Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты: Белыйның гафу үтенүен әле дә көтәбез


Азамат Смакаев
Азамат Смакаев

21 апрель Уфа вакыты белән төнге 12 сәгатьтә башкорт егетләренең ТНТ каналы мәзәкчесе Руслан Белыйга куйган таләбенең вакыты чыкты. Белый гафу үтенмәсә, мәсьәлә кануни юл белән хәл ителергә тиеш ди башкорт яшьләре.

"ТНТ телеканалы да, Руслан Белый да безнең халкыбыз, республикабыз алдында шундый сүзләр өчен (Салават Юлаевны "бандит" дип атаган өчен - ред.) рәсми рәвештә гафу үтенергә тиешләр иде. Алар бу таләпне үтәмәде. Без үзебезнең яктан барлык шартларны да үтәдек. Очрашу (Сембердә - ред.) тәртип саклау оешмалары катнашында үтте һәм сөйләшүләрдән соң ук шәһәрдән чыгып киттек.

Хәзер төрле оешмалар: Дөнья башкорт корылтае да, аерым бер шәхесләр дә прокуратурага гаризалар язды, имзалар җыелды. Без әлеге хәл кануни яктан бәяләнер дип көтәбез. Мин ул егет уйланыр һәм безнең халкыбыз алдында гафу үтенер дип уйлыйм", диде Азатлыкка Сембергә барып, Белый эшләгән ширкәтнең мөдире белән очрашкан Азамат Смакаев.

Азамат әфәнде сүзләренчә, Башкортстаннан Сембергә барган утызлап егет Белый гафу үтенеүен видеога төшереп җибәрсен дигән таләп куйган булган.

"Без анда (Сембергә - ред.) сугышырга дип бармадык. Безнең халкыбызга, тарихыбызга битараф булмавыбызны күрсәтәсебез килде. Хәзер һәр мәзәкче тарихны белмичә килеп шаярта һәм без дәшми калабыз икән, бу дөрес булмаячак.

Безнең "Тархан" спорт клубында татарлар да, башкортлар да, руслар да, кавказлар да шөгыльләнә. Без клубта үзебезне милләтләргә аермыйбыз. Безнең Белыйга куйган таләбебезне руслар да, татарлар да, кавказлар да – барсы да хуплады. Аның әйткән сүзләре берсенең дә күңеленә хуш килмәгән", ди Смакаев.

XS
SM
MD
LG