Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин Кытайдагы мөселманнар өчен дога кылырга чакыра


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә карата фикерен белдерде.

"Әлбәттә, безне Кытайда килеп чыккан вәзгыять борчый – ул бит безнең кардәшләргә дә турыдан-туры кагыла. Әмма әлеге бөек дәүләтнең хакимияте борынгы Кытай мәдәниятенең кешелек дөньясына никадәр зирәклек һәм хикмәтне бүләк иткәнен онытмаса иде. "Якын күрше ерак туганнан яхшы" диелә икән аларның халык мәкалендә. Кытай бик күп мөселманнар өчен Ватан булып тора, ислам исә – тынычлык, хозурлык, мәрхәмәтлелек дине, ул үз асылында кешеләргә карата рәхим-шәфкать чәчеп торучы көч туплый”, - дигән Камил Сәмигуллин. Аның бу белдерүе Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сәхифәсендә урнаштырылган.

"Миннән күп кеше Кытайда мөселманнарга карата алып барылган сәясәткә карата шәхси карашымны сорый. Дин әһеле дингә каршы кампанияне ничек бәяли ала соң? Без үзебезнең күпмилләтле һәм күпдинле Ватаныбызда бер-беребезне кимсетмичә, үзара тату яшәргә күнеккән. Безнең халык шатлыкны да, кайгыны да кешеләрне милләт һәм дингә карамыйча-аермыйча уртаклаша. Үзебезнең тарихны үз башыбыздан кичереп, без бик яхшы бер сабак алдык: дингә каршы көрәш халык хәтерендә төзәлмәс яралар һәм бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә”, ди Камил Сәмигуллин.

Мөфти Кытай мөселманнары өчен дога кылырга чакыра. "Без, Русия мөселманнары, үзебезнең кардәшләребез өчен иминлек сорап дога кылырга тиешбез. Безнең барыбызны да якларга әзер торучы Зат бар – ул безнең Раббыбыз һәм Яралтучыбыз", дигән Татарстан мөфтие.

Күптән түгел Русиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Кытайда, шул исәптән Синҗан-Уйгыр төбәгендә ислам дине тотучылар дискриминация сизми дип белдергән иде.

"Мин Кытай өммәтен беләм, Кытайда берничә тапкыр булдым, мөселманнар яшәүче төбәкләрдә дә булганым бар. Аларның чыгышларыннан, безнең аерым очрашулар һәм сөйләшүләрдән алган мәгълүматка караганда, Кытайның мөселманнар берләшмәсе (ассоциация) үзләрен кимсетелгән дип тоймый. Алар Кытай хакимияте тарафыннан нинди дә булса дискриминация сизми", ди Равил Гайнетдин.

XS
SM
MD
LG