Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәзәкчесе Руслан Белыйның Уфада ясаган чыгышында Салават Юлаевны бандит дип атавы башкорт җәмәгатьчелегендә ачу һәм ярсу уятты. Нәфрәтләнүчеләр Белыйның Салават Юлаев исеменә әйткән яман сүзләре өчен гафү үтенүен таләп итә.

Әйткәндәй, бу башкорт җәмәгатьчелегенең Салават Юлаевны "бандит" дип бәһалауга беренче рәнҗүе түгел. 2016 елның июль башында "Новое радио" эфирында катнашучыларның берсе, ике мең сумлык акчага Салават Юлаев сурәтен кую тәкъдимен кире кагып, башкорт халкының милли каһарманын "разбойник һәм кеше үтерүче" дип атаган иде. Бөтендөнья башкортлары корылтае ул чагында радио җитәкчелегеннән гафү үтенүне таләп иткән иде.

Комик Белыйга ләгънәт укучылар аны милләтара татулыкны бозуда, Салават Юлаевның тарихтагы ролен, гомумән, тарихны белмәүдә гаепли. Кайберәүләр исә Белый белән килешеп, Юлаев чынлап та кануни хакимияткә биргән антын бозып, Пугачев бандасына ияреп, кеше үтереп, талап, яндырып йөрүче бандит, дип саный.

Салават Юлаевның тарихтагы ролен билгеләү чынлап та җиңел түгел

Салават Юлаевның тарихтагы ролен билгеләү чынлап та җиңел түгел. Совет чорында Салават Юлаевны патша режимына каршы көрәшүче сыйфатында күтәрделәр, олыладылар. Патша гаскәрләренә каршы көрәшүе чорында ниләр белән шөгыльләнгән – аны бик ачып салмыйча гына. Фәкать Сергей Орлов дигән тарихчы, 2006 елны Казанда нәшер ителгән "Пирамида Салавата" ("Салават пирамидасы") дигән китабында Салават Юлаев образында кара таплар барлыгын бәян итте. Архив документларына таянып, Сергей Орлов Салават Юлаевның һәм аның командасының заводларны, чиркәүләрне яндыруын-талавын, завод кешеләрен күпләп үтертүен, хатын-кызларны мәсхәрә итүләрен ачып сала. Төмән дәүләт гуманитар университеты тарихчысы, тарих фәннәре докторы Виктор Мауль "Салават Юлаевка шәхси батырлык һәм каһарманлык хас булган дип раслау өчен фәнни-тарихи нигезләр һәм фактлар юк" дигән мәкаләсендә Салават Юлаевка кагылышлы берничә документны китерә.

Кулга алынганнан соң тикшерү эшләре барышында Салават Юлаев үзенең "патшасы" Пугачевтан баш тарта, аңа ялгыш кына барып эләктем дип аңлата.

Бәлки әлеге фактларны истә тотып, башкорт кабиләләренең үз ирекләре белән Мәскәү кенәзлегенә кушылуларының 450 еллыгына багышланган, Русия президенты Владимир Путин катнашында үткән тантаналы кичәдә ул вакыттыгы Башкортстан башлыгы Мортаза Рәхимов Салават Юлаевны "милли каһарман" дип түгел, ә "беренче шагыйрь" дип кенә атаган иде. Әмма, Салават Юлаевны шагыйрь дип атар өчен дә нигезләр бик шикле. Әйтик, Салават Юлаевныкы дип игълан ителгән бер шигырьдә (эчтәлегеннән аның бүгенге Эстониядәге төрмәдән язылырга тиешлеге күренә) шундый юллар бар:

Һин алыҫта минән, Ватаным!
Тыуған төйәк бигерәк аяулы.
Ҡайтыр инем дә бит, башҡорттар,
Аяҡтарым минең бығаулы!

Аңлашыла ки, бу шигъри юлларны ул берничек тә Эстония якларыннан башкорт якларына җибәрә алмас иде.

Салават Юлаевны башка халыклардан да милли каһарман итеп танытырга тырышу бәлки урынсыздыр

Тарихчы Виктор Мауль үз хезмәтендә Салават Юлаевны Русия тарихында билгеле фигура ди. Әмма, аны күренекле дәүләт эшлеклесе, күренекле хәрби җитәкче, күренекле шагыйрь дияр өчен тарихи-фәнни нигезләр юк, ди ул. Әлбәттә, башкорт халкы Салават Юлаевны үзенең милли каһарманы дип санарга хаклы. Әмма, аны башка халыклардан да милли каһарман итеп танытырга тырышу бәлки урынсыздыр.

Монда шунысы да кызык – башкорт активистлары Салават Юлаевны мәсхәрәләгән өчен дип Руслан Белыйдан гафү үтенү таләп итәләр. 2010 елның 4 августында Башкортстан тәхетенә килеп кенә утырган Рөстәм Хәмитов республика гәзитләре мөхәррирләре белән очрашуы вакытында: "Мин Салават Юлаев һәйкәленә кагылышлы ниндидер бәйләнүләр турында ишеткән идем. Шуны белеп торыгыз: изге әйберләр бар, шуларга безнең халык каһарманы турындагы истәлек тә керә. Мин беркемгә дә изге әйберне юкка чыгарырга юл куймам" дигән иде.

Кем белә – бәлки бүген шул ук Рөстәм Хәмитов Салават Юлаев турында күбрәк мәгълүматкә иядер. Шуңа күрә ул әлеге җәнҗалга, мөгаен, кысылмас.

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG