Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 21:23

Мордовия дәүләт педагогия институтында яулыклы мөселман кызларны дәресләргә кертмиләр. Аларга шулай ук имтихан бирү һәм практика үтү дә тыелган. Кызларга институттан куу белән яныйлар.

Мордовия педагогия институтының 5нче курсында укучы Зөлфия Әбдрәшитованың әтисе Гафур Әбдрәшитов бу мәсьәләне хәл итәргә теләп, декан белән очрашты. Кызларны ни өчен дәресләргә кертмиләр – Гафур абый Азатлыкка шул турыда сөйләде.

"Мин бүген кызым укыган җиргә барган идем, деканга кердек, аның белән бер ярты сәгать сөйләшкәнбездер. Бернинди компромисска килә алмадык. Декан ректорга, ректор министрга сылтый. Ягъни шундый күрсәтмә, федерал канун бар, шул канун нигезендә мәктәп киеме дөньяви булырга тиеш. Ә безнең кызыбыз кызыл диплом белән тәмамларга җыена иде укуын, укырга өч кенә ай калып бара иде", дип сөйләде Гафур Әбдрәшитов.

Бу атнада Зөлфиянең диплом алды практикасы башланырга тиеш булган. Әмма кызны яулыктан булганга практика узасы мәктәпкә кертмәгәннәр.

– Кызым Саранскиның бер мәктәбенә барды. Ә аны кертмиләр. Яулыгыңны салсаң, кер, диләр. Ә безгә ярамый, ул яулыгын салмый, әлбәттә. Институтта әйтәләр – практикага бармасаң, документларыңны уку йортыннан чыгаруга әзерлибез, диләр.

– Декан нәрсә диде?

– Декан да, мин бу хәлдә үзем дә ирексездән тардым, кызларны мин кызганам, ди. Менә ректорга керергә язылдык. Адвокат белән керәбез. Ул Саранскида адвокатлар коллегиясе рәисе.

– Практиканы башка төбәктә үтү мөмкинлеген карамадыгызмы?

– Әйттем, юллама бирегез, мин Татарстанга барам, Казанда алты атна яшәрбез дә узарбыз практиканы, дидем. Юк, диләр, фәрман чыккан, нәкъ менә шул мәктәпкә барырга. Башта авылга бардык, анда ике атналык диплом алды практикасы узарга юллама, чакыру бирделәр. Ике атна узгач җитештерү практикасы узарга юллама алырга авылга кайтты кызым. Директорга кул куйдырырга бардылар, ул кул куймый. Яулыклы кызларны алмыйбыз, яулыксыз килсәгез – рәхим итегез ди.

– Димәк, монда мәктәпләр гаепле?

– Шулай булып чыгадыр. Институт җибәрә – мәктәпләр кертми. "Безгә кирәкми яулыклылар" дип беркая алмыйлар. Мин аларга әйтәм, яулык – мөселман киеме дә түгел, ул элек-электән килгән милли кием. Карагыз башка төбәкләргә – Татарстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия. Бөтенесендә яулык рөхсәт ителгән. Имеш, аларда мөселманнар күпчелек, ә бездә православлар. Мукшылар шулай дип әйтә! Димәк, без татар һәм мөселман булганыбыз өчен генә укырга да, диплом алырга да тиеш түгел. Ике кызым бар, берсе мәктәпне алтын медальгә бетерде, икенчесе кызыл дипломга бара.

– Кызыгыз кайсы факультетта укый?

– Башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләү бүлегендә. Башта академик ял алырга уйлаган идек, аны да бирмиләр. Җитди сәбәп булырга тиеш диләр – авырлы булу, чир яисә башка сәбәп.

– Казанга башка уку йортына күчеп, укуны анда тәмамларга теләгегез юкмы?

– Казанга күчәргә бик шатланып риза булыр идек тә. Менә ректорга эләгә алсак, ул турыда сөйләшер идек. Тик ректор да шуны сөйләр, мөгаен. Бу проблем бит инде ничә еллар бара. Хәзер инде ныклап тотындылар, татарларны моннан сөреп чыгармакчы булалар. Бездән мукшылар ясарга телиләр.

Соңрак билгеле булганча, ректор алар белән очрашырга теләмәгән, кызның әтисе һәм адвокат белән телефон аша гына сөйләшкән. Ректор җавабы шулайрак булган: “Мәктәпләрнең кертмәве бездән тормый, мәктәпләр өчен без җавап бирмибез”.

Институт чарасында митрополит та катнаша
Институт чарасында митрополит та катнаша

Шул ук вакытта, җитәкчеләрнең "безнең институт – дөньяви учреждение" дип тәкрарлавына карамастан, уку йорты дин белән шактый бәйләнгән. Моның шулай икәнен институтның сайтына гына кереп карасаң да күреп була. Мәсәлән, Мордовиянең баш митрополиты Зиновий бу уку йортының иң кадерле һәм еш була торган кунагы. Менә ул студентларны беренче уку көне белән котлый, студент кенәгәләре тапшырганда да ул килә, төрле конференция һәм түгәрәк өстәлләрдә дә ул түрдә утыра. Шунысы да кызык – институт үзе атаклы православ миссионеры Николай Ильминский укучысы Макар Евсевьев исемен йөртә.

Тагын шул билгеле булды: урта һөнәри белем бирү факультеты деканы Ольга Сергушина биш студент кызга яулыклары өчен шелтә белдергән. Бу кызлар: Зөлфия Әбдрәшитова, Мөслимә Илкәева, Мәрьям Сәйфуллина, Мәрьям Халикова һәм Нәзилә Йосыпова.

Шунда үк лаборант булып эшләгән чит телләр факультетының 4нче курс студенты Алсу Митюшеваны эшеннән китәргә мәҗбүр иткәннәр.

Алсу Митюшева
Алсу Митюшева

“Элек минем яулык бәйләвем кыенлык китереп чыгармый иде. Җитештерү практикасы узар вакыт җиткәч, декан Светлана Пискунова миңа: “Сине бу яулыгың белән Саранскиның бер мәктәбе дә практикага алмаячак”, диде. Ул миңа Алтар авылы мәктәбе директоры Әдилә Илкәевага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Ә директор үз чиратында мине район мәгариф бүлегендә Юлия Никулинага җибәрде. Мин анда барып үземнең хәлне сөйләдем. Ул миңа: “Мәктәп – дөньяви учреждение, анда яулык бәйләп йөрергә ярамый”, дип җавап бирде. Аннары мин институтка кире кайттым, миңа проректор Марина Миронова карарын җиткерделәр. Мин яулыгымны косынка кебек итеп артка бәйләргә, яисә үз теләгем белән эштән китүем турында гариза язарга тиеш булдым. Бер атна мин яулыкны артка бәйләп йөрдем. Бу да аларга ошамады, һәм мин эштән китәргә мәҗбүр булдым. Хәзер мин эшсез һәм акчасыз калдым”, дип сөйләде Азатлыкка Алсу.

Шул ук көнне Саранскида җыелыш узган. Педагогия институтында 35 студент кыз яулык белән йөри һәм аларга хәзер каты басым ясала. Студент кызлар адвокат Марат Ашимов белән элемтәдә тора, ничек басым ясыйлар, ни таләп итәләр, нәрсә сөйлиләр – барысын да аңа хәбәр итеп торалар. Ул шул фактларга карап, мәхкәмәгә гариза язачак.

Ул арада Мордовия мәгариф министрлыгыннан Азюрка авылы укытучылары язган мөрәҗәгатькә җавап килгән. Анда “педагогия хезмәткәренең тышкы кыяфәте уртак кабул ителгән эшлекле стильдә, баш киемсез булырга тиеш” диелгән. Шулай ук укытучыларны мәктәпләрдә башбаштаклыклар турында ялган сөйләүдә гаеплиләр. “Мордовия мәктәпләрендә мөселман хатын-кызларын яулык кигәннәре өчен кимсетү һәм түбәнсетүгә дучар итүләре турында сүзләр дөреслеккә туры килми”, диелгән җавапта.

Мәгариф министрлыгы хатында: “Баш киеме кимәүне таләп итү – намус һәм дин иреген чикләү булып тормый”, диелгән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG