Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәмигуллин яулыкка каршы чыккан Русия мәгариф министрына җавап бирде


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Телеграм каналында Русия мәгариф министры Олга Васильеваның мәктәпләрдә яулык бәйләүгә каршы белдерүенә җавап бирде.

Камил Сәмигуллин министрга милләтләр арасында ызгыш килеп чыгу ихтималы барын әйтә. "Ксенофобия – бүгенге җәмгыятьнең чире, ул безнең күпмилләтле илебез өчен аеруча куркыныч", ди мөфти.

"Нәкъ шуңа да, мин Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева әйткәннәрне йөрәгемдә борчу белән кабул иттем. Министр Русиянең төп халыкларының тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә каршы төште. Мөселман яулыгына карашы аның шәхси фикере генә булса да һәм министрлыкның рәсми фикере булмаса да, мондый белдерү – шомлы билге. Ул чынлыкта дини кысрыклаулар аркылы безнең җәмгыятьтә сәламәт булмаган киеренкелек тудырырга теләүче маргиналлар тегермәненә су коя. Алар күпмилләтле Русия халкының нык нигездә урнашкан бердәмлеген җимермәкче була", диелгән Камил Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

"Минем фикеремчә, Русиядә мондый көчләрнең тирән тамырлары юк һәм киләчәге дә күренми. Мин ышанам – без бер-беребезне хөрмәт итәргә һәм бер-беребезнең гореф-гадәтләрен танып-белергә өйрәнергә тиеш", дип өстәгән Камил хәзрәт.

Мөфти үз язмасын яулык бәйләгән татар хатын-кызларын сурәтләгән матур фотолар белән бизәгән. Яулык – татар хатын-кызларының милли киеме һәм ул берничә гасыр буе шулай килгән.

Элегрәк министр Мордовия мәктәпләрендә яулык киеп укырга йөрүне тыюны хуплаган иде. "Чын-чынлап ышанган кеше дини атрибутика белән мавыкмас, җитмәсә мәктәптә. Бездә дөняви мәгариф", дигән иде Васильева, һәм ул моны үзенең "тирән шәхси фикере" дип атады.

Ольга Васильева әйткән сүзләрне Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыров каты тәнкыйтьләде.

Чечня башлыгы фикеренчә, "яулык темасы җәмәгатьчелекнең игътибарын мәктәпләрдәге башка проблемнардан читкә юнәлтү өчен күтәрелә". "Наркомания, эчкечелек, укытучыларның балаларның җенси иминлегенә кул сузуы... Менә ниләр борчырга тиеш хиҗап белән көрәшүчеләрне", ди Кадыров.

Кадыров "яулык – атрибутика түгел, ә мөселман киеменең бер өлеше" дип язды.

XS
SM
MD
LG