Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗетдин мәктәптә яулык бәйләп йөрү мәсьәләсен күпертмәскә чакырды


Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Русиянең үзәк диния назәрәте җитәкчесе Тәлгать Таҗетдин мәктәпләрдә мөселман кызларының яулык бәйләп йөрүен зур проблем итеп күпертмәскә чакырды.

Тәлгать Таҗетдин да мәктәпләрдә яулык тыю турында журналистларга үз фикерен белдереп, бу проблемны "болгатмаска" чакырды.

"Нигә бу мәсьәләне һаман болгатырга? Яулык әллә нинди дини әйбер түгел, бу бары милли гореф-гадәт. Яулык кыз баланың намуслылыгын һәм чисталыгын күрсәтеп торучы гына", диде мөфти.

"Хиҗап ул йөзне каплап тора, ә яулык – хиҗап түгел. Бу – хатын-кызның гыйффәтлелеге, чисталыгы, намусы. Хәтта православларның да гореф-гадәтендә бар ул. Чиркәүгә, зиратка барганда алар да һәрвакыт өстен-башын каплап керә", дип аңлатты Таҗетдин.

Гыйнварда Русия мәгариф министры Ольга Васильева, Мордовиянең Азюрка авылында татар укытучылары һәм укучы кызларына мәктәпкә яулык бәйләп керергә рөхсәт бирмәү турында "мәктәптә дини билгеләрне күрсәтеп йөрергә кирәкми", дигән иде.

Бу белдерүне Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыров һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин тәнкыйтьләп чыктылар.

Мордовия мәктәпләрендә хиҗапны тыйган карарны 2015 елның 11 февралендә Русиянең Югары мәхкәмәсе канунлы дип тапты.

XS
SM
MD
LG