Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW Кытайны Синҗан халкына электрон күзәтү оештыруда гаепли


Мобиль телефон өчен махсус кушымта ярдәмендә хакимиятләр Синҗан халкы турында күп мәгълүмат җыя, шул исәптән аларның кая да булса баруларын, шөгыльләрен күзәтә.

Кытай хакимиятләре илнең төньяк-көнбатышындагы Синҗан төбәгендә мөслемнан халкын күзәтү өчен кесә телефоннары махсус кушымтасын куллана. Бу хакта Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы белдерә.

Кушымта ярдәмендә хакимиятләр Синҗан халкы турында күп мәгълүмат җыя, шул исәптән аларның кая баруларын, шөгыльләрен күзәтә. Integrated Joint Operations Platform дип аталган програм төбәктә яшәүчеләрнең мобиль телефоннарын һәм компьютерларын күзәтә, шикле гамәлләр булса, сигнал бирә. Кешеләрнең аралашулары, нинди дә булса шөгыльләре, хәтта хуҗалыкларда электр энергиясен күбрәк куллануы да шик тудырырга мөмкин. "Шикле" затларга соңрак махсус хезмәтләр зуррак игътибар бирә башлый.

Күптән түгел кайбер басмалар Кытай хакимиятләре Көнчыгыш Төркестан уйгырларын бөтен ил буйлап күзәтү өчен йөзләрне тану системын куллана дип тә язды. Хәзерге вакытта полиция ясалма акыл технологиясен уйгырларны Ханчжоу һәм Вэньчжоу кебек шәһәрләрдә күзәтү өчен куллана диелә.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Русия дә, Татарстан да әлегә Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен белдермәгән иде. Күптән түгел Русия тышкы эшләр министры Синҗандагы хәлләргә карата "без башка дәүләтләрнең эчке проблемнарына тыкшынмыйбыз" дип әйтте.

Кытай рәсмиләре исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Мөселманнарны эзәрлекләүне алар, беренчедән, экстремизмга каршы көрәш дип, икенчедән, "кешеләргә якты киләчәккә юллама" дип атый.

The Independent язуынча, Кытайның тәрбия бирү үзәкләрендә ике миллионлап уйгыр һәм башка мөселман вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG