Accessibility links

пәнҗешәмбе, 30 март 2017, Казан вакыты 15:52

Казаннан бер төркем активист Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылына барып, андагы мөслимә укытучыларның хәлен белеп кайтты. Җирле түрәләр аларга яулыкларын салмасалар, эштән куу белән яный. Азюркага барган төркемдә Азатлык хәбәрчесе дә бар иде.

Сәфәрне Казан активисты Чыңгыз Арифуллин оештырды, аңа битараф булмаган алты кеше һәм Мәскәүдән блогер Рәсүл Тавдиряков кушылды. Сәгать унбергә Азюрка авылының Җомга мәчете каршына килеп туктадык, безне мәчетнең имамы чыгып каршы алды, кыскача хәл-әхвәл сораштык, бергә өйлә намазын укыдык. Сәгать көндезге берләргә мәктәпкә килеп җиттек. Уку йортыннан дәресләрен тәмамлап ак яулыклы кызлар, кызыксынып караучы малайлар чыга башлады. Балалар үзара саф татар телендә сөйләшә-сөйләшә өйләренә таба ашыкты.

Сәлам биреп мәктәпкә кердек, әмма бусагадан атлавыбыз булды, 35 яшьләр тирәсе ир-ат киртә куйды. “Сез кем буласыз?” дигән сорауга үзен шушы мәктәп мөдире урынбасары Асаинов дип танытты. "Мәктәп мөдирен күрергә мөмкинме?" дип сорагач: “Ул урынында юк, шәһәргә китте”, дип безнең мәктәптән чыгып китүне сорады. "Мәктәптә укытучылардан яулыкларын салырга таләп итү дигән сүз хакмы?" дип сорагач: “Әлегә күреп торасыз, барысы да яулыктан, беркем дә салдырмый” диде. Безнең: “Әлегә? Димәк, бу вакытлыча гына?” дип сорау биргәч, “Комментарсыз. Мәктәптән китегез”, диде. Аннан мөдир бүген мәктәптә булмаячагын әйтте, аның урынбасары буларак безнең белән сөйләшергә теләмәде.

Азюрка мәктәбе

Азюрка мәктәбе

Мәктәптән чыгуыбыз булды, каршыбызга җирле өлкән участковый майор Александр Цыпелев килеп басты. Безне фотога төшереп, документларыбызны тикшерде. Мәктәптәге яулыклар мәсьәләсен аңлатырга теләмәде. Мәктәп алдына авыл халкы җыела башлады. Мәктәп тәрәзәләреннән яулыклы ханымнар безне карап торды. 30-40 минут салкында басып торганнан соң, тәнәфестә булса да укытучыларны күрергә рөхсәт итегез дип кабат мөдир урынбасарына мөрәҗәгать итеп карадык, ләкин тагын уңышсызлыкка ирештек. Урынбасар безгә теркәлү журналында теркәлергә кушты. Журналда 9 гыйнвар көнне мәктәпкә район хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Савинов, мәгариф бүлеге мөдире Юлия Николина, юрист Сергей Белоглазов, Мордовия мәгариф министрының беренче урынбасары Елена Солдатова, министрлык белгече Павел Петров килгәне күренде. Мәктәп мөдире урынбасары вахтада утыручы яулыклы ханымны сүгә башлады, янәсе без журналны тикшергәнбез. Укытучылар белән күрешә алмыйча безгә янә урамга чыгып китәргә туры килде. Өченче тапкыр урынбасар безне мәктәпкә гомумән кертмәде, “Кем белә, бәлки сез чирледер”, дип ишекне ябып куйды.

2014 елда авылга милли статус бирәләр дип ышандырган булганнар, яулык киеп йөрүне милли гадәт итеп калдыру өчен, әмма бу вәгъдәләр чынга ашмаган

Сәгать өчләрдә яулыклы укытучылар мәктәптән бергәләшеп чыкты. Башта безнең белән сөйләшергә бик теләмәделәр, авылның бер кешесе: “Йә, кызлар, сөйләгез инде барысын да. Куркып торудан ни файда?” дигәннән соң гына сөйли башладылыр. Дөрестән дә, авылда укытучы мөслимәләрдән яулыкларын салдыралар икән. Эштән куу белән куркыталар, мәгариф министрлыгыннан килеп сораулар алалар. Иң элек укучылардан башлаганнар, хәзер укытучыларга бәйләнәләр, укытучы яулык киеп йөргәч, бала ничек яулыгын салсын дип. Мәктәптә 20 еллап хезмәт иткән укытучылар алыштыргысыз түгел, алмашка укытучылар төркеме күптәннән җыелган дип куркыталар. 2014 елда авылга милли статус бирәләр дип ышандырган булганнар, яулык киеп йөрүне милли гадәт итеп калдыру өчен, әмма бу вәгъдәләр чынга ашмаган. Укытучылар мәктәп җитәкчеләре белән компромисска да барып караган, яулыкларын артка бәйләп йөргәннәр, хәзер анысы да җитми, бөтенләй салырга кушалар, дип сөйләде мәктәп укытучысы.

- Мин шушы авылда укыдым, аннан Казанда белем алдым. Үз авылымны яратып, монда балаларны укытырмын дип кире кайттым. Ә хәзер яулыкларга бәйләнәләр, яулыкларны салдыралар. Әгәр берничә ел элек миңа әйткән булсалар яулыгыңны салдыралар дип, мин бу Мордовиягә кире кайтыр идемме соң? Татарстанда бит андый проблем юк.

Бездән, ник авылыбыз кибетендә хәмер сатылмый, дип сорыйлар. Бездә аны сатып алмыйлар, халык хәмер эчми бездә, менә шуңа сатылмый да

Укытучылар белән сөйләшкән арада, авыл кешесе кушылды: "5 ел элек мәктәп югары дәрәҗәгә күтәрелгән иде, балалар олимпиадаларга йөреп, мәктәпкә грантлар бирелә башлаган иде. Ул вакытта мәктәп мөдире дә шәп иде. Авыл советын алыштырулары булды, бер-бер артлы мәктәптә ике мөдирне алмаштырдылар һәм мәктәптә барысы да өсте-аска китерелде. Азюрканы экстремистик авыл дип йөртә башладылар. Сез экстремист булган берәр нәрсә күрдегезме бүген монда килгәч? Бездән ник авылыбыз кибетендә хәмер сатылмый дип сорыйлар. Бездә исерткеч эчемлекләрне сатып алмыйлар, халык хәмер эчми бездә, менә шуңа сатылмый да ул бездә. Кибетләребездә аракы сатмаган өчен, балаларыбыз мәктәпкә яулык бәйләп йөргәнгә безне экстремист дип йөртәләр. Мөдир урынбасарыннан сорагыз, ник ул сезне 20 дәрәҗә салкында бинага кертмәгән, ни өчен укытучылар салкында басып торып сезгә интервью бирә? Ун ел дәвамында балалар бакчасын салыгыз дип үтенеп йөрдек - салмадылар, ә менә бу мәктәп янындагы полиция бинасын ике ай эчендә салып куйдылар. Нәрсәгә ул бина безнең авылга? Монда барысы да бер-берсен белә, һәркемгә ишекләребез ачык, участковый кайсы өйгә шакымасын, аны кертәчәкләр".

Мактау тактасы

Мактау тактасы

"Бу безнең туган мәктәбебез, без монда сыйныф бүлмәләрендәге җиде дәрәҗә салкында да белем бирдек. Ике сменалап эшләдек. Хезмәт хакын аракы белән түләгән вакытларда да эшләдек. Ул аракыны ташлап бардык, әмма эштән китмәдек", дип кушылды укытучылар.

Мәктәп мөдире белән сөйләшеп булмады, мәктәпкә ул гомумән килмәде. Cәфәрне оештыручы Чыңгыз Арифуллин, бу соңгы килүебез түгел дип әйтте, алга таба гел элемтәдә торачагын белдерде. Бу мәсьәләне чишәр өчен җирле җитәкчеләр белән кабат элемтәгә керергә кирәк, алар да кешеләр бит, бәлки алар дөрес аңлап бетермәгәндер авыл халкын яисә аларны аңлап бетермәгәннәрдер, диде ул.

Азюрка авылы халкын яклап чыккан адвокат Марат Ашимов әйтүенчә, төрле төбәк адвокатларыннан ярдәм итү тәкъдимнәре килә. "Мин берүзем генә түгел. Төп эшне монда булганга мин башкарам, ләкин төрле төбәктә хезмәттәшләрем, алар арасында Мәскәүдән булганнары да, миңа булышып торачак", дип әйтте.

Әлеге вакытка ике укытучыны "үз теләкләре белән" дип эштән азат иткәннәр. Битараф булмаган татарстанлылар Азюрка авылына баручыларга юл акчаcы җыйган иде. 11 мең сумның 6 мең ярымы тотылмый калды, шул акчаны активистлар адвокат аша эштән куылган ике укытучыга тапшырырга ниятли.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG