Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгы прокуратура кисәтүеннән соң яңа укыту планнарын кулланмый торырга кушты


Мәгариф министрлыгы аңлатмасы
Мәгариф министрлыгы аңлатмасы

Татарстан мәгариф министрлыгы 4 ноябрь тараткан укыту планнарын, федераль норматив-хокукый базага үзгәртүләр кертелгәнче, кулланмаска кушты.

Бу хакта белдерү 6 ноябрь Татарстанның мәгариф һәм фән мининстрлыгы сайтында дөнья күрде. Анда "4 ноябрьдә мәгариф бүлекләренә (идарәләргә) җибәрелгән башлангыч һәм гомум белем бирүдә атналык уку планнары теркәлгән методик тәкъдимнәрне, федераль норматив-хокукый базага тиешле үзгәрешләр керткәнче, кулланмаска" диелә.

5 ноябрьдә Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән укыту планнарын канунсыз дип атап, аларны кире кагуны таләп итте.

Берничә көн элек социаль челтәрләрдә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының яңа укыту планнарын тәкъдим итүе турында хәбәрләр таралды. Анда татар телен дәүләт теле буларак 1-9 сыйныфларда мәҗбүри 2 сәгать укыту, "ана теле"нә дә сыйныфына карап 2-3 сәгать бүлү каралган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG