Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыров: "Яулык темасы мәктәпләрдәге башка проблемнарны яшерү өчен күтәрелә"


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Чечня башлыгы Русия мәгариф министрының мәктәпләрдә хиҗап киеп йөрү дөрес түгел дигән сүзләренә гаҗәпләнүен белдерле һәм яулык темасы башка проблемнарны яшерү өчен генә күтәрелә дип саный.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русия мәгариф министры Ольга Васильеваның мәктәпләрдә яулык бәйлүне тыюны хуплавы белән килешми.

"Министр җирле җитәкчеләрне дөресләр урынга үзенең "шәхси карашын" миллионлаган кешегә тага. Минем өч кызым мәктәптә укый, яулык ябалар, яхшы билгеләр алалар. Ольга Васильева алардан яулыкларын салуны таләп итәме? Кызлар беркайчан да моны эшләмәячәк", дип язган Кайдыров үзенең Instagram сәхифәсендә.

Чечня башлыгы фикеренчә, "яулык темасы җәмәгатьчелекнең игътибарын мәктәпләрдәге башка проблемнардан читкә юнәлтү өчен күтәрелә". "Наркомания, эчкечелек, укытучыларның балаларның җенси иминлегенә кул сузуы... Менә ниләр борчырга тиеш хиҗап белән көрәшүчеләрне", ди Кадыров.

Чечня җитәкчесе "яулык - атрибутика түгел, ә мөселман киеменең бер өлеше" дип яза.

Сишәмбе матбугат очрашуында Русия мәгариф министры Ольга Васильева Мордовиянең Азюрка авылында мөслимәләргә яулык бәйләүне тыюны хуплавын белдергән иде.

Министр сүзләренчә, тирәнтен ышанган кешеләр дини атрибутиканы беренче урынга куярга тиеш түгел, бигрәк тә мәктәптә.

XS
SM
MD
LG