Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция хезмәткәренә һөҗүм иткәннән соң биш ирне тоткарлаганнар


Тоткарлаган вакытта бер егет каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәренең берничә тапкыр эченә кадаган.

25 апрельгә каршы төндә Казанның Профсоюзная урамында сугышкан биш егетне полиция аермакчы булган. Полициянең сугышудан туктарга кушуына буйсынмаганга, аларны тоткарлаганнар. Тоткарлаган вакытта бер егет каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәренең берничә тапкыр эченә кадаган. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгына сылтама белән "Бизнес Online" хәбәр итә.

Һөҗүм итүче качмакчы булган, тик тоткарлый алганнар. Аның Мари Иле республикасында туган 20 яшьлек егет булуы ачыкланган.

Сугышуда катнашкан биш кешене дә полиция бүлекчәсенә китергәннәр. Полиция хезмәткәрен медицина оешмасына алып киткәннәр, хәзерге вакытта аның тормышына бернинди куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG