат сүзләренчә, дәгъвачылар үзләрен кимсетелгән дип саный. "Мәктәп җитәкчелегенең мәхкәмәгә килмәвен безгә һәм мәхкәмәгә хөрмәтсезлек күрсәтү дип кабул иттек. Без бәхәсне тыныч юл белән хәл итәргә теләгән идек, ләкин җавап бирүче мәхкәмәгә килмәгәч, барлык таләпләрне канәгатьләндерүне сораячакбыз", ди Руслан Нәгыев.

20 февральдә узган мәхкәмә тыңлауларына мәктәп җитәкчесе килмәгән, ә бары тик язма аңлатма гына җибәргәннәр, шуңа күрә утырыш кичектерелгән иде. Мәхкәмә тыңлауларына кадәр мәктәп мөдире тышкы кыяфәт һәм яулыктан булган укытучыларга чыгарылган язмача кисәтүләр турындагы фәрманнарны гамәлдән чыгаруы турында билгеле булды.

Билгеле булганча, элегрәк Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе укытучыларын яулык салмаган өчен эштән куу белән янадылар. Хәтта ике укытучыны "үз теләкләре белән" дип эшләреннән алдылар.​

XS
SM
MD
LG