Accessibility links

сишәмбе, 17 октябрь 2017, Казан вакыты 23:45

Яулыкны мәктәптә тыю хәлләре Мордовиянең Азюрка авылында гына түгел, республиканың башкаласында да күзәтелә. Саранскиның 32нче мәктәбе җитәкчелеге бишенче сыйныфта укучы Айшә Шабаевадан яулыкны салуын яисә өйдә укуга күчүен таләп итә. Айшәнең әнисе Динара Шабаева әйтүенчә, алар тынычлыгын югалткан. Азатлык Динара ханым белән сөйләште. Мәктәп җитәкчелеге һәм мәгариф министрлыгына мөрәҗәгатьләр әлегә җавапсыз калды.

Динара Шабаева Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши. Ике кызы да 32нче мәктәптә, кечкенәсе өченче, олысы бишенче сыйныфта белем ала. Олы кызы яулык киеп йөри. Яулыкка кагылышлы проблемнар өченче сыйныфта башланды, ди Динара. 2014 елда укучыларга карата тышкы кыяфәт, киемгә кагылышлы карар кабул ителде. Карарда мәктәпкә укучылар яулыктан килергә тиеш түгел дип әйтелгән. Хәзерге вакытта Сарански шәһәрендә берничә гаиләнең балалары мәктәпкә яулык бәйләп йөри. Аларга йә, яулыкларны салу, йә өйдә укуга күчәргә дип әйткәннәр. Азатлык хәбәрчесе Динара ханым белән сөйләшеп алды.

– Динара ханым, бу хәлләр ничегрәк башланды?

Йә яулыгыгызны салыгыз, йә өегездә укыгыз

– 2014 елда мәктәп мөдире безне сөйләшүгә чакыртып, кабул ителгән карар турында сөйләде. Балаларыгыз яулыктан мәктәптә йөрмәсеннәр дип әйтте. Бу мәсьәлә буенча мәхкәмә эше дә булган иде, мәхкәмә карарны үзгәртмәде, шулай ук калдырды. Мәхкәмә булганга ике ел узгандыр, балалар яулыкларын салмадылар, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан да моңа кадәр сүз әйтелмәде. Ел башында балалар кышкы яллардан чыгып бер атна вакыт укыганнан соң сыйныф җитәкчесе шалтыратып, иртәгә сезне мәктәп мөдире чакыра, дип әйтте. Мәктәптә ике укучы кыз яулык киеп йөри. Икенче кызның анасы белән бергә мөдир янына бардык. Ул, бу проблема янә күтәрелде, мәктәпкә яулык белән йөрергә ярамый, дип белдерде. Хәзер инде бу проблема тагын да зур әйләнеш алды, йә балаларыгызны өйдә укыту формасына күчерәсез, йә яланбаш йөрсеннәр, диде. Өйдә укытуга күчерсәгез, алар янына укытучылар килеп йөрер дип ышандыра башлады. Әмма 5нче сыйныф укучысына өйдә уку авыр булачак, аларның бит яңа фәннәр, биология, тарих, география керә башлый. Ул фәннәрне ничек инде бала мәктәптән тыш аңлап бетерә алсын? Мәктәп мөдиренә шундый җавап кайтардым. Мөдир уйларга ике атна вакыт бирде, бер-ике атнадан күрешеп җавапны бирерсез дип кайтарып җибәрде.

– Алга таба хәлләр үзгәрмәдеме? Мөдиргә нинди җавап кайтардыгыз?

– Алдагы очрашуда без мөдиргә өйгә уку формасына күчмибез дип әйттек, чөнки бу чыгу юлы түгел. Белеп булмый, мәктәп безне вакыт узгач кабат кабул итәрме? Сөйләшкән арада, мөдир өстәлендә безнең фамилия язылган ике папканы күреп алдым. Минем ике кызым да бер мәктәптә белем ала, кечкенәсе әле яулык киеп йөрми. Бу нинди папкалар дип сорагач, мөдир, бу сезнең балаларыгызны икенче мәктәпкә күчерү папкалары, диде. Ике баламны башка мәктәпкә күчерү кәгазьләре әзерләнгән, билгеләр, сыйфатламалар турында барысы язылган. Ә ник соң без башка мәктәпкә китәргә тиеш, сез бит безне куа алмыйсыз, дип сорадым. Сез миңа башка чара калдырмыйсыз, дип җавап кайтарды. Күңелем төште шул сүзләрдән соң. Имеш, Октябрь районында без генә проблема ясыйбыз мәктәпкә. Башка мәктәпләрдә имеш ябынып йөрмиләр. Шуның өчен без проблема булдык мәктәп өчен.

Ул папкада булган кәгазьләрне укып чыктым, балама кием, тышкы кыяфәт буенча шелтә дә ясалган булган. Без үз хокукларыбызны беләбез, кызыма 15 яшь тулмаган, сез безне берничек тә куа алмыйсыз, дидем. Мөдир уйларга тагын бераз вакыт бирде.

– Адвокат, хокук яклаучылар белән киңәшләштегезме? Башка ата-аналар ниндирәк фикердә иде?

Президент, премьер-министр исеменә, иҗтимагый пулатка, Рамзан Кадыровка, төрле дин әһелләренә дә язып карадык

– Башка ата-аналар, адвокатлар белән күрештем. Адвокатлар сүзләренчә, бу мәсьәлә җирле дәрәҗәдә хәл ителмәячәк, чөнки карарны мәхкәмә үзгәртмәде, шуның өчен безгә федераль хакимияткә чыгып бу мәсьәләне хәл итәргә сорарга кирәк. Ата-аналар белән киңәшләшеп түрәләргә хатлар яза башладык. Президент, премьер-министр исеменә дә, иҗтимагый пулатка, Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка да язып карадык, төрле дин әһелләренә яздык. Кемдер җавап бирде, кемдер юк, тик мәсьәлә урыныннан кузгалмады.

– Укытучылар бу мәсьәләдә ярдәм кулын сузмадымы?

– Мәктәп мөдире, килегез, тыныч кына сөйләшербез, дип безне педагогия шурасына чакырып алды. Мин уйлаган идем, мөдирдән тыш сыйныф җитәкчесе, укыту эше буенча урынбасарлар булыр дип, ә килеп ишекне ачсам, 15 кеше җыелган, хәтта физкультура укытучысы да анда иде. Нинди карар белән килдегез дип сорадылар, мин инде өйдә укыту формасына китмибез дип әйттем. Алайса балаларыгыз яулыкны дәрес вакытында салып йөрсеннәр, тәнәфестә генә кисеннәр дип әйттеләр. Мин аңлата башладым, балам яулыкта йөрергә өйрәнгән һәм бер киеп бер салып йөрү дә аның өчен авыр булачак. Аннан соң укыту эше буенча урынбасар безне мәктәпкә укырга алу зур хата булган икән дип әйтте. Минем дә ачуым чыкты, ничек инде без хата булыйк, яулык кигән өчен генәме? Әйе, диделәр, имеш, безнең мөдирне генә министрлыкта сүгәләр. Аннан башка мәктәпкә китегез дип әйтә башладылар. Утырыш сәгать ярым баргандыр, бик негатив шартларда идем, гел басым ясап тордылар. Чыкканда күзләр тулы яшьләр иде.

Педагогия шурасы тәмамланганнан соң миңа беркетмә имзаларга бирделәр. Беркетмәдә “Безнең балалар дини атрибутика киеп йөри” дигән сүзләр язылган иде. Мин кул куйганда “Яулык дини атрибутика саналмый” дип яздым һәм “Бу беркетмә белән риза түгел” дип өстәп кул куйдым. Өйгә кайткач, башка ата-аналарга шалтыратып, аларда педагогия шуралары ничек узганын сораштым. Кайберәүләрнең балалары 9нчы, 11нче сыйныфларны тәмамлый, аларга аттестат билгеләрен бозу белән янаганнар. Ул балаларның ата-аналары мәктәп җитәкчелеген сабыр итәргә сораганнар, укырга 5 ай гына калды бит инде дип. Аларга начар билгеләр куеп аттестатларны бозу белән янап, аннан соң шундый билгеләр белән кая укырга керерсез икән дигәннәр. Бүтән мәктәпкә чакырулар булмады.

– Балаларыгызга карата басымнар булмадымы?

Мин хөрмәт йөзеннән кигән тәремне салам, ә син яулыгыңны сал

– Балам укудан кайтканда мин мәктәптә нинди хәлләр булуы турында кызыксына идем. Шулай бер мәлне кызым укытучы аны тәнәфес вакытында сүз бар дип үз янына чакырып алганын сөйләде. “Менә Айшә, шундый проблемнар башланды, мине дә синең өчен сүгәләр. Әйдә ничек тә булса бу проблемны хәл итеп карыйк. Мин хөрмәт йөзеннән кигән тәремне салам, ә син яулыгыңны сал”, дип әйткән. Кызым, миңа яулыгымны салырга авыр булачак, мине барлык сыйныфташларым яулыктан күргән, хәзер салсам, миңа бик авыр булачак, дигән.

Ә беркөнне, мәктәптән кайткач, кызым: “Әни, ә Сүриядә нинди хәлләр бар?” дип сорады. Мин аңламадым, ни өчен сорыйсың дип кызыксындым. Балам, укытучы үз янына чакыртып алып: “Айшә, мин бу проблемнардан арыдым инде. Сезнең динегез яхшы, сез намазда, уразалар тотасыз, мәчетләргә йөрисез, әмма сезнең динегездә тискәре як та бар. Мәсәлән, әниең сиңа Сүриягә китәбез дисә, сез утырасыз да китәсез”, дигән.

Монда инде сабырлыгым бетте, ирем белән мәктәпкә барырга булдык, чөнки бу инде бернинди кысаларга сыймый торган хәл. Укытучыдан ни өчен балага шундый әйберләр сөйлисез дип сорадым. Укытучы дөрес эшләмәгәнен танып, гафу үтенде. “Директор бу мәсьәлә буенча гел сүгә, телевизор гел ислам дине турында тискәре яктан мәгълүмат бирә. Уйламыйча әйттем” дип гафу сорады. Хәзер мине күргән саен гафулык сорый. Мин нинди генә хәл булмасын, кеше – кеше булып калырга тиеш, кызымның яулык киеп йөрүе беркемгә дә начарлык китерми дип аңлаттым. Укытучы үзе дә кызымның яхшы укуы турында, сыйныфташлары белән әйбәт мөнәсәбәттә булуы турында сөйләде. Аннан укытучы үзе дә мөдиргә: “Бу уенда бүтән катнашмыйм! Балаларга нәрсә сөйләгәнемне дә аңламыйм инде”, дип әйтергә вәгъдә бирде. Шуннан соң балага бер сүз дә әйтмәделәр. Ә бер атна узгач, балигъ булмаган буенча эшләр комиссиясеннән хат килде. Октябрь районыннан комиссиягә ике гаилә бардык. Анда инде бу мәсьәләне ничек итеп хәл итәргә уйлавыбыз турында сораштылар. Федераль хакимияте безне ишетер һәм булышыр дип өметләнәбез дип әйттек.

– Саранскида тагын шундый охшаш хәлләр булдымы?

– Әйе, Пролетарий районында урнашкан бер мәктәптә мөдир 6нчы сыйныфта укучы яулыклы кызны мәктәпкә кертмәскә дигән карар чыгарган. Кыз мәктәпкә керү белән аны сыйныф җитәкчесе каршы алып “Хәбибә, яулыкта керергә ярамый, йә сал, йә әйдә үзеңне өйгә озатып куям” дигән. Кыз өйгә бармыйм, мин укырга килдем дип җавап кайтарган. Аны мөдир янына кертеп: “Син устав кагыйдәләрен бозасың, син бозучы икәнеңне аңлыйсыңмы?” дип сораганнар. Бала чыдый алмыйча, корридорга чыгып елый башлаган. Аны укыту бүлеге мөдире очратып: “Тынычлан, бу сәясәт. Барысы да җайланыр”, дип тынычландырган.

Балигъ булган буенча эшләр комиссиясе дә нәрсә эшләргә белми торган дәрәҗәгә җитте, яулыкларыбызны салмауны аңладылар. Без хәзер эленеп куйган хәлдә торабыз. Бәлки барысы да Азюркада нинди карар чыгарачагын көтәдер, бәлки берәр төзәтмәләр чыгар. Укытучылар инде яулык кигән татар гаиләләре килгәч, балаларын укырга алырга куркабыз дип әйтәләр. Кайберәүләр өйдә уку формасына күчтеләр.

– Студент кызларга да басым бар дигән хәбәр дөресме?

– Әйе, хәзер студент кызларның да проблемнары башланды, бигрәк тә педагогия уку йортында белем алучы кызларда. Аларны яулык кигәнлектән гамәли (практика) эшкә алмадылар, шулай ук, йә салыгыз, йә практика эшен узмыйсыз дип. Югары уку йортында укучылар саны 35 кә якын.

– Мәктәп җитәкчелеге белән уртак тел табу ягын күрәсезме?

– Укытучылар арасында безгә уңай карашта булганнары да бар, әлбәттә. Ә кайберәүләр инде тискәре караш белән карый. Безнең мәктәптә бер укыту бүлеге җитәкчесе, ник хәзер киенә башладыгыз дип сорый. Имеш, коммунизм вакытында чишенеп йөрдегез, хәзер нәрсә булды, барыгыз да киенә башладыгыз? Коммунизм вакытында да бит кемдер яулык бәйләп йөргән, кемдер юк, бу һәркемнең үз теләге булган. Күбесе инде безнең илдә яулык бәйләү гомердә булмаган дип басым ясарга тырыша. Без хәтта халыкара хиҗап көненә багышлап сораштыру да үткәрдек. “Русиядә яулык бар идеме, әллә бу чит илдән кертелгән күренешме?” дип Саранскиның үзәк мәйданында кешеләрне туктатып сорадык. Сораштыруда 40ка якын кеше катнашты һәм 100% соралганнар: “Русиядә яулык элек-электән булды һәм бу гарәп илләреннән килгән әйбер түгел. Әбиләребез яулыктан йөрде һәм аның бернинди начарлыгы юк”, дип җавап бирделәр.

– Динара, Айшәнең яулык киеп йөрүе сыйныфташлар белән аралашырга комачаулыймы? Алар аңа карата нинди мөнәсәбәттә?

– Минем кызымның сыйныфташлары белән аралашуда проблемы юк, башка сыйныфларда да андый проблем юк дип беләм. Өлкәнрәк сыйныфта укучы Айгөл исемле кызның сыйныфташлары бу хәлдән соң ярдәм итәргә теләп: “Айгөл, әйдә без дә яулык киеп киләбез”, дип булышырга теләгәннәр. Хәтта малайлар да ярдәм итәргә теләп теләсәң без дә яулык киеп киләбез дип әйткәннәр. Күргәнчә, балалар арасында яулык киюдә проблем күрү бөтенләй юк дигән сүз.

Безнең балалар азаплык күрә, аларда дәүләткә карата ышаныч кими

Балигъ булмаган буенча эшләр комиссиясендә булгач, балалардан, әллә сезгә үзегезгә уңайсыз түгелме, башка балалардан аерылып торудан дип сорадылар. Моны инде алар ата-аналар көчләп кидертмиме икән, белергә теләп сораганнардыр. Балалар бернинди уңайсызлык тоймыйбыз дип җавап бирделәр.

Мин үзем ата-аналар комитетында торам, комитетта булган ата-аналар да, ник сезгә бәйләнәләр икән дип сорыйлар. Федераль хакимияткә, безнең балалар азаплык күрә, аларда дәүләткә карата ышаныч кими, киләчәккә карата да ышаныч кими. Бу чыгарган карарлар балаларның иң матур чакларын бозып, тыныч кына яшәр урында, борчуга сала дип җиткерергә телибез. Бу мәсьәлә хәл ителер һәм бүтән яулык киеп йөрүгә бәйләнмәсләр дип өметләнәбез.

* * *

Азатлык "Бу мәсьәләне ничек хәл итеп була? Яулыклар мәктәп хезмәткәрләренә, укучыларга нәрсә белән комачаулый? Мәктәп мөдире тарафыннан сезгә дә бу мәсьәләне хәл итегез дип басым ясаламы?" дигән сораулар белән сыйныф җитәкчесе Маргарита Иванова белән элемтәгә керергә тырышты. Ләкин ул сынау имтиханнары кабул итү белән мәшгуль булам дип соңрак шалтыратырга кушты, икенче шалтыратуда гомумән телефон аша бернинди мәгълүмат бирмим, диде. Интернет аша сорауларны җибәрербез, җавапны язма бирерсез дигәч: "Хәбәрчене үз күзләрем белән күрмичә, бернинди мәгълүмат бирмим", дип кабатлап безнең белән саубуллашты.

Азатлык әлеге мәсьәләгә ачыклып кертүне сорап Мордовия мәгариф министрлыгына да шалтыратты. Министрның кабул итү бүлмәсендә рәсми хат җибәрергә сорадылар. Министрга хат җибәрелде, әмма әлегә җавап юк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG