Accessibility links

Кытай хакимияте уйгыр мәдәнияте үсешенә ярдәм иткән рестораннар челтәрен япкан


Архив фотосы
Архив фотосы

Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендәге Өремче шәһәрендә Кытай хакимияте уйгырларның танылган “Мираҗ” (Miraj) рестораннар челтәрен япкан. Бу хакта челтәр җитәкчесенең туганына сылтама белән “Ирекле Азия радиосы” хәбәр итә.

Чыганак ресторанның уйгыр мәдәниятен популярлаштыруы өчен инде 2018 елның маенда ук ябылуын, әмма аның турында хәзер генә билгеле булуын әйтә.

"Мираҗ" челтәре хуҗасы Абдерәшит Хошур Хаҗи, аның абыйсы танылган хәйрияче Аблимит Хошур Халис Хаҗи һәм аларның ике бизнес хезмәттәше Уйгыр белем бирү фонды белән элемтәләре өчен быелның маенда тоткарланып Казакъстан белән чиктә урнашкан Колҗа шәһәре төрмәсенә ябыла. Шул вакыттан бирле рестораннар челтәре эшләми.

Ресторан хезмәткәрләре аңлатма бирүдән баш тарта. Ресторан янында урнашкан кибет хуҗасы сүзләренчә, хезмәткәрләр Кытай хакимияте басымы сәбәпле булган хәл турында сөйләүдән курка.

Элегрәк Азатлык Кытайда мөселманнар “тәрбия бирү үзәкләренә” ябылуы турында язган иде. Алар арасында татарлар да бар.

Кытайда 8 меңгә якын татар яши. Нигездә бу XIX гасыр азагы ХХ гасыр башында Өремчедә төпләнгән татар эшмәкәрләренең оныклары. Аларның күпчелеге татар телендә сөйләшә. 2000 елда Дөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан югары уку йортларына кабул итү өчен аларга махсус програм булдырылды.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

XS
SM
MD
LG