Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия педагогия институтында яулыклы мөслимәләрне дәрескә кертмиләр


Мордовиянең Евсевьев исемендәге дәүләт педагогия институтында яулыклы мөселман кызларны дәресләргә кертмиләр. Аларга шулай ук имтиханнар бирү һәм тәҗрибә алу да тыелган. Кызларны институттан куу белән яныйлар.

Мордовия педагогия институтына яулыклы студентларны кертмәү турында Азатлыкка адвокат Марат Ашимов хәбәр итте.

Өстәвенә, яулыклы кызларны төрлечә кимсетәләр, аларны "дәүләткә каршы чыгучылар" дип атыйлар. Уку йорты җитәкчелеге үзләре керткән тыюларны ниндидер "эчке документ"ка нигезләнеп эшлибез дип аңлата. Әмма ул документта нәрсә язылганын беркем белми, чөнки аны кешегә күрсәтмиләр.

Ашимов бүген әлеге кызлар белән очрашырга җыенганын да әйтте. Алар үз хокукларын яклау өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләшәчәк.

Бер ай элек Мордовиянең Азюрки авылында да яулык мәсьәләсендә яңадан хәлләр куера башлады. Ике ел элек укучыларга һәм укытучыларга хиҗапны татарча яулык рәвешендә артка бәйләп йөрергә рөхсәт итеп ике якны да канәгатьләндерә торган чишелеш тапканнар иде. Әмма хәзер хакимиятләр яулыкны бөтенләй салу таләбен куя.

12 гыйнварда Сарански мәктәпләрендәге барлык яулыклы укучы кызлар һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр уздырылды. Аларга "үз теләкләре белән" мәктәптә укуны ташларга һәм өйдә укуга күчәргә, ә инде моңа риза булмасалар, яулыкларын салырга кушылды.

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Азюрка авылында яулыклы укытучыларны эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волковка ачык хат юллады. Азюркадагы соңгы хәлләрне Татар конгрессы Мордовия җитәкчелегенең "тупас башбаштаклыгы" буларак бәяли.

Татарстан хатын-кызларының "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы исә Азюрка укытучыларын яклауны сорап, Русия мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать юллады.

XS
SM
MD
LG