Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түрәләр мәчетләрдә татарларның мәхәллә рухын үтерә"


Габдрәүф Зәбиров

"Миргазиян" мәчетенең элекке имамы Габдрәүф Зәбиров башка төбәкләрдән аермалы буларак Казанда түрәләр мөфтият, җирле дини идарәләр эшенә кысыла дип саный. Имамнар билгеләүне дә түрәләр белән килештерү кирәклеген әйтә ул.

"Миргазиян”"мәчете имамы Габдрәүф Зәбировның вакытыннан алда вазифасыннан азат итүне сорап Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга гариза язуын, мәхәллә халкы Зәбировның мәчеттә камералар урнаштыруга каршы чыгуы нәтиҗәсе буларак бәяли. Мәчетнең мөтәвәллият (башкарма комитет) вәкиле Рәүф Ибраһимов Азатлыкка әйтүенчә, Зәбиров үзе бу хакта мәхәллә халкына аңлатмаган, шул сәбәпле алар имамның гариза язу карары камералар белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлаган. Азатлык бу мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп Гәбдрәүф хәзрәт белән сөйләште.

– Габдрәүф хәзрәт, сәламәтлек сәбәпле диеп язылса да, сезнең имам вазифасыннан вакытыннан алда китү турындагы гаризагызны җәмәгатьчелек мәчеттә камералар куюга каршы чыгуыгыз белән бәйли. Сезгә басым булгандыр дигән карашта торалар.

– Әле Татарстанда да, Русиядә дә миңа басым ясарга көченнән килгән кеше тумады. Әгәр туса, Русия президенты идарәсе, Татарстан президенты аппаратына телефонымны бирәм, очрашыйк, ничек басым ясарлар икән. Алар кемне үз кубызында биетәләр, кемне ашаталар шуңа гына басым ясый алалар. Мин алар арасында түгел.

​Әтием гаиләдә 25нче бала иде. Бабабыз Йосыфның үз хуҗалыклары булды. НКВД хакимияткә килгәч, йортыбыз белән бергә бөтен савыт-сабаларны, хайваннарыбызны кош-кортларны тартып алалар һәм хәтта бакчадагы алмагачларыбызны кисәләр. 25 бала белән бабамны урамга сөрәләр. Шуннан бабам Бакуга хиҗрәт итә. Минем туган шәһәрем дә – Баку. Бабамның икенче кардәшен – Шәйдулла Забировны кыш көнне яланаяк, богауларда кардан алып китеп атып үтерәләр. Шәһит була. Мин шундый кавемнән. Шундый кеше ниндидер президент идарәсеннән һәм андагы шавкалардан (маэмайлардан) куркыр дип саныйсызмы?

Мин 1997 елдан 2002 елга кадәр Пензада мәчеттә имам-хатыйб булып эшләдем. Ул вакыттагы Пенза губернаторы Василий Бочкарев мине эштән алыр өчен татар байларын да, криминал төркемнәрне дә җибәреп карады. Булдыра алмады.

"Миргазиян" мәчете
"Миргазиян" мәчете

– Габдерүф хәзрәт, сез "Миргазиян" мәчетеннән имам вазифасыннан киткәнче мәхәллә халкы белән очраштыгызмы һәм хәлне аңлаттыгызмы?

– Юк. Мин бу гаризамны Татарстаннан читтә, ягъни Пенза өлкәсендә булганда яздым.

– Димәк мәхәллә сезнең китүне белми калды?

– Хәзер белә инде. Бөтен планета белә. Интернет куллану бөтен дөньяны бер авылга әйләндерде.

– Бу карарны кабул иткәнче мөфти белән сөйләштегезме?

– Дини идарә башлыгы буларак гаризамны мөфтигә һәм шулай ук мөфтиятнең эшләр белән идарә итү башлыгына җибәрдем. Ике гариза китте. Мәчетнең низамнамәсендә шулай язылган. Мине бит мәхәллә сайлый, мөфти билгели.

– Алдан киңәшләшү булмады димәк?

– Минем сәламәтлегем хакында мөфти хәзрәт алдан ук белә иде. Бу шәхси эшем һәм ул мәгълүматны җәмәгатьчелеккә таратасым килми. Һәрбер кеше хасталанырга да, сәламәтләнергә дә мөмкин.

Мөфтине бернәрсәдә дә гаепләмим, чөнки аны хөрмәт итәм. Татарстанда бүгенге көндә шундый галим мөфти булганга Аллаһка шөкер итәргә кирәк. Халык аның кадерен белмичә яши. Ул барлык шәригать фәннәрен белә. Безнең кайбер мөфтиләребез артистлар бит. Алар Коръәнне дә дөрес итеп укый алмыйлар. Камил хәзрәт – Коръән хафиз. Татарстанда андый белемле мөфтине мин әле күрмәдем. Моның белән горурланырга һәм мондый мөфтине якларга кирәк.

Габдрәүф Зәбиров "Түрәләр мәчетләрдә татарларның мәхәллә рухын үтерлеләр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:39 0:00
йөкләү

Ләкин Казанда мин түрәләрнең мәчет һәм дини идарә эшләренә тыкшынуына шаһит булдым. Димәк алар ике Конституция – Русия һәм Татарстанныкы һәм 1997 елгы "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр" канунын санга сукмыйлар килеп чыга. Дини идарәнең бит низамнамәсе бар. Түрәләр аларның эшенә кысылмаска тиеш. Татарстанда "бегунок"лар бар. Мөфти куйганчы ук шул бегунок һәм имам итеп куелачак кеше үз намзәтен президент идарәсе, Казан башкарма комитеты, районда икән, аның җитәкчесе, ФСБ, ЦПЭ белән килештерергә тиеш. Бу бит кимсетә торган процедура. Мәхәллә рухын бетерү.

Казанда түрәләрнең мәчет һәм дини идарә эшләренә тыкшынуына шаһит булдым

Мәсәлән, Пенза өлкәсендә ниндидер түрәнең кайсыдыр мәчетнең язмышын хәл итүе күренгән хәл түгел. Кайсы имамны кую, кайсын куймау, ул имам белән алдан сөйләшүләр уздыру да юк. Бу бит акылга сыймый торган хәл. Әлеге гадел тәнкыйтьне без ачыктан-ачык әйтергә тиеш.

Татарстанда түрәләр барысына да тыгылырга, имеш тәртип урнаштырырга, үз кешеләрен куярга телиләр. Хәтта үзләренең киләчәк мөфтиен әзерлиләр. Аларга идарә ителә торган мөфти – курчак кирәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт галим кеше, анарга бик авыр, чөнки аңа төрле яктан көчле басым бара. Мөфтигә ялгыз гына мөселманнар проблемнарын хәл итү авыр, аңа читтән бармаклар аша күзәтеп торырга түгел, ә ярдәм итәргә кирәк. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мөфтине куйган икән, аның артында кайбер түрәләр төрле пычрак уеннар уйнамасыннар иде.

Шуңа Татарстанда проблема мөфтидә түгел, ә түрәләрдә. Алар татарларга үзләренең "түрәләр исламын" ясалма исламны такмакчы булалар ягъни "Мәскәү мәзхәбе"н кертмәкчеләр. Бу барысы да Русия президенты идарәсеннән килә. Традицион ислам дигән булып үз мәзхәбен кертәләр. Безнең ике проблем бар, берсе – ваһһабилар. Алар элек тә өммәтебезгә зарар китергәннәр һәм хәзер дә зарар итәләр. Чөнки аларның китапларын, карашларын, тәэсирләрен беләбез. Икенчесе – түрәләр үстергән комформист руханилар. Бу руханилар исламны үз файдасында кулланмакчылар. Алар динне үзләре теләгәнчә шәрехлиләр. Хәнәфи мәзхәбе дигән булып үз исламын тагалар.

– Проблем мөфтидә түгел дидегез, әмма мөфти хуҗалык эшен дә хәл итә бит. Мисал өчен, мәчетләргә камералар кую мәсьәләсен алганда...

– Бу мөфти эше түгел, ә ФСБ эше. Моны барысы да яхшы белә. Чөнки бүген мәчетләрдә мөселманнар арта, җомгаларда мәчетләрдә алма төшәрлек тә урын юк. Мәчетләребез дә күп.

Заманында Идел буенда 15 мең мәчетебез бар иде. 1980нче елга кадәр 80 генә мәчетебез калды. Аның 40ында гына хәзрәтләр намаз укытты. 40 мең галимебезне шәһит иттеләр. Шәһит итмәгәннәрне Себергә җибәреп урманнар кистерделәр, Лубянкада НКВДда газапладылар. Кайберләрен яшәрлеген калдырмыйча туган авылларын, туган ватаныннан калдырып хиҗрәт итәргә мәҗбүр иттеләр.

Элек НКВД, аннары КГБ, хәзер ФСБ. Аларың куллары канга баткан. Шулар төрле хәйләләр белән мәчетләргә камераларны куймакчы булалар. Мөселман кардәшләребез, хатыннарыбыз, әбиләребез, апаларыбыз, сеңелләребезгә мыскыллап карап тормакчылар. Бу нинди хурлык.

Бу нинди куркаклык, инсафсызлык, этлек? Милләтең, динең яклап үз сүз дә әйтә алмыйсың

Милләтебезнең хәленә карагыз. Мәскәүдә татар милләте ни хәлгә килде? Сиксән проценты татарча белми. Татарстаннан тыш, балаларның сигез проценты гына татар телен өйрәнә. Татарча укытучы мәктәпләр, балалар бакчалары юк. Катнаш никахлардан милләт бетә. Дүрт буыннан соң инде милләт югала. Татар авылларында инде балалар урысча сөйләшә.

Мәктәптә дә телне нишләттеләр. Депутатлар да телне яклап бер сүз дә әйтмәделәр. Бу бит хурлык. Заманында безнең дәүләтебездә бит татар теле дәүләт теле иде, башка телләр аннары килде. Бу нинди куркаклык, инсафсызлык, этлек? Милләтең, динең яклап үз сүзеңне дә әйтә алмыйсың.

– Киләчәк планнарыгыз нинди?

– Милләтемә, ислам диненә ихлас күңелем белән хезмәт итәчәкмен.

– "Миргазиян" мәчетенең мөтәвәллияте сезне аның рәисе итеп күрергә тели. Сез моңа риза булачаксызмы?

– Минем сәламәтлек мәсьәләсен хәл итәсем бар. Миңа дәваланырга кирәк. Саулыкның кадерен хаста кеше генә белә.

– Сез Татарстанда калачаксызмы?

– Мин Алтын Урдада калачакмын. Ул дәүләттә ислам дине дәүләт дине иде. Бу безнең җирләребез. Татарларның дүрттән өч өлеше генә Татарстаннан читтә яши.

– Мөфтигә гаризаны Пензадан яздым дидегез. Пензага баруыгыз сәбәпләре?

– Пенза өлкәсендә Кочалейка дигән авылның мәчетендә иптәшем һәм андагы имам белән балаларны укыту-тәрбия итү дәресләрен алып бардык. 60ка якын бала йөрде. Бер төркем хатын-кызлар да йөрде. Без алган гыйлемне киләчәк буынга җиткерергә тиешбез.

***

Мөтәвәллият вәкиле Рәүф Ибраһимов Азатлыкка әйтүенчә, "Миргазиян" мәчетендә имам вазифасын Фәрит Гарипов башкарачак. Ул әлеге мәчеттә икенче имам булып торган һәм дәресләр дә алып барган.

"Гыйлеме ягыннан икеләнмибез. Шуңа без риза булдык. Шул ук вакытта Габдрәүф хәзрәт тә бик гыйлемле кеше. Һәрвакыт дәлилләр китереп сөйли. Оештыру ягын да яхшы башкара. Ураза вакытында көн дә ифтарлар уздыра алдык. 150шәр кеше җыела иде. Безгә андый кеше кирәк. Хәзер безнең мөтәвәллиятнең рәисе юк. Җир мәсьәләсе хәл ителеп бетмәгән, коймалар куелмаган. Шуңа Габдрәүф хәзрәт бу вазифада калса яхыш булыр иде. Мәчет мөфтият карамагында булгач, алар берәр сүз әйтергә тиештер", диде Рәүф Ибраһимов.

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG