Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студент Егор Жуков экстремизмга өндәүдә гаепләнеп өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде


Егор Жуков
Егор Жуков

Экстремизмга чакыруда гаепләнгән студент Егор Жуковка хөкем карары игълан ителде. Мәхкәмә аны 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Прокурор Жуковка 4 ел колония сораган иде.

6 декабрь Мәскәүнең Кунцевский районы мәхкәмәсендә Югары икътисад мәктәбе (ВЭШ) студенты Егор Жуков эше кысасында утырыш узды. Мәхкәмә Жуковны экстремизмга чакыруда гаепле дип тапты һәм 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.

Жуковка шулай ук өч ел сынау вакыты билгеләнде, ике ел дәвамында интернетта сайтларны идарә итү тыелды.

5 декабрь узган утырышта прокурор студентка дүрт ел колония хөкеме бирүне һәм 2,5 елга интернет сайтлары белән бәйле эшләрне тыюны сораган иде.

  • Жуковны 2019 елның җәендә булган протестлар вакытында экстермизмга чакыруда гаеплиләр. Тикшерүчеләр студентның YouTube-та урнаштырган роликларында Русия хакимиятенә каршы "көч һәм кораллы фетнә” кулланып көрәшкә чакыру бар дип тапты.
  • Егор Жуковны 2 август Мәскәү шәһәр думасына гадел сайлаулар таләп иткән урам чараларыннан соң кулга алган иделәр. Аны массакүләм чуалышларда катнашуда гаепләделәр. Ләкин бер ай узгач студентны өй сагына күчерделәр, чуалышларга катнашы булмаган дип танып, җинаять эшен туктаттылар. Шул ук вакытта аңа карата экстермизмга чакыру маддәсе нигезендә яңа эш ачылды.
XS
SM
MD
LG