Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данир Сабиров башкорт биюенә пародиясе өчен гафу үтенде


Данир Сабиров
Данир Сабиров

Пародист һәм юмор остасы Данир Сабиров башкорт биюенә пародиясе өчен Башкорт корылтаеннан гафу үтенгән, аның Уфада бүгеннән башланырга тиешле концертлары күчерелгән.

Пародист һәм юмор остасы Данир Сабиров башкорт биюләренә пародиясе өчен Дөнья башкорт корылтаена гафу үтенү хаты юллаган. "Кичә Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин исеменә гафу үтенү хаты имзаладым" диде Сабиров Азатлыкка.

Бүген Татарстан президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова да Башкорт корылтаеның Татарстан җитәкчелегеннән Данир Сабировның чыгышларына цензура уздыруны сорап язылган мөрәҗәгатенә аңлатма бирде.

Журналистлар белән очрашуда Галимова "артист гафу үтенде, без күршеләребез белән тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез", дип белдерде.

Лилия Галимова
Лилия Галимова

"Әлбәттә, без моның турында ишеттек, кыскача гына үз фикеребезне җиткерергә телибез. Без халыкларның үзара хөрмәт итү принципларына таянабыз, бигрәк тә башкорт халкы кебек безгә якын халык белән. Халыкларның гореф-гадәтләренә кагылышлы мәсьәләләрдә бик нечкә уйлап эш итү генә мөмкин дип саныйбыз, чөнки бу башка халыклар тарафыннан кискен кабул ителә ала. Инде белгәнебезчә, артист гафу үтенде, без исә үз чиратабызда, күршеләребез белән, шул исәптән сәнгать өлкәсендә дә, тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез. Галиәсгар Камал театрының Уфада, Мәҗит Гафури театрының Казанда гастрольләре зур уңыш белән узды. Башкортстан да, Татарстан да күп халыкларның бер җирдә тыныч яшәү үрнәге булып тора", диде Галимова.

Ул шулай ук киләсе атнада Башкортстанда Татарстан көннәре узачагын да искә алды. Бу да халыкларны якынайтуның бер этәргече булыр дип өметләнә Казан Кирмәне.

Күптән түгел Дөнья башкорт корылтае пародист һәм юмор остасы Данир Сабировның башкорт чыгышларына цензура уздыруны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать юллады. Моңа Данир Сабиров концертыннан социаль челтәрләрдә таралган өзек сәбәп булды. Анда артист башкорт биюенә пародия ясый.

Корылтай моны "башкорт халкының күңеленә төкерү", халык хисләрен мыскыл итү дип атады һәм Сабировның чыгышларына цензура ясауны, Башкортстанда аның концертларын 2019 елның ахырында кадәр тыюны таләп итте.

Данир Сабиров бер матбугат чарасында да әлеге хәлгә аңлатма бирмәде.

Узган атнада Башкортстанда Данир Сабировның әлеге пародиясенә ризасызлык белдерүләр башлангач, җомга көнне артист Instagramda гафу үтенү сүзләре язды. Әмма анда ни өчен гафу үтенүен язмады. "Җомга мөбәрәк булсын!!! Үзем дә теләмәстән, үпкәләткән булсам, мин иң беренче Аллаһ Тәгаләдән мине гафу итүен сорыйм һәм сездән дә гафу үтенәм. Ниятем кешеләрнең, халыкларның араларын бозу, кимсетү түгел иде. Бары тик бу җиңел булмаган чорда күңелләрегезне күтәрергә тырышу иде. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен безгә дус, тату, матур итеп яшәргә. Амин!" дип язды Сабиров.

11 апрель Уфаның Моторлар җитештерүчеләр мәдәният сараенда Данир Сабировның концерты узарга тиеш иде. Ул 21 апрельгә күчерелде. Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда 12 һәм 13 апрель узарга тиешле тамаша 24 һәм 26 апрельгә кичектерелде. 14 апрель Орион мәдәният сараенда үтәргә билгеләнгәне 23 апрель узачак.

Уфада Данир Сабиров концертлары кичектерелү турында игъланнар
Уфада Данир Сабиров концертлары кичектерелү турында игъланнар

Моторлар җитештерүчеләр һәм Яшьләр мәдәният сарайларының билет сатучылары кичектерүне Азатлык хәбәрчесенә Данир Сабировның "авырып китүе" белән аңлатты. Әлеге кассадан билет алучы бер кеше исә бу кичектерүнең "Данир Сабировның теленә күрә" булуын әйтте. Аның сүзләренчә, артист концертларын башкорт җәмәгатьчелегенең ризасызлыгы сәбәпле кичектерергә мәҗбүр булган.

Машина төзүчеләр мәдәният сараеның билет кассасы янында
Машина төзүчеләр мәдәният сараеның билет кассасы янында

Ә менә 15 апрель Кушнаренко, 16 апрель Чакмагыш, аннан Дүртөйле һәм Үрге Яркәйдәге концертлары кичектерелмәгән.

2014 елда Башкортстанда моңа охшаш бер вакыйга булган иде. Уфа "Нур" татар драма театрына гастрольгә килгән Әлмәт театры беренче тамашасыннан соң ук "әхлак кагыйдәләрен бозган өчен" дип кайтарып җибәрелде. Спектакльдә башкорттан көлү күренешләре булган диелде. Татарстан мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.

Былтыр апрель аенда исә Русия мәзәкчесе Руслан Белыйның Салават Юлаев турынлагы сүзләре җәнҗал уятты. Ул Уфадагы чыгышында Юлаевны бандит һәм юлбасар дип атады. Аның бу мыскыллавы башкортларда ризасызлык тудырды.

"Башкорт" оешмасы Салават Юлаев һәйкәле янында бу уңайдан каршылык чарасы үткәрде. "Тархан" исемле көрәшчеләр төркеменең 15 егете Руслан Белый чыгыш ясаган Ульян шәһәренә барып, Белый төркеме җитәкчесе белән очрашып, гафу үтенү турында сөйләшеп кайтты. Белый башкортлардан гафу үтенмәде.

XS
SM
MD
LG