Accessibility links

Кайнар хәбәр

Осиново каршылыгы: "Куып таратканчы торабыз. Кирәк булса, тагын киләбез"


Осиновода активистларны тоткарлау, 16 декабрь 2019
Осиновода активистларны тоткарлау, 16 декабрь 2019

Осиново бистәсендә чүп яндыру заводына каршы корылган чатыр лагере 16 декабрь иртәсендә полиция тарафыннан куып таратылды. Активистлар тоткарланды һәм Яшел Үзән полиция бүлегенә озатылды.

Осиновода чатыр лагерендә полиция иртәнге 9.00да килә, тирә-як йөк машиналар белән уратып алына. Алар артыннан Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та килеп активистларга таралашырга тәкъдим итә. Кешеләр чатыр лагерен бер-берсенең кулына тотынышып якларга тырыша, әмма ахыр чиктә алар барысы да полиция тарафыннан тоткарлана, автобуска утыртылып полиция бүлегенә озатыла. Каршылык күрсәтергә теләүчеләр автобусларга көчләп утыртыла.

"Бу монстрны безгә көчләп тагалар!"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:29 0:00

Бу чатыр лагере 2 декабрь барлыкка килде. Ике атна дәвамында кешеләр бер-берсен алмаштырып кизү торды, алар биредә юл салырга дип килгән техниканы туктатуга иреште. Каршылык күрсәтүчеләр Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелмәскә тиеш дип саный.

Лагерьдә төрле кешеләр булды. Күпчелеге – Осиново бистәсендә гомер итүчеләр. Башта алар берничә кеше иде, аннары килеп йөрүчеләр саны артты. Чатырларда һәр төн кунып калучылар булды. Кемдер иртән килә, аннары аларны төштән соң башкалар алыштыра. Ризык алып килеп теләктәшлек белдерүчеләр дә шактый булды.

Азатлык чатыр лагерендә 14 декабрь булды. Шимбә көнне 15 градус салкын булуга карамастан иртәнге якта чатырлар лагерендә инде дистәгә якын кеше иде. Ирләр утын яра, учакта су кайный, хатыннар үзара аралаша. Лагерьдә олысы да, кечкенәсе дә бар иде. Кемдер балаларын да ияртеп килә. Читтән яңа килүчеләргә дә шик белән карыйлар, кат-кат кем, кайдан булганны сорашалар.

Азатлык сөйләшкән кешеләр барысы да диярлек полиция килеп таратуына әзер булуларын әйтте.

Тәнзилә Хәйруллина белән Саҗидә Галиева чатыр лагеренә килгән кешеләрнең һәрберсен энәсеннән җебенә кадәр сораша. Алар провокациядән курка, төрле кешеләр бар, җинаятькә котыртырга мөмкиннәр, дип аңлата үзләренең шикләнүләрен.

Тәнзилә Хәйруллина Осиново бистәсендә — гомер иткән кеше. Әле лаеклы ялда. Ике бүлмәле фатирда яшим, бакчам бар дип сөйләде ул безгә. Бакча төзеләчәк заводка терәлеп торачак. "Казаньоргсинтез" да җиткән иде, тагын төтенләп утырган заводны төзү безне мыскыл итү дип саный ул.

— Зарарлы бит ул завод. Аннан бүленеп чыккан зыянлы матдәләр без эчкән суга кушылачак, чиста һава сулыйбыз дип әле дә мактана алмыйбыз, тагын бер завод булса, ничек суларбыз? Үземне экоактивист дип санамыйм, әмма киләчәк турында уйландыра. Экоактивистларга хөрмәтем зур. Кыш, ә алар чатырда торалар. Пешереп җылы ризык алып килдем.

Туганнарым да минем монда йөрүемә каршы түгел. Мин дә, алар да түрәләрнең бер сүз әйтмәүләренә бик борчылабыз. Аларны без өметләр баглап, сайлап куйдык. Безнең салымга яшәүчеләр, сүзебезне ишетеп, безне якларга тиешле кешеләр. Ә алар безгә каршы әйбер оештырып яталар, күңел бик әрни.

Бакчам шушы басуга якын, кишер, суган, кыяр үстереп курыкмыйча ашый идек, заводны төзесәләр, аны ташларга туры киләчәк. Ә бу — гаиләгә минус. Минем биш оныгым бар. Зыянсыз ризык ашата идем.

Артык өмет юк. Әмма түрәләр дә кеше, аларның да балалары бар, аларның да саф һава сулыйсы киләдер. Бу Казанга да җитәчәк. Ярар, үзләре чит илгә чыгып китәр дә ул, туган-тумачалары, дуслары бар бит. Барысы да китеп котыла алмый.

Тәнзилә ханымның сүзенә Осиново бистәсеннән Саҗидә Галиева кушыла. Ул да лаеклы ялда, кошчылык фабриксында, аннары "Майский" совхозында эшләдем дип таныштыра ул үзен. Мин дә шушы гаделсез хәлгә чыдый алмыйча лагерьгә килдем дип сөйли.

— Яшәгән җиребез шушында, безне туендырган бакчабыз шушында. Чүп яндыру заводын төзеп куйгач, нәрсә булачак? Түрәләр бүген шундый карар чыгарган, әмма алар да гомер буе утырмас, безнең кебек яши башлар. Аларга да әллә нинди картлык килергә мөмкин. Кешеләрнең каһәрен уйласыннар.

Мин дә, халык та җылы өендә түзеп утыра алмыйча киләбез бу лагерьгә. Бөтен хәлләргә дә әзер без. Яшьләр эштә, алар лагерьга килә алмый, без — пенсионерлар, буш вакыт күп. Монда торучыларга аз булса да җиңел булсын дип киләбез. Ел буе төрле пикет, митингларга йөрдек. Халык фикеренә колак салырга уйласалар, мондый адымга бармас иде түрәләр. Алар акчага алданган, халыкны уйлыймы инде алар, бу җирләр сатылган. Чүпне аерым җыеп, аны эшкәртү заводына каршы түгелбез. Кешегә эш тә булыр иде. Бакчада чүп яныдрасак та кара төтен чыга. Ә монда зур завод!

Тәнзилә ханым да, Саҗида ханым да чүпне аерым җыярга өйрәнү кыен түгел, моңа озак вакыт кирәкми дип саный. Авыл халкы гомер-гомергә чүпне аерым җыя, шәһәр халкын да аңа өйрәтү авыр түгел, ди алар.

— Тирә-як мохит турында уйлаган кешегә аңлатсаң, ул чүпне аерым җыя ала. Без бит авылда үстек, йомырка, бәрәңге кабыгын аерым, шешә, кәгазьләр аерым җыела. Авыл кешесе гомер буе шулай яшәде. Чүп таралып ятмады. Түрәләр, халык аны булдыра алмый ди, өйрәтергә кирәк, шартлар тудырырга. Японнар чүпне аерым җыя ала, без кай ягыбыз белән ким? - ди Тәнзилә ханым.

Күп сөйләдек, башкалар да сөйләсен, намаз вакыты кала дип ике татар апасы өйлә намазын укыды. Урамда, салкында. Алар гаделлек өстен чыксын иде дип дога кылабыз дип аңлата.

Учак сүнмәсен дип тырышкан Марат Әюпов Залесный бистәсендә яши. Интернетта хәбәр булгач, мин дә килеп кушылдым. Бу проблем миңа да кагыла дип аңлата ул активистларга кушылуын.

— Казанның 22нче санлы заводында эшлим. Кемдер акча биреп, ризык алып килеп теләкләштлек күрсәтә, мин менә ял көннәрендә булса да лагерьгә ярдәм итәргә килдем. Туганнарым да минем монда булуыма каршы килми.

Һәрвакыт пикет, митингларга чыгам, әмма әлегә түрәләр ишетмиләр. Кешеләр дә берләшми, гәрчә бу барыбызга да кагыла. "Салават күпере" торак компексында кеше күп яши, әмма чыкмыйлар. Кемдер эштә, кемдер курка, аларның күбесе бюджет өлкәсендә эшли, эшне югалтудан курка, барысы да кредит түли.

Полиция, ОМОН килеп керүенә әзербез, ФСБ исемлегендә дә торабыз инде без. Төземәсләр дигән өмет бар, кеше юкка гына туңып тормый инде монда ике атна дәвамында. Куып таратканга кадәр торачакбыз. Кирәк икән, тагын чыгачакбыз.

Ул арада чатыр лагеренә бер-бератлы кешеләр килә. Үзләре белән күчтәнәч алып килә. "Чәй кайнады, әйдәгез, чәй эчик!" дигән тәкъдим яңгырый. Учак янында "Ник гармуныңны алып килмәдең?" дигән сораулар ишетелә. Протест белдерүчеләр арасында җыр сәнгате турында гәп кора башлый.

— Иң шәп җырчы беләсезме кем? дип сорый бер ир.

— Илһам Шакировмы?

— Ул иң яхшысы, сүз дә юк, әмма исәннәрне әйтәм әле мин. Ришат Төхвәтуллинга билет 600 сум тора, аның билетлары иң кыйммәте диләр.

Күчтәнәч төяп килүчеләрнең берсе –​ Алсу Зыятдинова – ике бала әнисе. Үзе чатыр лагерендә булганда балаларны әби-бабалары карый. Ул киләчәктән куркам дип кичерешләре белән уртаклаша.

— Өйдә түзеп утыра алмаганга килдем. Ике балабыз бар, киләчәк тә куркыта. Бу бистә болай да экология ягыннан имин түгел. Сәламәтлек өчен куркыныч. Шушында яшибез, бер яктан "Казаноргсинтез", икенче якта фабрика, совхозлар, инде тагын бер заводны китереп куярга телиләр. Тирә-якта авыллар, тыюлык урманнары. Болай да кешеләр сәламәт түгел, дустым онкология диспансерына эләкте. Андагы хәлләрне күргәч, күңелем актарылып кайтты. Һәрбер гаиләдә шул чир белән чирләүче кеше бар. Кирәкме бу безгә?

Иртән чатыр лагерен таратканда унлап кеше булган. Активист Вера Керпель хәле полиция бүлегендә начарлана башлаган.

* * *

Узган атна Татарстан Язучылар берлеге җыелышында катнашкан әдипләрдән Казанда, Арчада чүп яндыру заводы, Әлмәттә химия заводы төзелүгә карата фикерләрен белешкән идек.

Татар язучылары чүп яндыру заводын төзү турында: "Вак мәсьәлә бу"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

XS
SM
MD
LG