Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия мөфтие урынбасарына балаларын мәктәпкә яулыксыз йөртергә кушылды


Мордовиядә яулыклы мөслимә укучыларның хокукларын яклаучы Марат Ашимов
Мордовиядә яулыклы мөслимә укучыларның хокукларын яклаучы Марат Ашимов

Саранскида балигъ булмаган балалар эшләре комиссиясе республика мөфтие урынбасары Раил Асаиновка балаларын мәктәпкә хиҗапсыз йөртергә киңәш итте.

Саранскиның Октябрь районы балигъ булмаган балалар эшләре комиссиясе республика мөфтие урынбасары Раил Асаиновның эшен карады, дип хәбәр итә хокук яклаучы Марат Ашимов.

Комиссия фикеренчә, Асаинов кызларын дөрес тәрбияләми, мәктәпкә яулык ябып баруларына юл куя. Аңа мәктәптә баш киемендә йөрүне тыючы Мордовия хөкүмәте карарын бозмаска киңәш ителгән.

Мордовия мәктәпләрендә баш киемендә йөрү 2014 елның маенда тыелган иде. Мөселманнар күпме генә мәхкәмәләргә шикаять итеп йөрсәләр дә, Русия югары мәхкәмәсе мәктәпләрдә мөслимәләргә яулык ябуны тыю кануни дигән карар чыгарды.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең президент Владимир Путинга мөрәҗәгатеннән соң, мәсьәлә уңай якка хәл ителер дип өметләнгәннәр иде. Ул да ярдәм итмәде.

Әлеге карардан соң мөслимәләрне эзәрлекләү башланды. Мордовиянең Азюрка авылында кызлар яулыкларын салмаса, 400гә якын укучы белем алган мәктәпнең лицензиясе алыначак дип тә белдерелде.

Ә яулыктан йөргән Ләйсән Баляевага, 10 сыйныфка үзе укыган мәктәпкә алмауларын әйтеп, йә өйдә укырга, йә башка мәктәпкә күчәргә куштылар.

XS
SM
MD
LG