Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт егетләре Руслан Белыйга ультиматум куйды


Башкорт егетләре Руслан Белыйга ультиматум куйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

Куелган таләпләр бу елның 21 апреленә кадәр үтәлмәсә, егетләр артистның Русия шәһәрләрендәге чыгышларын өзәргә ниятли.

Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләреннән җыелган бер төркем башкорт егетләре ТНТ каналы мәзәкчесе Руслан Белый белән күзгә-күз очрашып сөйләшү өчен Сембер каласына барды. Әмма мәзәкче башкорт егетләре белән очрашудан качып киткән.

Төркем вәкиле Белыйның мөдире белән очрашып катгый таләпләр куйган. Ул таләпләр бу елның 21 апреленә кадәр үтәлергә тиеш. Әгәр үтәлмәсә, егетләр Белыйның Русия шәһәрләрендәге чыгышларын өзәргә ниятли.

Егетләр яздырган видео мөрәҗәгатьтә нинди таләпләр куелганы төгәл әйтелми. Элегрәк башкорт җәмәгатьчелеге Белыйдан әйткән сүзләре өчен гафу үтенергә таләп иткән иде.

Бу атнада Белыйның Уфадагы тамашасы вакытында ул башкортларның милли каһарманы Салават Юлаевны "бандит" дип атаган иде. Бу хәл башкортларда нәфрәт дулкынын күтәрде. Башкорт корылтае имзалар җыеп Руслан Белый эшләгән ТНТ телеканалының лицензиясен алдырту белән яный.

Шулай ук Руслан Белыйның Уфадагы чыгышына карата хокукый бәя дә биреләчәк. Бу эш белән республика прокуратурасы шөгыльләнә башлаган.

XS
SM
MD
LG