Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данир Сабиров: "Тел өчен көрәшергә кирәк түгел, сөйләшергә кирәк"


Данир Сабиров чыгыш ясый
Данир Сабиров чыгыш ясый

"Тел өчен көрәшергә кирәк түгел, тел өчен сөйләшергә кирәк!" Cүз остасы Данир Сабиров декабрь башында Казанда үткән тамашасында меңләгән халык алдында шулай дип белдерде. Бу сүзләрне ул үзенең яңа концерт програмына керткән. Данирдан әлеге фикеренә аңлатма бирүен сорадык.

Юмор остасы бу сүзләре белән митинглар ясап кем беләндер көрәшеп кенә татар телен саклап калып булмаячак дип әйтергә теләгән. Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметкәч, бер төркем артистның Бауман урамына чыгып "Туган тел"не җырлап йөрүен ул файдасыз гамәл дип атады. "Мин аның бер файдасын да күрмәдем. Тел өчен көрәшергә кирәк түгел, тел өчен сөйләшергә кирәк", диде ул һәм татарлыктан оялмаска чакырды.

Данир Сабиров: "Тел өчен көрәшергә кирәк түгел, сөйләшергә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

Данир Сабиров татар балаларының ана телендә сөйләшмәүләрендә фәкать ата-аналар гына гаепле дигән фикер әйтте. "Ата-аналар татарча сөйләшкән гаиләләрдә балалары телне белми. Баланың татарча сөйләшмәвендә әти-әни генә гаепле. Тел белмәгән кеше маңкорт була. Әгәр татарча белсәң, үзбәкчә, казакъча, кыргызча, төрекчә аңлашырга мөмкин. Тел белүнең зыяны юк бит", диде Данир Сабиров. Урысча укыган, урысча аралашкан балаларны өйдә ничек татарча сөйләштерергә соң? "Иң әйбәт киңәш - русча эндәшкәннәрен аңламаска", диде ул Казан концертында.

Чит телләрне дә белергә кирәклеген инкарь итми җырчы. "Һәр гаилә өендә татарча сөйләшсә генә тел сакланып калачак. Мин үзем бу мәсьәләгә җитди карыйм. Тел сакланып калсын, югалмасын өчен өйдә балалар белән татарча сөйләшергә тырышам", диде Сабиров.

Данир Казанның филармония залында узган тамашаларында үз балаларына татарча өйрәтүен дәлилләгәндәй кечкенә кызын сәхнәгә чакырды. Дания Сабирова беренче тапкыр Казан тамашачысы алдында имтихан тотты. Ул Муса Җәлил шигырен сөйләде.

Халык артисты Салават Фәтхетдинов Данирның "Тел өчен көрәшергә кирәк түгел, тел өчен сөйләшергә кирәк!" дигән фикерен елның иң популяр фразасы дип атады.

Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

"Бу фикер нишләп беренче булып минем башка килмәде икән дип уйлап куйдым. Митинг ясап, байрак күтәреп йөрүнең файдасы юк. Телне саклыйсың килсә, өйдә сөйләш, тәрбия өйдән башлана. Өйдә булмаган тәртипне илдән сорарга ярамый", диде Данирның остазы Салават Фәтхетдинов.

"Без Инстаграм челтәре аша күп җырчыларның тормышларын күзәтеп, белеп торабыз. Данирның балалары татарча сөйләшми кебек истә калган иде. Бүген Даниянең сәнгатьле итеп шигырь укуын күргәч, күңелем сөенде. Беләләр икән, Данир әйтмешли, ата-ананың уңышы бу. Тагын Ландыш Нигъмәтҗанованың балаларына сокланам. Ике телдә дә чиста сөйләшәләр, башка җырчылар да балалары белән шөгыльләнсеннәр, шундый гаиләләрдән үрнәк алсыннар иде. Менә Вадим Захаровның кызы татарча сөйләшә белми. Вадим да татар телен өйрәтәсе урында баласы белән вата-җимерә урысча сөйләшеп утыра, матур түгел", диде Данирның концертларына даими йөрүче Алсу ханым.

"Минемчә, хәзер авылдан чыккан яшьләр балаларына татар телен өйрәтүне кирәк санамый. Танышларым арасында да күп андыйлар. Без татарча укыгач, урысча сөйләшергә тилмереп үстек, диләр. Берсүзсез, урысча да белергә кирәк. Берсе икенчесенә комачауламый бит аның. Шуны аңласыннар һәм татар теленнән оялмасыннар иде", диде Илдар исемле тагын бер тамашачы.

XS
SM
MD
LG