Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Фәтхетдинов: "Телне яклап урамга чыгучылар сәнәк тотып паровозга каршы бара"


Салават Фәтхетдинов: "Телне яклап урамга чыгучылар сәнәк тотып паровозга каршы бара"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00

Күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдинов Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны тыю карарын татар халкын сынау, ни эшләрләр икән диеп тикшерү дип атады һәм шул ук вакытта татарлар "тынып калды" диеп үз күзәтүе белән дә уртаклашты.

"Татар моңы" фестиваленә багышланган матбугат очрашуында Азатлык соравына җавап биреп Фәтхетдинов "Башта мәктәпләрдә татар телен бетерәчәкләр, аннан татарча сөйләшү бетәчәк, аннан татарча җырлау бетәчәк", диде. Әмма шул ук вакытта ул бу мәсьәләне "Татар моңы" фестивалендә күтәрү яки "Туган тел" җырын күмәкләшеп җырлау аша гына чишеп булмаячак дигән фикер белдерде.

"Татар моңы"нда татар теле мәсьәләсен күтәрү ул чебеннең тәрәзәгә бәрелүе кебек кенә. Аңа игътибар итәргә кирәкми, әйтелдеме, әйтелмәдеме… Бу мәсьәләне күтәрү милләт исеменнән сүз сөйләп йөреп берни эшләми торган кешеләр эше," диде җырчы.

Фәтхетдинов шулай ук мәктәпләрдә татар телен укытуны яклап урамга чыгучыларны "сәнәк тотып паровозга каршы баручылар"га охшатуын әйтте, татар җырчыларының Казанда Бауман урамына чыгып "Туган тел"не җырлавын, телне яклап күтәрелергә чакыруын бик нәтиҗәле чара түгел, "чүп өстенә чүмәлә" генә дип атады.

Шул ук вакытта җырчы Татарстанда бу мәсьәләнең килеп туу мөмкинлеген һич тә күз алдына китермәгәнлеген әйтте һәм телне яклау урамда ризасызлык белдереп кенә түгел "зуррак формата эшләнергә тиешле эш" диде, әмма "зуррак формат" дигәндә нәрсәне күз алдында тотуын тәгаенләмәде.

26 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында президент Рөстәм Миңнеханов та, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә республика мәктәпләрендә татар теленең мәҗбүри укытылырга тиешлеген белдерде. Шуңа да карамастан, прокуратура республика мәгариф министрлыгының татар теле сәгатьләрен киметеп, атнасына ике сәгать мәҗбүри укыту планын канунсыз дип игълан итте һәм министрлык ул планны кулланмый торырга мәҗбүр булды.

Яшь җырчыларның "Татар моңы" телевизион бәйгесендә катнашучыларны җибәрелгән язмаларга карап 4 ноябрьдә сайлап алдылар. Бәйгенең икенче һәм өченче турлары 21 һәм 25 ноябрьдә, гала концерты 28 ноябрьдә узачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG