Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Кытайда "акыллы полиция" системы белән танышты


Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньда полиция бүлегендә
Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньда полиция бүлегендә

Шеньчженьда 53 мең камера урнаштырылган, махсус систем базасында берьюлы 30 млрд фото саклана.

Татарстан президентына Кытайның Гуандун төбәгендә кешеләрнең йөзләрен таный алучы систем кертелгән "акыллы полиция" бүлеген күрсәттеләр. Бу хакта президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

Полиция офицеры әлеге систем халык күп яшәүче төбәктә иминлек тәэмин итү өчен кирәк булды дип сөйләгән. Аерым алганда Миңнехановка кешеләрнең йөзләрен һәм машиналарның номерларын таный алучы системнар, күпяклы анализ ясалган видео һәм фотолар сакланган библиотека күрсәтелгән. Бу база ярдәмендә камералар астына эләккән һәркемнең исеме яки фотосы аша аны табарга һәм кайларда йөргәнен билгеләргә мөмкин.

Моның өчен Шеньчженьда 53 мең камера урнаштырылган. Аларның 13 меңе югары сыйфатлы видео яки фото ясый. "Акыллы базада" берьюлы 30 млрд фото яки видео саклана ала дип белдерелә.

Татарстан президенты моннан тыш, Шэньчжэнь шәһәрендә CHTF Кытай югары технологияләр күргәзмәсен карады һәм түләү системнары өчен инновацион алымнар тәкъдим итүче "PAX Technology" ширкәте җитәкчелеге белән очрашты дип хәбәр итә президентның матбугат үзәге.

Соңгы айларда Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия бирү үзәкләренә" ябу турында хәбәрләр тарала башлады.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Шул ук вакытта Русия белән Кытай ике арадагы хезмәттәшлекне арттыра бара. Белгечләр Синҗан төбәгендәге мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе киләчәктә Русия мөселманнарына карата да кулланылырга мөмкин дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG