Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министры Азюрки укытучыларының яулык бәйләвенә каршы


Ольга Васильева
Ольга Васильева

Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Русия мәгариф министры Ольга Васильева Мордовиянең Азюрка авылында мөслимәләргә яулык бәйләүне тыюны хуплавын белдерде.

Сишәмбе матбугат очрашуында Русия мәгариф министры Ольга Васильева "Бизнес-онлайн" хәбәрчесең Мордовиядәге Азюрка авылында мәктәптә яулык ябуны тыю турындагы соравына үз фикерен белдерде. "Бу беренче генә хәл түгел. Берничә ел элек Ставрополь төбәгендә дә шундый хәл булган иде. Конституция мәхкәмәсе карар чыгарды – кайсы да булса милләткә мөнәсәбәтле булуны ассызыклап торучы хиҗапка мәктәптә урын юк! Шуңа күрә әлеге сорау Конституция мәхкәмәсе тарафыннан чишелде дип саныйм. Белүегезчә, мин күп еллар дәвамында дәүләт конфессиара мөнәсәбәтләр кафедрасы белән җитәкчелек иттем. Тирәнтен ышанган кешеләр үзенең дингә мөнәсәбәтен атрибутика белән ассызыкларга тырыша дип уйламыйм. Бу минем ныклы шәхси фикерем. Мин яхшы беләм һәм ни әйткәнемә җавап бирәм", диде Васильева.

Министр сүзләренчә, тирәнтен ышанган кешеләр дини атрибутиканы беренче урынга куярга тиеш түгел, бигрәк тә мәктәптә.

"Мин сезгә башка төрле әйтәм. Әгәр исегездә булса, Төньяк Кавказда да, Краснодар төбәгендә дә, Ростов өлкәсендә дә, Русиянең башка кайбер төбәкләрендә дә хатын кызлар кияүгә чыкканнан соң чәчләрен җыеп йә яулык белән, йә махсус бәйләвеч белән яшереп куя торган булган. Һәм бу дингә иң соңгы чиратта гына кагылышлы булган", дип өстәде Васильева.

Чынлыкта 2015 елның февралендә Русия Конституция мәхкәмәсе түгел, ә Русия Югары мәхкәмәсе Мордовия мәктәпләрендә укучылар яулык бәйләп йөрмәскә тиеш дигән карар чыгарды.

Быел бу мәсьәлә янә калкып чыкты, бу юлы Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе укытучылары яулыкларын салмаса, җирле түрәләр аларны эштән куу белән яныйлар.

Сишәмбе Мордовиянең Евсевьев исемендәге дәүләт педагогия институтында яулыклы мөселман кызларны дәресләргә кертмәү турында хәбәр килеп иреште. Аларга шулай ук имтиханнар бирү һәм тәҗрибә алу да тыелган. Кызларны институттан куу белән яныйлар.

XS
SM
MD
LG